Сабаево укучылары сәяхәттә булганнар
2025 елның 27 январында Рузаевка районы Шәриф Камал исемендәге Татар Пешлә урта мәктәбенә Кочкурово районы Сабаево урта мәктәбе укучылары Светлана Николай кызы Ибраһимова белән Лидия Кузминична Филатова укытучылары карамагында килгәннәр.
Бу визит мәгариф оешмасы өчен мөһим вакыйга була, чөнки ул тәҗрибә уртаклашуга һәм уку йортлары арасында элемтәләрне ныгытуга ярдәм иткән. Айзатуллина Самира, Тайрова Амина белән Камила, Латышева Полина, Умряев Рамиль белән җитәкчеләре өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылган, аның кысаларында алар уку кабинетлары, спорт заллары һәм китапханә белән таныша алдылар.
Мәктәпнең горурлыгы булган Шәриф Камал музеена аерым игътибар бирелгән. Экскурсия барышында кунаклар якташыбыз, бөек татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты турында өстәмә материал белән танышалар: ул әдәбият һәм мәдәният тарихында сизелерлек эз калдырган.
Экскурсия кунакларны Татар Пешлә урта мәктәбе тарихы белән таныштыру гына түгел, уку йортлары арасында хезмәттәшлек перспективалары турында да фикер алышырга мөмкинлек биргән. Тәҗрибә ур-таклашу, уртак проектлар өчен идеяләр һәм мәдәни инициативалар аралашуның үзәк темаларына әверелгән.
Шул ук көнне укучылар Ислам мәдәни үзәгендә дә экскурсиядә булганнар.
Укучыларны Ислам мәдәни үзәге директоры Фатих Исхак улы Шафиев, директор урынбасары Шамиль хәзрәт Сабитов һәм Надия Низаметдин кызы Азисова каршы алган һәм мавыктыргыч сәяхәт музей, уку сыйныфы, конференц-зал, бай китапханәсе булган гыйбадәт залын күрсәттеләр. Укучыларга татар тарихыннан кызыклы фактлар, ислам дине турында мөһим мизгелләр, музей экспонатларының килеп чыгышы турында да ишеттеләр. Шулай ук укучылар өчен татлы сый әзерләнгән иде.