Бу авылда тырыш халык яши. Темников районы Тархан авылыннан фермер Наиль Шакир улы Кутыев  турында ул җирдән яралган - от земли, диләр: авылда үскән, крестьян гаиләсендә тәрбияләнгән һәм авыл хуҗалыгындагы бетмәс-төкәнмәс эшсез тормышын аның күз алдына да китереп булмый, дип әйтергә була.
Тархан колхозында хезмәт эшчән-леген армиягә кадәр үк башлаган язма героебыз. Хезмәттән соң биредә 30 ел машина йөртүче, ферма мөдире, бригадир булып эшләгән. 2011 елда үгезләр симертү буенча үз фермер хуҗалыгын оештырган, ә бер елдан соң яңа эш башлаучы фермер буларак, ярдәмгә Грант алган. Шул акчага утыз баш яшь терлек сатып алган.

Шулай итеп, Наиль Шакир улы үгезләрне бер елга кадәр ашата, аннары итне тере авырлык белән сата. Фермерның экологик чиста продукциясен районнан читтә дә беләләр. Мәскәү, Санкт-Петербург, Саров халкы сатып ала, икән. Ит сатып алуга язылу - ярты ел алдан.
Наиль Шакир улы эре мөгезле терлек үстерүдә иң мөһиме - яхшы азык, ди. Яз һәм җәйләрнең, малларга азык әзерләү вакытында, һәр аяз көннән файдаланып калырга тырыша ул. Бу вакытта Санкт-Петербургтан әтисенә ярдәмгә аның ике улы килә. Алар печән чабарга, җыярга ярдәм итәләр. Кутыевлар гаиләсе улларын ихтирамлы һәм авыл хезмәтенә битараф булмаган кешеләр итеп тәрбияләүдән бик канәгать. Икесе дә кечкенәдән авыр крестьян хезмәтен үзләштереп үскәннәр; бүген дә йорт эшләрендә ярдәм итәргә тырышалар. Фермер хуҗалыгы өчен алар, әтиләре белән бергә, пресс-подборщик белән роторлы чапкыч та сатып алганнар.
Наиль Шакировичның фермерлык эшендә зур ярдәмне тормыш иптәше, җирле китапханәче булып хезмәт иткән хатыны, Фәридә Фәрит кызы күрсәтә. Нәкъ менә терлекләргә азык әзерләү вакытында ул ялга чыгарга тырыша.
Хуҗалык белән эшләү кыенмы, дигән «Темников хәбәрләре» корреспонденты соравына Наиль Шакир улы Кутыев болай дигән: «Ә хәзер кайда җиңел?! Тормышта шулай җиңел берни дә бирелми. Күп хезмәт һәм көч куйсаң, күп акча да алырсың».
Фермер Наиль Шакир улы Кутыев кече ватанында калып, мал-туар үстереп, җир чәчеп, тырыш хезмәте аркасында уңышка ирешергә мөмкин дигәнгә бик матур үрнәк. Авылда эш катлаулы, әмма рәхмәтле.

 

Наилә Насырова