Мордовиядә 2026 ел Сәламәтлек елы дип игълан ителде, дип хәбәр итте Республика Главасы Артём Алексеевич Здунов РМ Дәүләт Җыенына Юлламасын игълан итү барышында. Аның сүзләренчә, стратегик бурыч - төбәктә гомер озынлыгын арттыру. 
Төбәк башлыгы халыкның 100% медицина тикшерүе оештырырга, Республика онкология диспансерын модернизацияләүнең сыйфатын һәм срокларын җентекләп күзәтергә, шулай ук медицина бел гечләренең «вахта методы» практикасын куллануны дәвам итәргә кушты. «Бу эре стационарлардан квалификацияле персоналны район хастаханәләренә вакытында җибәрергә мөмкинлек бирә, медицина ярдәме кирәк булган урыннарда мөмкин булсын өчен», - диде Артём Алексеевич Здунов. Аның сүзләренчә, киләсе елда Мордовиядә сәламәт озын гомер Үзәге ачарга планлаштыралар. «Бу масштаблы федераль проект, без анда беренчеләрдән булып керәбез. Аның структурасында тикшерү, сәламәт туклану, спорт, когнитив күнекмәләрне саклау, психоэмоциональ тотрыклылык үзәкләре булачак, алар һәр кешенең индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып биологик яшен билгеләү җайланмаларын да кертеп, заманча җиһазландырылган. Үзәкне булдыру ха-лыкның медицина белеме дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән, кешеләр үз сәламәтлекләренә җаваплы якын кил сеннәр, авыруларның симптомнарын вакытында танысыннар һәм аларны профилактикалау һәм дәвалау буенча чаралар күрсеннәр өчен», - дип аңлатты регион җитәкчесе Артём Алексеевич. 
Ул шулай ук халыкны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм балалар бакчаларыннан, мәктәпләрдән һәм предприятиеләрдән башлап спорт белән шөгыльләнергә өндәде. Оешма җитәкчеләренә Артём Алексеевич Здунов көндәлек җитештерү гимнастикасын кертергә тәкъдим итте. 
Шулай, «Сәламәт яшәү рәвеше өчен» айлыгы   кысаларында Ләмберә районы Пензятка балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә генә түгел, хезмәткәрләргә дә тиешле игътибар бирәләр. Төркемнәрдәге атмосфера әйләнә-тирәдәге олыларның сә-ламәтлегенә, энергиясенә һәм уңай кәе фенә бәйле. Шуңа бакча хезмәткәрләре өчен фитнес-зарядка оештырылды.
- Бу чара безнең көнебезне үзенчәлек-ле итте. Тренер берничә күнегү тәкъдим итте, аларны һәркем үз практикасында мөстәкыйль куллана алачак: сулыш системасын ныгытудан алып буыннарның сәламәтлеген саклау өчен гимнастикага кадәр һәм арка мускулларын ныгыту өчен күнегүләр. Болар барысы да һөнәри ялыктыруны кисәтү өчен мөһим! – ди бакча җи-тәкчесе Наталья Ивановна Живайкина. – Сәламәт булыйк!

Фотолар Пензятка балалар бакчасының,

Наилә НАСЫРОВА