Рузаевка районы җитәкчесе Александр Сайгачев Татар Пешләсе авылының Җиңүнең 40 еллыгы урамында яшәүче-ләр белән очрашты. Быел алар урамы буенча юл ремонтланачак.
Татар Пешләсенең Садовая урамыннан Южная, Совет урамнарына кадәр асфальт түшәләчәк. Яңа юл озын булачак, барлыгы - 1600 метр. Бу халыкны сөендерде, чөнки алар әлеге карарны берничә дистә ел көткәннәр. Алга таба аның буенча 10 нчы номерлы автобус маршрутын озайту планлаштырыла. Аннары Александр Сайгачев, Татар Пишләсе авыл җирлеге башлыгы Ринат Давлюк улы Шабаев белән бергә, ремонт таләп итә торган башка урамнар белән танышканнар.
Эшләнелгән эшләре дә байтак аларның.  2020 елда Южная урамындагы юл катламын яңартканнар, аның буенча яктырткычлар элгәннәр. Тагын биш километр грунт юлларын вак таш белән каплаганнар. Быел Совет һәм Колхоз урамнарын тоташтыручы тыкрыкта каты өслек барлыкка килгән.  «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасында актив катнашу сәбәпле, биредә спорт мәйданчыгы барлыкка килгән, якташ язучыбыз Шәриф Камалның туган урыны тө-зекләндерелгән. Алга таба танылган язучы бюстын урнаштыруны планлаштырганнар.