Җаваплы һәм кирәкле эш ул киләчәк буынны тәрбияләү. Баланың дөньяга карашын тәрбияләүдә балалар бакчасы тәрбиячесенең роле әйтеп бетергесез. Балалар тормышында яхшы педагог, дус һәм «икенче әни» буларлык кеше очраса - бала бик тә уңды дип исәпләргә була.
Шулай, Кадошкинодагы «Теремок» дигән балалар бакчасының уртанчылар группасында тәрбияләнгән балалар бик тә уңды. Чөнки алар Аэлита Халил кызы Якубова тәрбиясен алалар. Балалар да ярата үзен.
Аэлита Халил кызы бу районның Латышовка авылы Байчуриннар педагоглар династиясенең дәвамчысы. Халил Айса улы белән Асма Усман кызы гомерләрен туган авыллары мәктәбендә балаларга белем биргәннәр. Әтисе төгәл фәннәр алып барган, директор булып эшләгән, ә әнисе рус теле һәм әдәбияты укыткан. Бу кешеләрне ничә буын латышлылар үзләренең әйдәп баручылары булып санаганнар, рәхмәт белән искә алалар. Шуңа Аэлита профессиясен сайламый, ул тумыштан тоемлап яши аны; шулай укытучылар гаиләсендә тәрбияләнгән, кияүгә дә укытучылар гаиләсенә чыга. Латышовка урта мәктәбен уңышлы тәмамлап, М.Е.Евсевьев педагогия институның мәктәпкәчә тәрбия факультетында белем ала. 1987 елдан алып балалар бакчасында хезмәт итә. Бер тапкыр да тәрбияче профессиясен сайлаганга шикләнгәне дә, үкенгәне дә юк.
- Сәләтсез балалар юк, - дип ышана А.Х.Якубова. - Бүгенге группа балаларым белән мин бакча бусагасын атлаган көннән алып бергә. Традиция буенча, баланы тәрбияче мәктәпкәчә алып бара. Балаларымны яратам һәм алар бик тә сәләтлеләр. Ана-аталар белән дә бер-беребезне яхшы белеп аралашабыз. Безнең үз традицияләребез, үземнең эш системам бар. Балаларым төрле характерлы һәм алар бар әйбер белән кызыксынучан. Ничек үсүләре артыннан күзәтү - үзе бер шатлык. Алар белән һәр көн ниндидер яңалык ачасың. Шуның өчен дә яратам профессиямне.
Аэлит Халиловна үзенең юлы белән барган Регина кызы белән горурлана. Чөнки әби-бабасы, әни-әтисе юлын дәвам итеп, логопед белгечлеген ала. Әнисе белән янәшәдә, «Теремок» балалар бакчасында, хезмәт биографиясен дә башлап җибәрә. Ә Регина, әнисе Аэлита Халил кызы белән әтисе Вагиз Максут улы Якубовлар педагоглар династиясен генә түгел,  укытучы әби-бабае Байчуриннар юлын да дәвам итә. Бу барысы да Латышовка авылы укытучылары династияләренең көчле традицияләре.

Н.Хәлил