Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Баш ветеринария идарәсе боерыгы белән умарталык - ларны паспортлатыру кертелде. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең дә, шулай ук һәвәскәр умартачыларның да умарта гаиләләре исәпкә алынырга һәм теркәлергә тиеш. Кочкурово районында  умарталар-ны һәм умарта күчләрен паспортлаштыру процедурасы төгәлләнде инде. Авыл җирлекләре адми - нистрацияләренең хайваннар авыруларына каршы көрәш буенча Кочкурово район станциясе биргән мәгълүматларга караганда, бу районда 65 умарталык, аларда 1483 умарта оясы исәпләнә. Алар барысы да исәпкә алу һәм теркәү узганнар. Мәсәлән, Кочкурово авылында 116 умарта оясы булган 5 умарталык-пчельник, Яңа Пырмада 190 умарта күче булган 7 умарталык, Качелайда 90 умарта күче булган 3 умарталык бар...
- Умарталыкның ветеринария паспорты – умартачыда булырга тиешле иң мөһим документ, - дип ассызыклады Кочкурово районының Баш ветеринария табибы А.В.Лабушкин. – Алар ярдәмендә без бал кортлары гаиләләре буенча иҗтимагый һәм һәвәскәр умарталыкларда статистиканы алып барабыз, умарталарның эпизоотик торышын күзәтәбез, йогышлы авыруларны һәм умар-таларның пестицидлар белән агулануын профилактикалау һәм бетерү буенча ветеринария-санитария чаралары эшлибез.
Умарталык паспорты умартачыга бал кортлары сатканда, ташуда, күчергәндә кирәк булган ветеринария документын алу хокукы бирә. Аны сатып алганда, шулай ук бал хуҗалары тарафыннан базарда бал сатканда күрсәтәләр.
Паспортка умарталарның торышы, умарталарны урнаштыру интерваллары, аларны буяу, нумерация, подставкалар булу, умарталарның запас корылмалары, җимлекләр, җылыту мендәрләре, умарталарны һәм инвентарьларны чистарту һәм дезинфекцияләү өчен мәйданчыклар һәм башкалар языла.
Умартадагы эпизоотик хәл тасвирланганда ветеринария белгече яисә лабораториядә билгеләнә торган башлангыч яки ахыргы диагноз, карантин салу һәм аны бетерү вакыты (чикләүләр) билгеләнә.
Паспортка үткәрелә торган дәвалау һәм профилактик эшкәртүләр, шулай ук дезинфекция чаралары языла. Югарыда санап үтелгән чаралар җәмәгать умарталыгына акт белән рәсмиләштерәләр, аның нигезендә медикаментлар, дезинфекция чараларын күчерәләр һәм статьялар буенча чыгымнарны кертәләр, чараны үткәрү датасын һәм аның исемен, башкарылган эш күләмен (кыска эшкәртүләрне), препаратның атамасын, дозасын һәм башкаларны билгеләп үтәләр. Моннан тыш, ветеринария-санитария паспортларына бөҗәкләрдә йогышлы һәм паразитар авырулар булу-булмауга ел саен умарталыкларны тикшерү мәгълүматлары кертелә.
Мондый паспорт алу өчен умартачы тиешле формада гариза язарга тиеш. Документ ветеринария хезмәтендә теркәлә, шуннан соң ветеринария табибы умартачылык хуҗалыгын тикшерә һәм лаборатор тикшеренүләр өчен материал ала. Паспорт аларның нәтиҗәләрен алганнан соң бирелә.
Умарталыкның ветеринария-сани - тария паспорты булу аның хуҗасына умарталарның санын һәм умар- талыкның торышын дәлилләп расларга, квалификацияле белгечләрдән теләсә нинди мәсьәләләр буенча консультацияләр алырга мөмкинлек бирәчәк. Кортларны агулаганда, урлауда, янгында һәм башка иминият очракларында (Иминият килешүендә каралган) бу документның булуы ки-терелгән зыянны объектив бәяләргә мөмкинлек бирәчәк.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде