Саранскта яшь ата-аналар өчен мәктәп ачылды
Республика яшьләр үзәгендә масштаблы проектка старт бирелде - биредә яшь ата-аналар өчен мәктәп ачылды.
Беренче дәрес мәктәп туклануы һәм аның укучыларның сәламәтле-ген саклаудагы роле темасына багышланды. Әйтеп китәргә кирәк, Мордовиянең мәктәптә туклануны оештыру дәрәҗәсе буенча Россия төбәкләре арасында лидерлар рәтендә. Республиканың казанышлары федераль дәрәҗәдә күп тапкырлар югары бәя алды, бу җирле белгечләрнең компетентлы булуын һәм кулланыла торган алымнарның уйланылган булуын раслый.
- Без яшь ата-аналарның актуаль ихтыяҗларыннан чыгып эш иттек; нәкъ менә алар безнең лекцияләр тематикасы нигезенә яттылар. Катнашучылар дәресләрдә алачак барлык белемнәрне көндәлек тормыш практикасында куллана алачаклар, - ди Мордовиядә «Балачак навигаторлары» Бөтенроссия проектының ата-аналар берлеге белән эшләү буенча белгеч София Колесникова.
Инициатива төбәкнең өстен-лекләрен билгеләүдә аеруча әһә-мияткә ия. Мордовия Главасы Артём Здунов Россия Федерациясе Дәүләт Советының мәктәп туклануы мәсьәләләре комиссиясенең эш төркемен җитәкли, ә агымдагы ел республикада Сәламәтлек елы дип игълан ителде. Болар барысы да проектка өстәмә әһәмият бирә һәм аның заманча җәмгыять өчен актуальлеген ассызыклый.
- Мәктәптә туклану темасы бик актуаль һәм ата-аналар арасында кирәкле. Бүген без ачык диалог оештырабыз: безнең эксперт киңәшләр һәм ата-аналарның сорауларына җавап бирәчәк, - ди «Балачак навигаторлары» Бөтенроссия проектының төбәк координаторы вазифаларын башкаручы Юлия Шеворакова.
Беренче дәрескә 60 тан артык кеше җыелган, ә бу исә мондый белем бирү мәйданчыгының кирәклеген ачык күрсәтә. Мәктәп ата-аналар өчен, шулай ук баланы планлаштыручылар яки көтүчеләр өчен ышанычлы терәк булырга, аларга яңа рольгә ияләшергә ярдәм итәргә тиеш. Проект кысаларында катнашучылар ата-аналарның төп аспектлары белән танышып кына калмыйча, тәҗрибәле экспертлардан һөнәри консультацияләр алачак, шулай ук балалар тәрбияләү һәм кайгырту белән бәйле иң дулкынландыргыч сорауларга җавап табачак.
- Никита улыма тиздән сигез яшь тула. Унсигезенче мәктәптә укый - аңа барысы да бик ошый, ул тырыша һәм отличник булыр дип өметләнәм. Без яшь әти-әниләр, икебез дә эшлибез. Мәктәп ашханәләрендә ашауның ничек оештырылуын белү бик кызык, - дип үз тәэсирләре белән уртаклаша ата-аналар мәктәбе тыңлаучысы Алексей Поляков.
Дәрес ачык диалог форматында узды. Катнашучылар лекцияне тыңлап кына калмадылар, ә актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга да кушылдылар.















