2023нче елның 17нче январендә Ләмберә районы Татар Тавла авылының иң карт кешесенә, Сура оборона чиген төзүендә катнашкан хөрмәтле Фатыма Җәфәр кызы Абузяровага 99 яшь тулды.
Фатыма Җәфәр кызы Абузярова, халкы белән бергә, Ватанга тугъры булды: Бөек Ватан сугышында дошманнарга каршы көрәшкә өлеш кертте, Сура елгасы яры буйларын ныгытуда катнашты. Үткән ел Мордовия Республикасы Главасы Артём Алексеевич Здунов Фатыйма Җәфәр кызы Абузяровага 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Сура оборона чиген төзегәндә фидакарь хезмәте өчен Рәхмәтен-Благодарность, ә Бөтенроссия ветераннар оешмасының Мордовия бүлеге иҗтимагый оешмасыннан Мактау грамотасы тапшырдылар. 1941 елның көзе. Немец-фашист илбасарлары тиз арада Мәскәүгә якынлаша. 1941 елның октябрь башында Сура елгасының уң ярында ныгытылган оборона корылмалары төзү турында Карар кабул ителә. Ульяновск, Пенза, Куйбышев (Самара) өлкәләре һәм Мордовия буенча узган Сура оборона чигенең озынлыгы 380 километрдан артык тәшкил иткән, шуларның 80 километрдан артыгы Мордовия территориясе буенча. Сугыш кырында дошманга каршы мылтык тотып әтиләре, уллары, ирләре, абый-энеләре көрәшсә, сугышны туган якларыбызга җибәрмәү өчен әни-апалары, сеңелләре тырышты: ипи үстерде, корал, мал җитештерде, оборона чикләрен төзеде...
Сура оборона чиген төзү эшләре 1941 елның октябрендә үк башлана. Танкка каршы чокырдан, ачык окоплардан, ату бүлекчәләреннән, урман өемнәреннән торган ныгытмалар линиясе төзергә кирәк була. Кыр ныгыту системасына землянкалар, блиндажлар, команда пунктлары керә. Төзелешне бер хәрби, сапер һәм инженер частьләре көче белән башкарып булмый, шуңа күрә ноябрь башында колхоз крестьяннарын җәлеп итү турында Карар кабул ителә. Барлыгы 70 меңнән артык кеше шунда булган. Күбесенчә хатын-кызлар. Бер генә мәктәп дәреслегендә дә Сура оборона чигендәге төзүчеләрнең батырлыгы, алар кичергән кыенлыклар һәм сынаулар турында искәртүләр юк. Ләкин буыннан-буынга тапшырылган катнашучыларның хикәяләре безнең көннәргә дә барып җитте. Без аларны онытырга тиеш түгел.
Яшь Фатыма Җәфәр кызы, авылдашлары белән бергә, биредә үзенең бар көчен куеп фашистларны Ватаннан куу өчен хезмәт итте. Эш көн саен иртәнге алтыдан караңгыга, кояш баеганчыга кадәр булган. Яшәү шартлары бик тә начар - идәндә йоклаганнар, кем нәрсәдә: кем мамык одеялда, кем сарык йоны белән, кем салам белән тулган капчыкта... Иртән эшкә җәяү 3-4 километр йөргәннәр.
Сай елга, биек яр, шуңа күрә бу ярны, немецлар һөҗүм иткәндә танкларда үтә алмасын өчен, 3 метрдан югарырак күтәрергә кирәк булган. Озынлыгы 12 километр. Кием астындагы икмәк кисәге, кар эретеп кайнаган су - менә бөтен ризыклары. Икмәк - җәйдә әзерләнгән алабута оны белән кушылган бәрәңге. Бүген бу картиналарны күз алдына китерү генә дә авыр, ә шул вакыт бу көннәрне батырларча яшәргә, эшләргә кирәк булган. Боларны барысын да Фатыма Җәфәр кызы үз җилкәсендә татый.
Бүген Ләмберә районының Татар Тавла авылында яшәүче иң өлкән Фатыма Җәфәр кызы Абузяровага 99 яшь тулды, дидек. Ул Сурский рубежыннан соң, гомере буе туган авылы «К.Е.Ворошилов» исемендәге колхозында, аннары – Аксён белән Татар Тавласын бергә кушкач барлыкка килгән «В.И.Чапаев» исемендәге совхозда эшли. Бу оешмаларда бригадир, аннары завхоз булып хезмәт иткән тормыш иптәше Сафук улы Исхак белән бергә, алты бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, алар бу көнгә кадәр яши алмаган: барысы да бакыйлыкта. Озын гомерле хатынның тугыз оныгы, унбер оныкчыгы һәм биш праправнугы бар. Югалтуларга карамастан, Фатыйма апа тормыш сөючәнлеген һәм оптимизмын саклап кала алган. Оныклары һәм оныкчыклары аның турында шулай диләр – игелекле, ярдәмчел, кунакчыл, ә ул пешергән ризыклар һәрвакыт тәмле. Фатыма Җәфәр кызы ашка-суга бик тә уңган; алка, кабартма, зур мичтә пешергән пәрәмәчләрен, төрле-төрле бәлешләрен ашап туймаслык тәмле иттереп пешерә. Татар Тавласында ул олы хөрмәттә. Демократическая урамы (ул биредә яши) халкы аның ак күңелле, диндар булганга, сәдакаларын даими биреп тора.
Абузярова Фатыма Җәфәр кызы Татар Тавласы авылында туганнарының кайгыртуында һәм мәхәббәтендә яши.

Наилә НАСЫРОВА