11-12нче январьдә республика күлә-мендә татар теле һәм әдәбияты буенча ярышларның республика турлары М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институты филология фәннәр факультетында үтте. Анда муниципаль турда җиңүчеләр катнашты. Алдагы елларда урнашкан традиция буенча, шул ук көнне, шул ук бинада  мордва (мукшы, әрзә) телләре һәм әдәбияты буенча XXI регионара олимпиадасының шулай ук республика этабы үтте. Мордовия мәгариф министрлыгы белгече Надежда Васильевна Салмова әңгәмәсендә болай ди: «Туган тел олимпиадаларында муниципаль турларда җиңгән барлыгы 150 укучы көч сынады. Республика күләмендә татар теле һәм татар әдәбияты буенча үткән олимпиадаларда барлыгы 32 укучы катнашты. Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре әзерләгән биремнәр буенча эш итте укучылар. Биремнәр безнең укучылар өчен бик кызыклы булды дигән фикердә мин, чөнки ниндидер рәсемнәр буенча да җавапларын язып бирделәр.  
Олимпиадаларда башкарган бирем-нәр Мордовия мәгариф министрлыгы раслаган жюри әгъзалары белән тикшерелде һәм баллар куелды; җиңүчеләр белән призерлар тантаналы котлау вакытында әйтелер. Бүген нәтиҗәләр район мәгариф бүлекләренә электрон вариантта җибәрелде».
Бу чарага зур кызыксыну Мордовиянең төрле телевизион һәм газет чаралары уятты. Корреспондентларга оештыручылар һәм олимпиадада катнашучылар рәхәтләнеп интервью бирделәр; телевизион тапшыруларда күрдек инде.
Рузаевка районы Татар Пешлә урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сания Спартак кызы Саляе-ва ярыш турында фикерләре белән уртаклашты. Ул: «…институтта олимпиадалар матур гына оештырылып килә, - ди. -Быел мин татар теле буенча республика ярышына муниципаль турда җиңеп чыккан 11нче сыйныф укучысы Кузиков Ильдарны, 10нчы сыйныфтан Чугунова Камилланы (ул әдәбият буенча ярышта да катнашты), 9нчы сыйныфтан Касимова Сабина белән Биксаляева Диананы алып килдем. Биремнәргә килгәндә, укучыларым татар теле биремнәре чишәрди дип әйттеләр, ә татар әдәбияты буенча - авыррак булулары турындагы фикерләрен ишеттем.
Мәгариф министрлыгыннан җи-бәрелгән ярыш нәтиҗәләрендә укучы-ларымның уңышлары күренә - баллары югары».
Ярышта катнашучылар алдагы тормыш планнары белән дә уртаклаштылар. Аларның байтагы пединститутка укырга керергә уйлыйлар һәм биредә бу чараның үткәрелүе алдан уйланып куелган. МГПИның кабул итү шартлары да моңа яраклаштырылган. Шулай, алдагы елларның күп кенә олимпиада җиңүчеләре филология факультетының студентлары булдылар. Мәсәлән, Качкова Алина (Ләмберә районы Пензятка урта мәктәбе), Илькаева Регина (Ромодан районы Алтар урта мәктәбе) һәм башкалар. Ә бит филология факультетына туган  мордва (мукшы, әрзә), татар мәдәниятларының үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, телләрен саклау һәм үсеше өчен җаваплылык ята. Алар студентларга халыкара дуслык орлыгы салучы да.

Наилә Насырова