Ләмберәнең «Призыв» газетасында А.Дюжевның бик тә кызыклы мә-каләсенә тап булдым. Анда болай дип язылган. Алимҗан Токтосун улы Юсуповның гаилә тарихы кызыклы, детектив төсле. Зур югалтулар, сынаулар аша үткән кешенең бәхетле тормышка омтылышы белән гыйбрәтле. Бу язма бәхетле азак белән, диелгән.
Альберт Токтосун улы Зайцев (Алим-җан Токтосун улы Юсупов) өлешенә авыр сынаулар туры килә. Әнисе Мәрьям белән алты яшьлек Альбертка югалтулар, бәла – казалар аша үтеп, кеше күңеленең иң кыйммәтле сыйфатын - игелелекне саклап калган гаилә. Аллаһы Тәгалә Альберт һәм аның хатыны Румиягә сабырлык өчен күп санлы нәсел бүләк иткән. Бу зур гаиләдә татарлар, мордвалар, руслар, үзбәкләр тату яшиләр. «Без барыбыз да бер каннан», - диләр Зайцевлар. Альберт Токтосун улы үзе турында болай сөйли:
- Мин 1950 елда үзбәк кишлагы Ак-Ердә туганмын. Әтием, Токтосун Йосыпов, 1946 елдан 1949 елга кадәр Саранск милиция училищесында белем алган. 1948 елда әнием Марьям белән танышкан һәм 1949 елда алар өйләнешеп Үзбәкстанга, әти-әниләренә киткәннәр. Әтием НКВДга, җинаятьчеләрне эзләү эшенә урнаша. 1956 елда ул бандитлар кулыннан үлә. Аның үлеменнән соң әниемне, шәригать кануннары буенча, әтиемнең кече энесенә кияүгә бирергә телиләр. Тик әнием, әтиемне яратканга, риза булмый; әтиемә булган олы мәхәббәтен гомере буе саклап, бүтән кияүгә дә чыкмады. Әмма, гасырлар буена яшәгән гореф-гадәтләрне бозарга беркемгә дә рөхсәт ителмәгән. Шуңа икенче бала белән йөкле ана, мине кулына алып, кишлактан күзе кая күрә, шунда чыгып йөгерә - кача. Әнием, Пахта-Абад шәһәренә эләгеп, мамык пунктына эшкә урнаша шул вакыт. Глинобит йортында утсыз-мичсез яшәдек шул вакыт. Ризык, лепешкалар пешерер өчен, су кайнатырга дип почмакта учак ясадылар. Учактагы күмерләрне өй уртасындагы чокырга салып, өстәл куя идек һәм юрган-одеял белән кап-лый иде әнием. Юрган астында күмер җылысы саклана һәм без анда аякларыбызны җылыта идек. Өстебезгә чапан – әниемнең мамык пәлтәсен яптык. Шулай яшәдек.
Беркөнне әнием янында хатын-кызларның мәшәкатьләнүен ишетеп уяндым. Бу икән минем сеңелем Роза туды. Әкрен генә өчәү яши башладык. Нихаять яңгырлы көз җитте. Безнең хибарка стенасының бер өлеше, һава торышының үзгәрешләренә түзмичә, җимерелде. Бөтен йорт ишелү куркынычы булганга, яңа яшәү урыны эзләргә туры килде. Яхшы тормыштан өлеш эзләп, янә юлга кузгалдык. Начар кешеләр юлыбызга очрап, минем кулымдагы лепешкалар белән документлар төенчеген тартып алдылар. Әнигә ризыксыз, документларсыз һәм кулында кечкенә сеңелем белән көн итү бик тә авыр булды! Әмма юлыбызны дәвам иттек. Кыргызстанга эләккәнбез булып чыга. Яхшы кешеләр документларны төзәтеп торак алырга ярдәм итте. Тик документларыбыз безнең элеккеләребезгә бөтенләй дә охшамаган. Әни - Вера Васильевна Зайцева булды. Мин - Альберт Токтосун улы Зайцев, апам - Роза Токтосун кызы Зайцевага әйләнде. Әнием дуңгыз караучы булып эшли башлады, ә мин аңа ярдәм иттем. Безгә бик авыр булды. Аннары кыргыз мәктәбенә белем алырга бардым. Мәктәпкә бик ерак йөргәнлектән, әни башка эшкә, мәктәпкә якынракка дип соралды. Аны күрше колхозга кошчылык фермасына күчерделәр. Яңа ел алдыннан барлык кошларны ит комбинатына тапшырдылар һәм әни яңадан эшсез калды. Озакламый конторага техничка булып эшкә урнашты. Мин анда керосин лампасы яктылыгында дәресләремне өйрәнә идем. Аннары безгә кухнялы бүлмә бирделәр. Тик, элеккеге торак кебек үк, ул җир идәнле булды. Ел ярымнан соң электр уты үткәрделәр. Бу безнең өчен шатлыклы вакыйга иде - йортта якты һәм җылы булды.
Әнинең җилкәсенә тигән авырлыкны җиңеләйтү өчен, сигезенче сыйныфта хат ташучы булып эшкә урнаштым. Яшәү ягы җиңелләште; мин аена 12 сум алдым, ә әнием - 45 сум. Тиздән армиягә алындым. Амур өлкәсенең Сковородино шәһәрендә, аннан соң Монголиядә хәрби хезмәттә булырга туры килде. 1972 елның январь ахырында һөнәри хезмәт тормышым башланды. «Аш»    совхозына тракторчы булып эшкә урнаштым. Майли-Сай шәһәренә тавыклар һәм дуңгызлар өчен азык ташыдым.
Һәм ниһаять, 1978 елда Ләмберәгә туганыбыз Бикбаевлар янына ял итәргә кайттым. Алләм Бикбаев – двоюродный братым. Биредә мин тормыш иптәшемне, Румияне очраттым. Туй үткәрдек һәм Кыргызстанга киттек. 1993 елда кыргызлар башка милләтлеләрне кыса башладылар. Бу вакыт гомеребез өчен куркынычлар белән тулган иде. Әни белән апам Ромоданово районы Белозерье авылына киттеләр, ә мин, өч балам белән Румиямне Ләмберәдә яшәгән әнисе янына яшәргә җибәрдем. Ул «Победа» колхозы рәисе В. В. Тулаев белән минем эшкә урнашу турында килешкән. Шулай, 1994 елның 31 декабрендә колхозга күчтек. Мин - тракторчы, ә Румиям - сыер савучы булып эшли башладык. Балалар үсте. Өч улым һәм кызым үз гаиләләре белән яши. Кызымның үз төзелеш компаниясе бар. Өлкән улыбыз фирмада эшли, үз фурасында йөк ташу белән шөгыльләнә. Кечесе дә фирмада эшли, ике Газель машинасы бар.
Үткән елларымда авыр сынаулар аша үтәргә туры килде; Кыргызстанда йортыбыз, терлекләребез, техникабыз, җиһазларыбыз калды - берни дә сата алмавыма үкенмим. Барысын да ташларга туры килде. Россия генә гаиләмнең йорты булды. Россия – минем йортым.
Әнием ике ел элек вафат булды. Ул зур, авыр тормыш сыныулары тулы гомер кичерде һәм тормыш авырлык-ларын җиңә-җиңә, үзен балаларына багышлап яшәде. Роза сеңелем - пенсиядә, аның гаиләсе бар. Мин тракторчы булып 46 ел эшләдем, ә барлыгы эш стажым 50 ел. Хәзер без, хатыным белән бергә, лаеклы ялдалар. Оныклар һәм оныкчыклар белән еш күрешәбез. Бәхет, күп еллар үткәннән соң, безнең гаиләгә килде; үткәннәр куркыныч йокы кебек искә төшә. Әмма бу әниемә, аның кечкенә балаларына зур сынаулар тарихы булып кала. Шул ук вакытта 28 яшендә бандит пулясыннан үлгән әтиемә, Токтосун Юсуповка тугрылыгын саклап калып, безне бик авыр юл аша яктылыкка алып бара алган чынбарлык – реаль сынаулар тарихы.

Н.Хәлил