Корбан бәйрәме алдыннан Дубенка районы Ломат мәчетендә балалар өчен җәйге дәресләр тәмамланды. Быел дәресләргә төрле яшьтәге 25 бала йөрде. Барысы турында авыл имамы Раиль хәзрәт Мусин сөйләп бирде:
- Россиянең башка өлкәләреннән, шулай ук каникулга килгән Йеменнән балаларны дәресләрдә күрү минем өчен бик күңелле булды. Укучылар белән бергә без көн саен зарядка ясадык, уеннар уйнадык, мультфильмнар карадык, ә безнең дәресләрнең иң мөһим вакыйгасы - Штырма елгасына сәяхәт булды; суда балалар йөзде һәм алар өчен әзерләнгән уханы ашый алдылар. Безнең бәйрәм көннәребез ахырында, Корбан бәйрәме уңаеннан, без укучылар өчен бәйрәм сюрпризы оештырырга булдык. Укучыларым һәм Ломаттагы барлык балалар өчен батутларга заказ бирдек. Бушлай батутлар һәм татлы мамык укучыларыбызны һәм аларның әти-әниләрен шаккатырды. Безнең мондый чараларыбыз сый-хөрмәтсез уза алмый, шуңа күрә без Үзбәкстаннан милли пылау әзерләү өчен пешекчебезне чакырдык. Аннары Ломат халкы өчен бәйрәм салюты булдырдык.
Барлык балалар да бу бүләктән бик канәгать калдылар. Алар безнең киләчәгебез, эшләгән эшләребез аларның хәтеренә уелып калачак һәм болар барысы да безнең гореф-гадәтләребезне дәвам итү өчен хезмәт итәчәк.