Рузаевка районында Татар Пешләсе дигән зур татар авылы үсеп үтыра. Еш кына бу авылда командировкада да һәм кунакта да булырга туры килә. Менә Колхозчылар дигән урамнан машина белән генә түгел, резина калошсыз һәм итексез генә дә үтә алырлык асфальт юл төзегәннәр.Очсыз-кырайсыз күлчекләр әле булмас һәм хатын-кызлар матур аяк киемнәреннән генә бу урам юлыннан үтәләр, бала-чага коляскада һәм велосипедта җилдертә.
Нәкъ Колхозчылар урамыннан яңа Балалар бакчасына күп кенә ата-ана үзенең балаларын озата. Бу бакчаны ачкан чакта, Республикабыз Главасы Владимир Дмитриевич Волковка, халык Колхозчылар урамы юлын төзәттерү теләге белән, мөрәҗәгать иткән иделәр дә инде. Көткән-морадына җиткән, диләр бездә. Шулай булды да: теләк тормышка ашты. Ике атна эчендә бер километр сигез йөз метр юл төзегәннәр. Асфальт юлга биш миллион сумга якын акча түгелгән. - Без бик тә шат бу юлга, - ди Кадрия ханым Овчинникова.- Әниебезгә шул юлдан бата-чума бара идек, ә хәзер пычрактан куркасы юк һәм ничекләр бу күлчекләрне гизеп чыгасы дип кайгырга да кирәкми; юл ялтырап ята, укучыларыбыз да рәхәтләнеп мәктәпкә теләгән аяк киемен киеп киләчәкләр, балалар бакчасына да балаларны әти-әниләре азапланмый гына илтеп куярлар, без дә туганнарыбызга теләгән чакта тиз арада җитәбез. Халык, озак көтеп алган бу юл өчен, рәхмәтле.
Без бит газета битләребездә бу авыл турында еш язып киләбез, халкы бик тырыш бу авылның; Татар Пешләсе авылын гөрләтеп тотарга тырышалар, төзекләндерәләр. Пешлә елгасын баш-та чистарттылар, 57 машина битум валчыклары салдылар. Авыл администрациясе дә халык теләген хуплап, щебень сатып алган. Шулай әкренләп Рузаевка шәһәренә сөялеп яшәгән авылны шәһәр шартларына якынайталар. Бу барысы да халык өчен, киләчәк буын өчен эшләнә.  Кырлы-Лугавой урамы турында да берничә сүз: үтеп булмаслык куакларны кистеләр, асфальт валчыгын юлга да сиптеләр. Зиратка юлны төзәттеләр. Менә зиратлар дигәч, Кадошкино районы Большие Поляныда Исса елгасы аркылы авыл халкының зираты, бер урам белән икенче урамны тоташтырган күперне Түбән Яңашәһәрдән ООО «Мостострой» бригадасы (Республикабыз бюджетыннан дүрт миллион сум акча бүлеп бирелгән) үткәрделәр. Күперне инде салганнарына байтак вакыт үтсә дә, халык әле дә аның аркылы үтә алмый, мәетләрне дә җирләү өчен асылмалы күпердән зур кыенлык белән күчереп киләләр. Нишләп, дип сорарсыз; Алланың әмере белән быел яңгырлар еш явып тора һәм елгада су биеклеге күтәрелгән. Бер дә ташу вакытындагы күк дип уйламагыз, синоптиклар урыны-урыны белән ун-унбиш сантиметрга дип хәбәрлиләр. Шул унбиш сантиметр су күпер өстеннән шаулап ага; бу күпер булмады инде - су аркылы басма гына. Шулай булгач, бер сорау авыл халкын борчый – нинди максат белән салынды икән бу күпер?
Шулай итеп, Большие Поляны халкының теләге әлегә тормышка аша алмады, күпер төзеп беткәч язылган мәкаләдә “авыл халкы теләге тормышка аша» дигән идем. Ә сикәлтәле юллары - тагы бер чишәсе башваткыч... Менә бит, Пешләлеләр булдыралар: авылларын матурлап төзекләндерәләр һәм яшәргә дә бу якларда көннән-көн уңайрак була дип санарга хокуклыбыз.

Наилә Насырова