Кадошкино районы Большие Поляны авыл җирлегенә кергән Насакан-Потьма халкы һәм җитәкчеләре Н.Х. Долотказина, балаларга уеннар өчен мәйданчык ясаган өчен, Рустам Абдрахман улы Агишевка рәхмәт белдерәләр, дип яза Татьяна Румянцева «Возрождение» газетасында.

Исса елгасы буенда урнашкан Насакан-Потьма - Кадошкино районындагы кечкенә авыл һәм аның халкы турында, берничә ел элек зурлап Сабантуй үткәрүләре турында бик матур мәкаләләр язган идек. Анда даими рәвештә 23 кеше яши. Коры һава торышында бирегә машинада грунт юлы буйлап йөриләр, ә пычракларда - Исса елгасының икенче ярындагы авылга җәяүләп асылмалы күпер аша күчәргә мөмкин. Бүген, аз кеше яшәвенә карамастан, бер генә урамнан торган авыл бик тә җыештырылган; йортлар каршында бернинди чүп-чар юк, һәркайда үлән чабылган. Хәтта даими яшәми торган йортларның да барысы да җыештырылган. Бу авылның иң яшь кешесе - Регина Советова. Фотода ул ике яшь тулмаган сабые белән. Яшьләр күбрәк шәһәргә китәргә омтыла. Әмма бу кечкенә генә авыл шулай да балалар тавышы белән тулган: җәйге каникуллар вакытында Мәскәү, Саранскидан унга якын бала җыела. Яллар вакытында да авыл картларына балалары, оныклары килә. Киләчәк буын тәрбияле үссен, кирәкмәгән эшләр белән шогыльләнмәсеннәр өчен, аларга кызыклы почмак - балалар уеннары өчен мәйданчык булдыруны авыл халкы күптән теләгән иде. Әмма кем эшләр һәм нинди акчага дигән сорау берникадәр вакыт көн тәртибендә торган булган. Бу мәсьәләдә Рустам Абдрахман улы Агишев инициатива күрсәтә. Ул - дачник, авылга сезон саен килә. Сүз уңаеннан шуны да әйтеп китәргә кирәк; ул халыкка күп мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә, булыша. Нәтиҗәдә, җәй көне Насакан-Потьмада ял итүче балаларга ата-аналары, әби-бабайлары, мәйданчык булдыру өчен, яраклы территорияне сайлап алалар. Карусельләр кую өчен территорияне бергәләп чистарталар. Кыска гына вакыт эчендә мәйданчык җиһазландырыла да. Хәзер балалар карусельләрдә рәхәтләнеп вакытларын үткәрәләр. Өлкәннәрнең, балаларның ни- чек уйнавын күзәтү өчен, уңайлы урындыклар да урнаштырылган. Уеннар өчен мәйданчык бик уңайлы һәм матур ял урыны булып чыккан. Мәйданчык турында авыл халкы болай ди.
- Бу мәсьәләгә Рустам Абдрахман улы иҗади якын килеп эшләде. Мәйданчыкның барлык элементларын үз куллары белән ясады һәм алар нык, ышанычлы, матур һәм куркынычсыз булып чыкты. Хәзер безгә бу матурлыкны тәртиптә тотарга гына кирәк, - ди авылда яшәүче Нурия Закир кызы Еналеева.
- Без чын күңелдән авылыбызның барлык проблемаларына битараф булмаган кешегә, Рустам Абдрахман улына рәхмәт белдерәсебез килә. Ул балалар почмагын гына төзеп калмыйча, көн саен безнең күбебезгә ярдәм итә, - дип өстәде Нурия Абдулла кызы Альмяшева - Балалар мәйданчыгына без көн саен яратып йөрибез. Мәйданчык - ул нәкъ менә балалар, әти-әниләр, әбиләр җыелган урын. Авылыбыз зур булмаганлыктан, барыбыз да биредә җыелабыз, - дип сүзенә йомгак ясый ул.
- Балалар - безнең киләчәгебез. Ирем бу мәйданчыкны эшләргә карар корды, чөнки ул балалар буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүләренә битараф түгел. Минемчә, нәтиҗә бик яхшы: балалар мәйданчыгында малайлар һәм кызлар уйный, балалар тавышы һәм көлүләре яңгырый. Малай һәм кызларның вакытларын шатлык белән үткәрүләрен, көлүләрен күрү күңелле. Минемчә, без алга таба да авылны төзекләндерү эшен дәвам итәчәкбез, - ди Рустамның хатыны Гөлнара ханым.
Әлеге мәйданчыкка карап, кече Ватанының патриотлары, аның өчен җан атып торган кешеләре булганда, хәтта кечкенә генә авылда да, балалар үзләрен бәхетле хис итә торган гадәти могҗиза тудырырга мөмкин. Һәм һәр өлкән кеше бала бәхетенең нинди булуын күрә алачак.

 


Н.ХӘЛИЛ