Ике-өч дистә ел элек бу урында үләннәр юк иде әле. Һәр хуҗалыкта күп санда терлек һәм кош-корт асрадылар су буе авылларында. Сыер, сарыктан башка, һичшиксез, су буенда булгачтын (үз – үзеңнән аңлашыла да инде) үрдәкләр, казлар үрчеттеләр.

Бу мал-туар үләнне ашадылар, шуңа күрә тирә-юньдәге барлык чокырлар, уй-базлар - барысы да чабылган була иде. Ә бүген нәрсә? Яр буенда әле мал-туары булган авыл кешеләре бергәләшеп акча салышып, “электропастух” сатып алып урнаштырганнар.
- Бу хәл бушка түгел, - дип сөйли Зур Мордпошат - Большемордовскопошатский авыл җирлеге башлыгы Раис Анвәр улы Кремчеев, - мондый зур торак пункт- та нибары 16 сыер гына калды. Аларны чиратлап, элеккеге кебек көтүнең мәгънәсе юк. Шуңа күрә кешеләр фәнни-техник прогресс юлыннан киттеләр дә инде.
Раис Анвәр улы, авыл халкының йортларындагы терлек һәм кош-корт саны турында мәгълүмат турында: “Большемордовскопошат авыл җирлегенә Новое Кадышево, Вачеевка, Лобановка, Русское Корино, Мордовское Корино, Старые Шалы, Новые Шалы һәм Мордпошаты кебек торак пунктлар керә. Сигез авылда барлыгы 545 кеше яши. Төп масса – олы яшьтәге кешеләр. Мәсәлән, җитмеш биш яшь- лекләр генә дә сиксәннән артык кеше яши. Аларның күбесенә мөгезле эре терлек тоту авыр. Мокша елгасына якын яшәүче кешеләр гадәттә каз һәм үрдәк асрыйлар. Бигрәк тә Мордва һәм Рус Кориноларында, Иске Шалада яшәүчеләр күпләп үрчетә. Ә үзәк усадьбада, соңгы мәгълүматларга караганда, 1100 баштан артык кош-корт. Ә менә бөтен авыл җирлеге буенча сыерлар нибары 65кә калган. Чагыштырып карасак, 2010 елда савым сыерлары саны 126 башны тәшкил иткән, ә мөгезле эре терлек өч йөздән артык булган”.
Күп кенә гражданнары хәзерге шартларда сыер асрауның отышлы булмавын әйтә, сакларга да кирәк бит әле дип уфтанулы фикерне ишеттерә җитәкче. Фураж һәм печән кыйммәт, атлар да юк. “...Ельниктан 25 километр ераклыкта печән чапкан балачакны искә алам. Бәйләмнәргә бәйләп, куаклар арасыннан җыйган үләнне, киптерү өчен аланга чыгара торган идек. Әнием белән әбием сыер ярдәмендә сугыш кичердек дия торган иделәр. Шуңа ач-ялангач тормадык, дип сөйләгәннәре исемдә”, - ди Р.А.Кремчеев.
Мордпошат авылы җирләре уңды- рышлы. Җиргә таяк төртсәң агач үсә, диләр андый җирләр турында. Барлык бакчалар эшкәртелә булган; бәрәңге, кабак утыртканнар бу як халкы. Бер сажень жир өчен җәнҗаллар да була торган булган. Әмма еллар узгач, бу җир берәүгә дә кирәкми булып чыккан.
Раис Анвәр улы: “...Кайчандыр эш- кәртелә торган участокларда бурьян һәм Америка клены гына үсә. Ә Мокша елгасы - менә ул янәшәдә, унбиш метрда. Чиста суга барып җитү генә кыен. Ярлар чүп үлән һәм ивняк белән тулган. Хәтта кайчандыр балалар елгага су коенырга йөгергән юллар да күренми. Үзе дә Мокша, ничектер үзгәрде: хәлсезләнде кебек тоела, суы да тирән түгел хәзер. Еллар узу белән утраулар барлыкка килде. Алар елга буенда су өслеген яулап, даими рәвештә арта бара. Их, кайчандыр гайрәтле Мокша елгасы, инде синең ярларыңда балалар көлүе ишетелми, пешкән ухадан да төтен исе килми. Вакытларга буйсынмыйча суың ага да ага…”.

 


Наилә НАСЫРОВА