Мәктәп укытучылары укыту эше белән мәшгуль булуларына карамастан, дәрестән соң балалар белән театр репетицияләре үткәрәләр, купшы костюмнар һәм реквизитлар әзерлиләр, киләчәктә тамашачыларга нинди спектакльләр күрсәтеләчәге турында уйланалар...
Әле генә Аксен урта мәктәбе базасында «Ачык сәхнә» III республика мәктәп театрлары конкурсының муниципаль этабы үтте. Конкурс дүрт яшь төркеме, дүрт номинация буенча - драма театры, музыка театры, курчак театры, «Минем Пушкин» бәяләнде. Әлеге театр ярышының нәтиҗәләре билгеле инде. Шулай итеп, «Драма театры» номинациясендә (катнаш төркем) Константин Сергиенконың повестена сәхнәләштергән «Этләр» пьесасы белән Ләмберәнең икенче урта мәктәбеннән «Овация» театр коллективы җиңүче булды. Төркем җитәкчесе - Е.А. Лобурева.
Бу номинациядә призерлар булып ике коллектив танылды: Аксен урта мәктәбеннән А.Ш.Абдюшева җитәкчелегендә Нәфис Әхмәтнең «Әти, җаным!» һәм Чирмеш төп мәктәбеннән Л.Н.Петрова җитәкчелегендәге коллективлар.
«Драма театры (11 яшькә кадәр) номинациясендә Берсеневка урта мәктәбенең Н.В.Дроздова җитәкче-легендәге «Созвездие» театр коллективы җиңүче булды.
«Курчак театры» номинациясендә Л.М.Искандярова җитәкчелегендә «Колобок на современный лад» белән Ләмберәнең беренче урта мәктәбенең «Мозаика» театр коллективы җиңүче булды.
«Драма театры» номинациясендә (15-18 яшь) К.Н.Шишканова һәм И. А. Симонова җитәкчелегендә Александровка урта мәктәбеннән призер дип танылды.
Муниципаль турда җиңүчеләргә кон-курсның республика этабын читтән торып узарга туры киләчәк, шуңа әзерләнәләр. Мәктәп театрлары җитәк-челәре нәрсә сөйли, шуңа күз салыйк…
Альфия Абдюшева, Аксеново урта мәктәбе татар теле укытучысы:
- Безнең «Беренче театр» 2022-2023 уку елында төзелде. Узган ел без «Идел йолдызлары» Төбәкара татар әдәбияты фестивалендә һәм «Идел буе театраль» фестиваленең округ этабында катнаштык. Иҗат ярдәмендә безнең яшь актерларыбыз югары сәнгатькә ияләшә һәм бөтен гүзәллекне чын-чынлап бәяләүчеләргә әверелә.
Мәктәп театры нәрсәдән башлана дигән сорауга мин болай дип җавап бирәм: балалар һәм өлкәннәр үз тормышларын яктырак, матуррак, кызыклырак итәргә, рухи яктан баерга, сәнгать ярдәмендә башка мәдәниятне белергә һәм аңларга теләү. Икенче яктан, барыбер мәктәп театрларын «профессиональләштерү» белән арттырып җибәрмәскә һәм шуның белән аларны чиста балалар шатлыгыннан мәхрүм итмәскә кирәк.
Ә Лиана Искандярова, Ләмберә беренче мәктәбе укытучысы укучылар театры турында болай ди:
- Мин башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшлим. Узган муниципаль конкурста без экспертларга «Колобок на современный лад» дигән кызыклы спектакль күрсәттек. Укучыларымның спектакльдә курчаклар белән оста идарә итүләреннән, үз рольләрен чын-чынлап дөрес итеп уйнарга тырышуларыннан бик канәгать калдым. Әкияттә беренче сыйныф укучыларымның унысы катнашты. Алар минем әлегә кечкенә: кайберләре әле бик авыр укый, әмма спектакльләрдә уйнарга бик ярата! Тыйнакланып тормыйм, тәрбияләнүчеләремнең иң артистларын атыйм. Болар - игезәк апалы-сеңелле Ангелина һәм Эвелина Ермолаевлар, Эмиль Сакаев, Кира Кулемина. Дөресен генә әйткәндә, минем бөтен беренче сыйныфым бүген театр репетицияләренә тартыла. Бу мине бик шатландыра һәм илһамландыра.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде