Хуҗалыгында мал-туар тоткан һәркем бүген терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль. Көне-төне яуган яңгырлардан печән котырып үсте, җыеп ал гына. Тик менә шул ук яңгыр аны җыеп алырга да комачаулык итә. Кая ничегрәк эшләр бара – шуңың турында.
Мордовия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы пресс-хезмәтендә бирелгәнчә, бүгенгә республикабызда 105 мең гектар күпьеллык үлән чабып алынган. Бу  планлаштырылганның 85%. Утыз өч мең тонна печән һәм дүрт йөз дүрт мең тонна сенаж әзерләнгән инде. Атяшево, Ичалки, Инсар һәм башка районнар беренчеләр рәтендә. Шәхси хуҗалыкларда хәлләр ничегрәк икән?

Раиль Рәхим улы Мусин, Дубенка районы Ломат авылында шәхси эшмәкәр: – Җәй җиткәч, бар кеше кызу эштә. Кайсы печән чаба, кайсы тырмалый, кайсы чүмәләләр куя - гомумән, кырмыскалар кебек мәш килә. Һәр аяз көннең кадерен белеп, кибәннәрне коры килеш урнаштырып куюың хәерле шул. Чөнки болыннарда үскән үләнне чабып, киптереп, алып кайтып урнаштырмый печән диеп әйтергә тел әйләнми әле. Хәзер печән җыю азрак булса да, җиңеләйде кебек. Күпләр трактор белән чаптыруны хуп күрә. Рулоннарга төреп, печәнлегенә кадәр техника белән генә кертеп урнаштыручылар да бар. Быел печәннең беренче покосын бергәләп җыеп алдык инде.
Бертуктаусыз яуган яңгырлар күпьеллык үләннең беренче катын бөреләнгән вакытта түгел, ә чәчәк аткан чорда гына җыярга ирек бирде. Шуңа да сыйфаты узган елгыдан азрак калыша. Яңгырлар озакка киткәч, череп ятар дип борчылган идек. Аллага шөкер, бераз тюкларны сүтеп җилләтергә туры килсә дә, әрәм итмичә урнаштырдык. Әле җыелган печән кышка җитәрлек түгел, шуңа күрә 15 гектарда үсеп утырган люцерның икенче покосын чабып алырга җыенабыз; көннәр генә матур булып яңгырсыз торсын.
Белгәнебезчә, быел җәй соңгарып килде, печәнне дә башка еллардан соңрак чабылды. Шуңа печәннең беренче покосы озын сабаклы, эре печән булды. Шунлыктан икенче покос печәнне чабарга көтеп торабыз, ул гадәттә, кыска һәм вак була, сарыклар өчен нәкъ менә шундые яхшы. Аллаһ куәт бирсен, кибәннәребезне корыда алып кайтып урнаштырырга, кыш буе терлекләребезне исән-имин тукландырырга язсын дип кенә әйтәсе килә.
Раис Равил улы Салихметов, Торбеево районы ООО «Юнки» җитәкчесе:
- Быел 200 гектар җиргә күпьеллык үләннәр – люцерн, козлятка, костер утырттык. Планыбыз буенча 220 тонна печән әзерләү иде, бүгенгә 500 килограммлы тюк иттереп, 230 тонна җыеп алдык инде. Алар барысы да түбә астында. Яңгырлар туктаудан файдаланып, көне-төне мал-туарга печәнне әзерлибез. Үлән быел бик яхшы булды, көннәр аяз торудан файдаланып, караңгы төнгә кадәр печән җыябыз. Бер көн ел ашата, диләр бездә; шул әйтемне күздә тотып тырышабыз да инде. Дымлы килеш җыеп алгач, тюклар кызышы. Аны яңадан сүтеп җилләтсәң дә печәннең сыйфаты югала. Шуңа әлегә безгә бер тапкыр да тюкны сүтеп җилләтергә туры килмәде, кояшлы көннәрне саклап алабыз. Тагы безнең ворошилкалы тракторларыбыз үз эшләрен яхшы башкара. Бераз дымлырак дигән очракта, алар кырга чыга. Шулай беренче покосны бетерәбез инде, икенчесенә керешмәдек.
Мордовиядә кукурузга тля бәйләнгән дип күп тапкыр язган идек. Раис Равил улыннан аның җирләрендә үсә торган кукурузаның хәле турында сораштым. Ул 100 гектар җиргә утырткан кукурузасы үзләрен әйбәт хис итә, диде. Җиде гектарында чүп үләннәр байтак. Хөкүмәт ОООларны тулысынча ярдәмгә финанслауны башкарган булса иделәр, хәлләр әйбәтрәк, уңыш тагы да югарырак булыр иде. Финанслау 30% кына булды быел һәм ашламаларны да тулы күләмдә бирмәделәр; шунысы борчый. Кукурузабызда  тля юк, дип уртаклашты әңгәмәдәшем.
Рузаевка районы ЗАО «ВКМ-Агро» җирлекләрендә үләннәрне кышлыкка беренче тапкыр җыеп алганнар инде. Ләмберәдә үткән  Сабантуйда ирешкән уңышлары өчен Мордовия Главасы кулыннан Рәхмәт алган җитәкче Дамир Нури улы Алыков:
- Хуҗалык җирләренең 950 гектарына күпьеллык үлән чәчкән идек. Беренче тапкыр гектарыннан 7 тонна уртача уңыш белән 6,5 мең тонна югары сыйфатлы сенаж җыеп алдык. Икенче тапкыр чабудан тагы мең ярым тонна җыярга планлаштырабыз. Табигать бераз елап торса да, планлаштырган күләмне җыйдык. Югары җитештерүле техника КRONE BIG X 650, ДОН650 һәм тугыз трактор эшләрен сыйфатлы башкардылар. Халык та  тырыша. Хуҗалыгыбызда зур стажлылар арасында яшьләр дә эшли. Алар мегаполисларга китеп югалмадылар, туган җирләренә файда китерәләр. Мәсәлән, яшь белгеч Г.В. Бояров. Геннадий авыл хужалыгын бик ярата: башта комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән, аннары тракторга һәм комбаинга үзе утырган. Ике ел элек ул  Рузаевка машинатөзелеше институтының «Инженер-технолог» белгечлеген тәмамлаган. Уңыш җыюда күп көч куя. Киләчәгебез алар кулында.
Мордовиядә быел печән күп, күпьеллык үлән икенче покоска үсеп килә. Аны август аеның урталарына таба чабарга керешербез.

Наилә НАСЫРОВА