Регионнардагы җитәкчеләр һәм актив белән очрашуга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев килгән иделәр.
2018 елдан башлап Бөтендөнья татар конгрессы Россиянең Федераль округларында татарлар белән очрашулар оештыра башлады. Быел әлеге җыеннарның алтынчысы узды.

Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова әлеге очрашуның быелгысы Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәрендә үтүенә шат булуын белдерде. “Бүгенге көндә Удмуртия Республикасында 100 меңгә якын татар яши. Алар башка милләтләр белән кулга-кул тотынышып, ярдәмләшеп, аралашып яши һәм берүк вакытта үз телен, динен, мәдәниятен сакларга һәм үстерергә тырыша”, - дип сөйләде оешма җитәкчесе.
Милли Шура рәисе Васил Шәйх-разыев үзенең чыгышы вакытында оешма җитәкчелерәнең бер-берсе белән аралашып, тәҗрибә уртаклашуы – әлеге очрашуның төп максаты икәнен ассызыклады.
- Россия төбәкләре буенча сәфәрләребез дәвамлы булсын иде. Үз җирлекләрегездә биредә алган тәҗрибәләрегезне дөрес кулланырсыз диеп өметләнәбез. Без-беребезгә ярдәм итеп, булган мәгълүматлар белән уртаклашыйк, - диде ул.
Васил Шәйхразыев халык санын алу нәтиҗәләрендә милләтен күрсәтмәүчеләр саны 16 миллионнан арткан булуы турында да сөйләде:
- Ничек кенә булса да, татарлар Россиядә 5,5 миллионнан ким түгел дип әйтәбез. Әлбәттә, ковид халык санын алуда безгә зур дошман булды. Әлеге чир күп кенә олы яшьтәге милләттәшләребез өчен кыенлыклар тудырды,-диеп белдерде Милли Шура рәисе.
Чарада Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министры Эдуард Петров, Удмуртия Республикасы мөфтие, Удмуртия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин, Удмуртия Республикасы Татар иҗтимагый оешмасы рәисе Илсур Миңнемуллин, “Туган җир” журналы баш мөхаррире, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков, фольклорчы, галим Фәнзилә Җәүһәрова, Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин, Оренбург өлкәсе татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Илдус Дәүләтов, Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин, Киров өлкәсе Төбәк татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов һ.б. чыгыш ясады.
Ульян өлкәсе Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмис Сафин төбәкләрдәге татар язучыларының әсәрләрен туплап җыентык итеп бастыру эшен кабат торгызып җибәрүне, шулай ук Россия регионнарындагы татар җырчыларының чыгышларын Татарстан Яңа гасыр телеканалында күрсәтелә торган концертлар да урын алсын иде дигән теләкләрен җиткерде.
Бөтендөнья татар конгрессының Пермь краендагы вәкиле Сәлим Назин халык санын алу нәтиҗәләре буенча Пермь краеның Барда районында татарлар саны ике тапкыр артуы турында әйтеп узды. Шулай ук ул фольклорчы-галим, шагыйрь Рәшит Ягъфәровның әсәрләрен китап итеп Татарстанда бастыру өчен ярдәм сорап Милли Шура рәисенә мөрәҗәгать итте.
Очрашу ахырында милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүгә, гореф-гадәтләрен саклап калуга көч куйган шәхесләргә Васил Шәйхразыев Бөтендөнья татар конгрессының истәлекле бүләкләрен һәм “Энҗе” балалар бакчасына ноутбук тапшырды.

 

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат үзәге