Республика Мордовия Хөкүмәт Собраниесе рәисе В.В.Чибиркин  Мордовиянең Хөкүмәт собраниесендә үткән Иҗтимагый яшьләр палатасы утырышында катнашты. Көн тәртибендә 10 сорау иде. Мордоия Госсобраниесе рәисе В.В.Чибиркин яшь парламентарийларның Россия ДОСААФының региональ бүлеге үрнәгендә патриотик проектларны тормышка ашырулары уңай нәтиҗәләр китерүе турында әйтте. Шулай ук яшьләргә патриотик тәрбия бирү законнарының камильләшүе буенча барлыкка килгән тәгъдимнәрен Хөкүмәт собраниесенең профильле комитетларына юнәлтергә киңәш итте. Җыелышта яшь парламентарийлар патриотик проектларның тормышка ашуы турында сөйләделәр, республика оешмаларының федераль һәм региональ өлкәдә үткән чараларда катнашулары турында хәбәрләштеләр, тормышка ашырасы эшләрне барладылар.
Шулай, 2016 елгы Темников муниципаль районы депутатлар Советының алтынчы созывында Иҗтимагый яшьләр парламенты барлыкка килгән. Унсигез әгъзасы бар. Җитәкчесе -  Наилә Хафис кызы Письмерова. Парламент членнарына 20 алып 35кә кадәр яшь. Активистлар тирә-якны яхшы якка үзгәртергә тели. Якты эшкә үзләре белән тагы да күп яшьләрне туплыйлар.
Темниковның тынгысыз йөрәкле яшьләр парламенты район һәм шәһәр тормышында актив катнашалар: нык сәяси һәм патриотик тәрбия бирү юнәле-шендәге акцияләр оештыралар, Россия тарихын белүчеләр конкурслары, түгәрәк өстәлләре үткәрәләр һәм кызыклы биографияле кешеләр белән очрашулар уздыралар, яшьләр белән гаиләнең рухи һәм әхлакый тормышы турында сөйлиләр, сайлауларда катнашалар. Шундый чараларга депутатлар Советы кешеләрен дә һәм дин әхелләрен дә чакыралар.
Яшьләр парламенты әгъзалары, авыл хуҗалыгы колледжы волонтерлары белән бергә, олы яшьтәге төмәнлеләргә көн күрергә ярдәм итәләр. Парламент тагы Темников яшьләре белән урамнарын чистартуны оештыра, төрле актуаль темаларны ачыклауга багышлаган сөйләүләр үткәрә. Балалар бакчасы һәм мәктәп балаларын да читләтеп үтмиләр; алар өчен дә бәйрәмнәр үткәрәләр.
Яшьләр, шәһәрләре һәм районнары уңышлы булсын өчен, башлап йөрүчеләр һәм активлар рәтендә булырга тиешләр икәнен яхшы аңлыйлар. Шуңа парламент яшьләрдә дөрес яшәү ориентирлары белән актив гражданнар позициясе тәрбияләүне күз алдында тотып эш итәргә тырыша. Моңа яшьләрне җитәкчеләре Наилә Хафис кызы юллый.
Рәсемдә: шәһәр чиста булырга тиеш! Яшьләр парламенты әгъзалары шәһәр урамнарын чистартуны оештырганнар.

Наилә Насырова