Ленинград блокадасы: онытып буламы соң!
Ленинград блокадасы Ватан тарихының героик битләренең берсе һәм бер үк вакытта иң фаҗигалесе. 27 январьда, Ленинград шәһәрен Бөек Ватан сугышы елларында фашистлар блокадасыннан азат итүнең 82 еллыгы үтте. Ул 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 январына кадәр дәвам итә. Тугыз йөз көн кайгы, газаплар, ачлык, батырлык, кеше ныклыгы... Бу датага Темников районы Митрялы авыл китапханәсе укучыларга «Сугыш. Блокада.
Ленинград» дип исемләнгән тарихи күргәзмә тәкъдим итә. Китапханә җитәкчесе Венера Рашит кызы Ялышева күргәзмәдә фашист гаскәрләре тарафыннан блокадалы Ленинградның тиңсез батырлыгы турында, шул ук вакытта Темников районы авылларының берничә блокаднигы турында материалларны күргәзмәгә урнаштыра. Алар- чолганышта калган Ленинградта яшәүчеләрнең авыр сынаулары: ачлык һәм зәхәри суык, заводларда ирләр белән беррәттән эшләгән балалар һәм хатын-кызлар, Ленинградны саклау һәм обороналау турында шаһитлар. Шуларның берсе – Сафия Рәхим кызы Акбулатова.
Татар Адае авылында яшәүче 99-яшьлек (7 январьда тулды) Темников районының Мактаулы гражданы Сафия Рәхим кызы Акбулатова блокададагы Ленинградны яхшы хәтерли: онытып буламы соң!
1930 нчы елларда героинябызның әти-әнисе, Сафия, Роза, Рая, Рашид балалары белән, Темниковоның Аксел авылыннан Ленинградка акча эшләргә киткәннәр. Бу шәһәрдә аның бабасы яшәгән.
1941нче елны Бөек Ватан сугышы башлана. Ленинград шәһәре блокадасы коточкыч кышы килеп җитә. Ачлыктан үлүчеләр арасында балалар да күп була. Икмәкне карточкалар буенча алганнар. Кыскасы – сугыш, ачлык, зәмхәри салкын...Тарих битләреннән түгел, ә үзе Сафия Рәхим кызы татыган хәлләр. Мәсәлән, салкыннан бик күп одеяллар астында җылынырга тырышып, бишәү бер кроватьта йоклаганнар. Беркөнне иртән Сафия 8 яшьлек апасы Раяның үле гәүдәсен кочаклап йоклавын ачыклаган. Берникадәр вакыттан соң әнисе үлә. Әниесе үлгәч, ятим калган балаларны күрше йортта яшәүче әнисенең дусты Нюра апа үз янына ала. Ул соңгы ипи бөртекләрен алар белән бүлешкән. Берничә айдан 7 яшьлек эне Рашид та үлә. 1942 елның кышында Сафия белән Розаны, башка Ленинград балалары белән бергә, Ладога күле буйлап «зур җиргә» озаталар. Кайдадыр якында гына снарядлар шартлый, блалар бер-берсен кочак лый. Могҗиза белән исән калып, Мордовиягә апалы - сеңелле туган авылы Темников районы Татар Адае авылындагы бабайлары йортына җитеп яши башлыйлар. Ул вакытта Сафиягә 15 яшь була. Алты классны Ленинградта тәмамларга өлгергән кызга авылда укырга урын булмый һәм Сафия Рәхим кызы колхозда эшли башлый. Сугыштан соң кичке мәктәпне тәмамлап, авыл клубына мөдир булып 62 яшендә кадәр эшли. Роза апасы Ленинградка кайта.
- Мин Бөек Ватан сугышында исән калганнарның барысын да геройлар дип саныйм, - ди Сафия Рәхим кызы. - Без үлемне җиңеп, иң мөһиме- кешелеклелекне саклап кала алдык!
Тагы бер блокадачы - Мешвика Камалетдин кызы Урусова.
1934нче елда Ленинград шәһәрендә туган кыз бала Бөек Ватан сугышы башлануны туган шәһәрендә каршы ала. Мешвика Камалетдин кызы эвакуировать ителергә өлгермичә гаиләләре белән чолганышта кала. Шул вакыт ул, олылар белән бергә, авианалетлар вакытында өй түбәләрендә кизү тора, бомбалар сүндерешә, ком, су ташый.
Балачактан аның хәтерендә сугыш, ачлык, әнисе күзләре генә кала. Нива елгасыннан әнисе, апалары белән су ташулары төшенә кереп калтыранып озак еллар уяна торган була.
Апалары - сеңелләре ачлыктан үләләр. Ике ел газаплардан соң Темников районындагы әтисе туган Идеево авылына юл тоталар, әмма әнисе юлда үлә. Мешвика Камалетдин кызы әнисенең мәетен поезддан ташлаганнарын үз күзләре белән күрә, әмма нинди тукталыкта икәнен хәтерләми. Үзләре белән бер вагонда барган юлчылар Мешвиканы Митрялы авылындагы әбисенә юллыйлар һәм әбисе аны тәрбияли. Бу бик кыркыныч сугыш еллары иде дип искә ала булган Мешвика Камалетдин кызы Урусова.
Ленинград блокадасының ачысын татыгын Абидулла Ибраһим улы Ялышев 1930 елның 10 январында Ленинградның Василеостров районында туа. Ун яшьлек малай буларак Бөек Ватан сугышын каршы ала ул. Шәһәрдә берни ашарга калмый. Ачлыктан үлмәс өчен утын ярган, өч километр ераклыктагы Нива елгасына суга йөргән. Шуның өчен аны күршеләре кычыткан шулпасы ашатканнар. Яз башлары җиткәч, Ленинград яны кырларыннан туңган бәрәңге җыеп ашаганнар. Шулай ачтан үлми калган ул.
Озак еллар колагында бомбалар шартлавы ишетелеп торган Абидулла Ибраһим улының. Олысы-кечесе бергә яна торган бомбалаврны сүндерегәннәр, җимерек өйләр өемнәрен сүткәннәр. Бик куркыныч вакытлар кичергән ул: тирә-якта үле гәүдәләр...Халык барган җиреннән үлеп киткәннәр. Блокада вакытында Абидулла Ибраһим улының ике браты үлгән.
1943нче елның көзендә аларның өйләренә бомба төшә. Яшәргә урыннары калмагач, биш кешеле гаилә эвакуировать ителәләр. Ладога күле аркылы чыкканда, бомбага тотмаганнар аларны һәм Казанга исән-сау җиткәннәр алар. Юлда ашарга дип бирелгән паектан соң, Казандагы бодай боткасы белән ипи үзенчә бәхет булып тоелганы истә аның.
Казаннан Темников районы Митрялы авылына кадәр егерме көндә килеп җиткәннәр. Башта хуҗалыкларга билгеләсәләр үзләрен, бераздан әтиләре кечкенә генә йорт сатып ала. Әтиләре Ибриһимны Митрялы авылыннан фронтка алалар. Озакламый сукыраеп өйләренә әйләнеп кайта.
- Ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк. Блокадалы 125 граммлы ипине гомерем буе оныта алмыйм: коточкыч!
Илләр һәрвакыт тыныч булсын! -күз яшьләрен тоя алмый сөйләп калдырган Абидулла Ибраһим улы Ялышев. Абидулла Ибраһим улы Ялышев 2016нчы елның 2 мартында бакыйлыкка күчә.
Тагы бер Темников районы Митрялы авылы блокадницасы турында. Магинюр Абубәкәр кызы Кичемасова 1936нчы елның 12 октябендә Кронштадт шәһәрендә туа. Әнисе 6-8 яшьлек уллы иргә кияүгә чыга һәм тагы 2 кыз, малай белән Магинюр дөньяга киләләр. Аларның йортлары ипи ларёгы янында була һәм соры ипи төере өчен озын-озак чиратлар торулары исенә уелып калган. Аларның гаиләләреннән абыйсы ипи өчен йөргән һәм өйләренә кайтканда шул ипи төере валчыгын каба-каба ипи юк дигән хәлгә җитә торган булган. Ачлыкның тәме дә ачы. Ә Магинюр браты белән балалар бакчасына йөргән. Анда аларны шулпага охшаган сыек нәрсә белән ашата торган булганнар. Магинюрның браты, ачлыктан шешенгән әнисенә, үзенә бирелгән шулпа нормасыннан берәзен банкага салып алып кайта торган булган. Шулай иттереп әнисе дә ачлыктан үлми кала. Магинюр Абубәкәр кызы ачы Бөек Ватан сугышының беркайчан онытылмый торган шатлыклы мизгел булып калган хәл дә булганын сөйләп калдырган: бервакыт шул ипи ларёгы бомбага эләгә һәм бомба дулкыны белән Магинюрлар коридорына тугыз буханка ипи килеп төшә. Шул вакыттагы шатлык хисе бүген дә истә аның, әмма барысы да кемнәрнең дә гомер хакы икәнен ачык аңласалар да.
Магинюр балачактан инвалид. Бомбежка вакытында егылып тезен имгәтә.Чыккан урынын тезәтәселәре булган: сугыш вакытында нинди тез утырту! Шулай гомерлеккә кала.
Ничек Мордовиягә эләгәләр дигән сорау туа. Әтисе окоплар казыганда бомбежкага эләгеп үлгәч (күмәрлек җире калмаган була), әлеге гаиләнең хәле тагы да яманлана: каты ачлыктан абыйлары үлеп бетә. Магинюр әнисе белән икәү генә исән кала. Күп кенә иза чиккәннән соң, Мордовия якларына эвакуацияләнәләр. Көч-хәл белән Барашевога кадәр җитәләр. Әнисе кер юучы булып эшкә урнаша. Бераздан ниндидер транспорт табып Адаевога, туганнарына кадәр киләләр. Бераз хәл җыйгач кына Митрялы авылында яшәгән әбисенә кадәр җитәләр.
1918нче елның 17 февралендә Магинюр Абубәкәр кызы үлә. Ул Блокадалы Ленинград медале белән бүләкләнгән.
Адиля Умәр кызы Кичемасова Ленинград блокадницасы һәм башкалары, һәм башкалары безнең хәтердә.
Ленинград блокадасы темасы, Ленинград блокадасы үзе - халыкның иң бөек батырлыгы да, иң бөек фаҗигасе дә ул! 1941 елның сентябрендә башланган фаҗига 1944 елда гына тәмамланган - блокаданы тулысынча бетергәннән соң! Алар газапларга түзеп, бернәрсәгә карамастан, кешелек дәрәҗәсен саклап калганнар һәм туган шәһәрләрен яклаганнар. Каһарманнарга түбәнчелек белән баш иеп мәңгелек хәтер!
Наилә НАСЫРОВА













