Иксез-чиксез галәмебездә кеше язмышлары төрлечә языла. Һәркайсыбызның үз юлы, үз сукмагы бар. Якты дөньяларга барыбыз да яратырга, яратылырга, гаиләле булырга, тәрбияле балалар үстерергә, бәхетебезне табарга килгәнбез. Ә язмышлар барыбер төрлечә языла.
Мордовиядә иң зур күпбалалы гаиләләр аталды. Топ дигән исемлеккә 3тән 19 балага кадәр тәрбияләнгән 15 күпбалалы гаилә билгеләнде. Алар: Нарваткиннар (12 бала), Чижковлар (10 бала), Ёлшевлар (9 бала), шулай ук  Марат Рәхмәтулла улы белән Наилә Няим кызы Курмаевлар (алар турында “Юлдаш» ның 47 номерында (30.11.2016.) язган идек), Аношкиннар, Антошкиннар, Жадеевлар, Котельниковлар, Пешевлар, Романовлар, Рядновлар, Расторгуевлар, Утешевлар һәм Шевелевлар.
Бу гаиләләрдә тәрбияләнгән бик тә сәләтлеләр, икән. Алар яхшы, яки бик якшы билгеләренә укыйлар, төрле иҗади түгәрәкләргә йөриләр, музыка һәм спорт белән шогыльләнәләр һәм ирешкән уңышлары да күренеп тора. Алар олыларга булышалар, ярдәмләшеп яшиләр. Мәсәлән, иң зур гаилә - Темник районында яшәүче Елена белән Александр Висюлькиннарның. Алар бергәләп алты үз һәм унөч асрамага алган балаларны тәрбиялиләр! Бар яктан үрнәк гаилә. Бу гаиләдә күңел җылылыгы - патша. Аларны күреп күңел сөенә.
Гаилә - һәркем өчен иң кадерлесе, әти-әниеңнең җылы кочагы, кеше буларак тәрбия алу урыны. Монда сине ничек бар шулай яраталар, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың. Гаилә - нинди генә очракта да һәр кешенең таяныр ноктасы, ә гаиләнең татулыгы - ир белән хатынның иҗат җимеше. Алар теләкләренә ирешмәсә, бу - икесенең дә гаебе. Җылы учагың, сагынып көтәр пар канатың, юатучың булса, тирә-ягыңда балаларың бөтерелеп йөрсә, синең җаның тыныч. Гаиләдә иң кадерлесе - әни. Ә гаилә терәге, гаиләбез-илебез сакчылары - әтиләр. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең дә йогынтысы зур. Тату гаиләләрдә үрнәк әти, киң күңелле әни булып, ул-кызларына кирәк чакта файдалы киңәшләр биреп, олы тормыш юлына аяк басканчыга кадәр таяныч булып яшәүләргә ни җитә!
Аларның сабырлыгы, яшәүгә ихтыяр көче, тормыш кушканча дөрес яшәве бар әниләргә үрнәк. Андый гаиләдә начарлык була алмый. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр», диләр. Бер-бересен хөрмәт итеп, изге теләктә яшәүләргә ни җитә! Әлеге гаиләнең тырышлыгы башкаларга үрнәк.

Наилә Насырова