2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу 1 июльдән 15 августка кадәр башкарылачак. Мордовия Республикасында аерым укулар үткән 410 исәпкә алучы, 69 инструктор, 23 администратор бу юнәлештә эшлиләр. Алар 400 авыл хуҗалыгы оешмасы, 700 якын крестьян (фермер) һәм шәхси эшмәкәрләр хуҗалыклары, 180 мең шәхси һәм башка төр оешмалар, комерциясез 600 артык бакча һәм 7000 халыкның җирләрен исәпкә алырлар. Агымдагы елның 3 сентябренә нәтиҗәләр әзер булачак.

2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу программасында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан яңа технологияләр кулланылуы турында, шулай ук алар тарафыннан кредит һәм субсидияләр куллану турында сораулар бар. Авыл хуҗалыгы исәбен алуның быелгы үзенчәлеге планшет компьютерлардан (12 районда) һәм интернет челтәреннән файдаланудан гыйбарәт; бу мәгълүмат сыйфатын яхшыртачак һәм белешмәләр җыеп эшкәртү процессын тизләтәчәк. Мәсәлән,  Рузаевка районы язып алучыларының яртысы диярлек планшет компьютердан кулланалар.
15 августка кадәр ике атна калып бара. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алучыларның эшчәнлегендә аграр тармакның киләчәге, гомумдәүләт сәясәте чагылырга тиеш. Аларның һәммәсе дә, беренче чиратта, шуны аңлап эш итәргә тырыша. Бу юнәлештә Ромоданово районында 4 инструктор һәм 23 язып алучы эшли. Алар бу райондагы 15 авыл хуҗалыгы оешмаларын, 82 крестьян - фермер хуҗалыгын, 9 932 шәхси хуҗалыкны һәм 632 коммециясез бакча, дача, яшелчәлек хуҗалыклары берләшмәсен исәпкә алалар.
Торбеево районы Татар Йөнәсе авылындагы хуҗалыклар исәбен Альфия Ахметовна Урманчеева планшет кулланып (куллану өчен бик уңай, ди) алып бара. Барлыгы биредә 202 хуҗалык, Большая Ивановка белән бергә. Әле аның карамагында Мордовская Юнки авылы да. Быелгы исәп алу үткәннәреннән нәрсәсе белән аерыла? – дигән сорауга ул: “Күпмедер дәрәҗәдә катлаулырак булса да, халык белән очрашу күңеллерәк, кайда да нинди максат белән йөрүебезне аңлап торалар. Авылларның йөзе күркәмләнгән. Аеруча ихата-тирәсен балкытып тота авыл халкы, бакчаларда җимеш агачларының төре арткан, хәтта элек җылы якта гына үсә торганнарын да утыртканнар. Чәчәк-гөлләр турында әйтеп торасы да юк, хуҗабикәләр берсен-берсе уздырырга омтылып матурлык тудыралар. Ә инде мал-туар мәсьәләсенә килгәндә, эре сыер малы барлыгы 11. Кош-корт үрчетү турында аеруча әйтеп үтәсе килә: үрдәк, күркә, казларның нинди генә токымлылары юк хәзер; авылыбызда күп иттереп асрыйлар. Гомумән, авыл халкында бай һәм матур яшәү рухы көчле”, – дип җаваплады.
Исәп алу шәхси хуҗалык-ларның эшчәнлеген тирәнрәк өйрәнергә һәм, аларның мөмкинлекләрен бәяләп, дәүләт тарафыннан нинди ярдәм кирәклеген ачыкларга да ярдәм итә. 2006 елгы чара, әйтик, аграр җитештерүдә крестьян ихаталарының асылын, аларның тоткан урынын билгеләргә булышлык итте. 2016 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алу агымдагы статистик хисапларда күрсәтелмәгән киң спектр белеш-мәләрне тупларга һәм халыкара чагыштырулар өчен мәгълүмат базасын киңәйтергә ярдәм итәчәк. Авыл хуҗалыгы исәбен алу эше тиешенчә оештырылганлыгы һәм нәтиҗәсе  - илебездә аграр сәясәтне уңышлы тормышка ашыру шарты дигән фикердә булган җитәкчеләр болай ди:
- Район авыл хуҗалык-ларында ун ел вакыт эчендә зур үзгәрешләр булды: яңа техника авылларга кайтты, яңа технологияләр барлыкка килде, финанслау яклары да яхшырды. Исәпкә алу үзгәрешләрнең тулы картинасын күрергә ярдәм итәчәк, - ди Камиль Аббяс улы Исякаев, Ләмберә статистика бүлеге җитәкчесе.
46 көн буена Ләмберә районы авылларында исәп алу буенча 35 язып алучы һәм 6 инструктор эшли. Алар язып чыгасы хужалыкларның яртысыннан күбесен исәпкә алганнар инде. Шул исәптән, республика буенча да 50% артык хуҗалык белән эш үткәрелгән инде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алучылар арасында Ләмберә авылында яшәүче Лариса Марс кызы Салямова да бар. Ул авыл хуҗалыгы исәбен алуда катнашып, бу эшнең нечкәлекләренә төшенгән инде. 400 артык авыл хуҗалыгын исәпкә алу нормасын, кәгазь санау битләре (листлары) кулланып, тутырып килә.
Үсеп килүче бер авыл турында берничә мисал. Булдыклы кешеләр яши шул Ләмберә районның Сырка авылында. Биредә яшәүче  Рахматуллиннар, Рәсимә Зиннур кызы тормыш иптәше белән бергә, Мордовия авыл хуҗалыгы субсидиясе һәм грант акчаларына, парникта ГМОсыз яшелчә – кыяр, томат, үстерү белән шогыльләнә башлаганнар гына, саталар да инде. Моңа каникулдагы оныклары - Риан, Рөстәм, Айдар һәм Эльдар да ярдәм итәләр. Тагы, арендага алган җирләренә, бакча утыртканнар. Бүген аларның кызлары гаиләләре белән авылда утырып калырга җыеналар. Предпринимательлек эшләре әкрен генә алга атлый. Бу авылда яшәүче тагы бер эшкуар - Фаилә Хәмзә кызы Байбикова, тормыш иптәше Ринат Ибраһим улы белән, каз асрыйлар. Бер шәхси хуҗалыкта 700гә якын баш кош! Казлар патшалыгы. Хөкүмәт субсидияләре шулай күпләп үрчетергә ярдәм итә. Каз итен үзебездә һәм Мәскәүдән дә килеп алалар икән. Элегрәк куяннар, күркәләр асраганнар. Авылда эш яратып үскәннәр алар; таң ату белән торып, кояш баткач кына эштән туктыйлар алар. Бүген аларның уллары да тырыша, әти-әниләре хуҗалыгында ярдәм итәләр; эшкә булдыклары бар. Байбиковлар киләчәктә бозаулар алып үстерергә булганнар. Шулай итеп, Сырка авылы матур гына яшәп килә. Авылда тәртип булгач, илебез дә тук булыр.

Н.Хәлил