Бүген без, «Факел» отряды эзләнүчеләре, Темник районы Адаево авылында булдык. 80 ел элек Ленинград блокадасы өзелү уңаеннан, Ленинград блокадасында булган Софья Рәхим кызын Акбулатованы күрдек, дип яза укучылар Темник районы Аксел урта мәктәбе сайтында.
Рәхим кызы Софья апа безгә блокада турында тәндә калтыравыклар чыгарырлык иттереп күргәннәре, үзе кичергәннәре турында сөйләде. Ә без аны игтибар белән тыңладык.

«Блокада еллары - 96 ел гомеремнең иң куркыныч һәм коточкыч еллары», - ди Софья Рәхим кызы Акбулатова.
Ул безнең килүебезгә бик шат иде, безгә чәй эчәргә тәкъдим итте. Без аңа нык сәламәтлек һәм бәхет теләп, аңа алып килгән бүләкләребезне тапшырдык, ди укучылар.