Ирек Назыл улы Хусаинов унынчы сыйныфка кадәр 1 нче номерлы Ләмберә урта мәктәбендә укый, аннары 32 нче санлы Саранск мәктәбенә күчә. Җәй көне ул, башка егетләр белән бергә, Пенза хәрби училищесы каршындагы хәрби лагерьга китә. Нәкъ менә шунда ул хәрбилек - аның тормыш сәләте булуын аңлый да инде. Әлбәттә, армия тормышы – шикәр түгел, шуңа да карамастан, мәктәптән соң Казан югары танк командасы - Кызыл Байрак орденлы Жуков училищесына укырга керергә карар кыла. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге уку йорты диварларыннан исемнәре яхшы билгеле булган күп кенә танылган офицерлар чыга. Бу, Россия Кораллы көчләренең бөтен команда составы диярлек... Конкурс зур иде: 670 кешенең нибары 130  гына сайлап алырга тиеш иделәр. БДИның баллары, гомуми физик әзерлек, хәрби хезмәт белән берлектә, укырга керүчеләрнең психологик хәле исәп кә алынды. Шулай да Мордовиядән килгән Ирек, каты конкурсны үтеп, курсант була.

- Менә, ялга кайттым, туганнарымны бик күрәсе килде! – ди Ирек курсант.
Ул мәктәптә спорт белән мавыга: беренче өлкәннәр разряды ала. Ярышларда катнаша. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, тормыш юлын сайлауда да ярдәм итә.
- Әлбәттә, физик чыныгу ярдәм итте, - дип сөйли Ирек. - Суркинодан Руслан Карабанов адресына да иң җылы сүзләремне әйтәсем килә. Ул миңа, якташым буларак, бик күп ярдәм итте. Руслан быел училищены тәмамлады һәм хәзер Түбән Новгород өлкәсендә хезмәт итә. Без аның белән гел элемтәдә торабыз. Миңа килгәндә, укырга өч ел калды. Мәктәпне тәмамлаганнан соң «танк бүлекчәләре белән идарә итү, танк взводы командиры» («управление танковыми подразделениями, командир танкового взвода») белгечлеге һәм офицер исеме лейтенант алам. Тагын шунсы ошый, училищеда хәрби исем генә бирмиләр, өстәмә рәвештә без өч югары белем алабыз: инглиз теленнән тәрҗемәче, психолог һәм менеджер. Язмыш ничек килеп чыгасын кем белә, бәлки, боларның барысы да киләчәктә кирәк булыр. Училищеда гуманитар фән- нәр кафедрасы эшли. Өстәвенә, икътисади белем бирелә. Тормышта боларның барысы да артык булмас. Әлбәттә, үз авырлыклары да бар, тик алар кайда гына булмый! Биредә яхшы белем алам, плюс, офицер погоннары. Бу минем киләчәккә планнарым. Ихтыяҗ зур булган белгеч булу - безнең көннәрдә үз сәләтеңне һәм мөмкинлекләреңне тулырак гамәлгә ашы- ру өчен кирәк.

 


Наилә НАСЫРОВА