Мордовиянең теләсә кайсы районында татар милләте вәкилләре яшәве билгеле. Шул исәптән Чамзинка районында да. Күптән түгел бу районны Руслан Альфред улы Батеряков җитәкләде. Аның беренче адымнары - эшләнгән эшләре һәм чишәсе мәсьәләләре турында.

Мордовия Главасы Артем Здунов Чамзинка районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәргән иде.Киңәшмәдә Чамзинка районы башлыгы Руслан Батеряков территория үсешенең күрсәткечләрен үтәү барышы турында хәбәр итте.

«АПК һәм сәнәгать предприятиеләре уңай динамика белән эшли. Аерым алганда, агымдагы елның ярты елында тавык йомыркасын җитештерү 108 млн. җитте - узган ел белән чагыштырганда 120%. 2022 елның 1 кварталында АПК предприятиеләрендә уртача айлык хезмәт хакы, узган елның шушы чорына караганда, 17% ка артты һәм 41 мең сумнан артып китте.2022 елда 6 инвестицион проект-ны гамәлгә ашыру планлаштырылды, алар нәтиҗәсендә 2,2 млрд. сум үзләштерелде һәм 194 өстәмә эш урыннары булдырылачак.
Ярты елда үз керемнәрең керү күләме 140% ка үтәлде. Милли проектларны тормышка ашыру кысаларында социаль объектлар төзү һәм ремонтлау актив бара», - дип сөйләгән иде Чамзинка районы җитәкчесе Р.А.Батеряков.
Районның проблемалы нокталарын да билгеләгән җитәкче Руслан Батеряков. Беренче чиратта - су белән тәэмин итү һәм юлларны ремонтлау. Шулай, ярты еллык эш нәтиҗәсенең берсе - Комсомольский поселогында, искесенә алмашка, яңадан суүткәргеч үткәргәннәр инде. Комсомольск бистәсендә күптән реконструкция таләп итә торган «Цементник» мәдәният йортын 2023 елга кадәр «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча башкарырлар. Моннан тыш, программа белән бистәдә чистарту корылмалары, юллар, бассейн төзү каралган. Шулай ук Чамзинка мәдәният йортын реконструкцияләү һәм Комсомольский бистәсендәге «Боз сарае»н капиталь ремонтлау көтә, дип билгеләп үтте ул.
- Руслан Альфред улы, сез 23 көнне Чамзинка районы көнен бәйрәм иттегез һәм шул чаралар кысасында ремонтланган юл ачу тантанасы булды. Тулаем алганда, сездә юл төзелеше мәсьә-ләләре ничек хәл ителә?
- Әйтеп ки-тәргә кирәк, сай-лаучыларның наказлары өстенлектә, икенчедән, гражданнарның мөрәҗәгатьләре исәпкә алына. Моннан чыгып, киләсе елга эш планы формалаша. Транспорт арте-рияләре буенча проблемалар бар. Бүгенге көндә Республиканская урамы буенча юл канәгатьләнерлек хәлдә түгел, билгеле. Без киләсе елга «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проектын гамәлгә ашыру өлешендә Мордовия Республикасы Хөкүмәте ярдәменә ирештек. Әлеге урамда 7,1 км озынлыктагы юл участогы (Комсомольский бистәсендәге Промзона борылышына кадәр булган боҗраны-кольцо) капиталь ремонтланачак. Шул ук вакытта урам утлары да торгызылачак.
Авыл хуҗалыгына туктыйк. Районда бөртекле һәм кузаклы культураларның чәчү мәйданы 16336 га тәшкил итә, шулардан борчак - 2440 га, вика - 20 га, солы - 70 га, сабан бодае - 2219 га, арпа - 4501 га. Азык культуралары (силос өчен кукуруз, берьеллык үләннәр, күпьеллык үләннәр) - 3070 га, бәрәңге – 100 га, шикәр чөгендере – 749 га, җитен (лён) – 1649 га, соя – 1663 га, рапс – 12814 га. «Бөртекле һәм кузаклы культураларны җыеп алуга без августның беренче көннәрендә керешәчәкбез. Хуҗалыклар урып-җыюга әзер: техника ремонтланган, механизаторлар үз агрегатларын бер ай элек әзерләделәр инде. Нинди уңыш булыр, дип фаразларга алынмыйм, әмма яхшыга өметләнәсе килә. Көзге культуралар, борчак белән басуларыбыз начар түгел», - ди җитәкче аралашканда.
Язма героебыз белән якыннан танышырга вакыт җитте. Руслан Альфред улы Байтеряков 1988 елда Ләмберә авылында туа. 2010 елда Н.П.Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетының «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча белем ала. Ләмберә район администрациясендә башта төзелеш, архитектура бүлегенең баш белгече булып эшли, ЖКХ бүлеге эшен җитәкли, 2013 елдан 2017 елга кадәр район башлыгы урынбасары булып хезмәт итә. 2019 елдан 2021 елга кадәр Мордовиянең ЖКХ, энергетика һәм халыкны яклау министрының беренче урынбасары буларак ведомство проект идарәсен җитәкли. 2022 елның 1 февраленнән - Чамзинка районы башлыгы.
Белгәнебезчә, Ләмберә эшчән, тырыш халкы белән дан тота. Эштән һәм тормыштан ямь табып, бер-берсенең кадерен белеп, балаларының хөрмәтен, оныкларының яратуын тоеп яшәүче Рәисә Аббяс кызы белән Альфред Билял улы Батеряковлар нәкъ менә шундыйлардан. Аларны Ләмберә халкы хөрмәт итә. Руслан Альфред улының әнисе озак еллар Ләмберә военкоматының тырыш хезмәткәре, ә әтисе - Ләмберә МСУ җитәкләгән, бүген Саранск төзү эшләрендә бик матур эшләр башкарып яши. Милли җанлы Рәисә Аббясовна белән Альфред Билялович балаларына тиешле тәрбия биреп үстерәләр; белемле иттереп, күңелләренә милли рух орлыгы салып. Башка милләт вәкилләре рухи байлыкларын да хөрмәт иткән, ярдәмләшеп торган Чамзинка районы җитәкчесе, Дубенка белән Чамзинка районнары имамы Раиль хазрәт Мусин белән бергә, ун ел ачылмаган мәчетне ачарга йөриләр.
Руслан Альфред улы белән рә-хәтләнеп татарча аралаштык, беренче сыйныфка барырга җыенган улы Артур да татарча аңлый икән. Тормыш иптәше, профессиясе ягыннан врач-УЗИст, Эльвира Шамиль кызы да милли җанлы; тәмле-тәмле пәрәмәчләр аның булыр.
Гаиләсе турында Чамзинка районын җитәкләгән Руслан Батеряков болай ди: «Минем күңелем, отдушинам - ул гаиләм, ул минем улым. Артурым һәр кичне түземсезлек белән мине уйнарга дип көтә, балаларга хас кайгыртулары, тәэсирләре белән уртаклаша, бик күп сораулар бирә. Бу минутларда мин ял итәм. Якыннарым, туганнарым белән аралашканда мин алга таба эшләү өчен көч алам».

 

 

Наилә НАСЫРОВА