Көн тәртибендә - кешеләр проблемалары
Мордовия Дәүләт Җыелышы рәисе Владимир Чибиркин яңа составлы республика Иҗтимагый палатасының беренче утырышында катнашты.
«Җәмәгать палатасы - безнең җәмгыятьтә мөһим институт. Аның төп бурычы-хакимият органнары һәм гади гражданнар арасында диалог. Яңа состав моны югары профессиональ дәрәҗәдә дәвам итәр дип ышанам», – дип билгеләп үтте Мордовия башлыгы Артём Здунов. Төбәк җитәкчесе палатаның яшьләр, дини, ветераннар оешмалары белән ана һәм балачак, мәдәният һәм тарих мәсьәләләре буенча мөһим эшен атады. Төп темаларның берсе – СВО әгъзаларын һәм аларның гаилә әгъзаларын реабилитацияләү һәм адаптацияләү. Яңа составның Иҗтимагый палатасында 51 җәмәгать эшлеклесе, шул исәптән Мордовия Дәүләт Җыелышы тарафыннан расланган 17 кеше эшләячәк. Депутатлар иҗтимагый оешма вәкилләре белән актив хезмәттәшлек итәләр, аларның төбәкнең социаль-икътисади үсеше мәсьәләләрен хәл итүдә катнашуын мөһим дип саныйлар. Бу хакта Дәүләт Җыелышы рәисе Владимир Чибиркин әйтте.
Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты, Пензятка урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликова югарыда әйтеп киткән бурычларны тормышка ашышып килә. Шулай, без Пензятка авылы почтасын, тулы күләмдә эшләү өчен шартлар булдыру буенча керткән өлеше турында, авыл урамнарындагы яктылык, юл мәсьәләре һәм башкаларының хәл ителүе турында беләбез. Бүгенге көндә, депутат буларак, Пензятка авылы халкы сорауларын, булдыра алган кадәр үзе чишәргә ярдәм итә, ә зур мәсьәләрне чишү өчен югары инстанцияләргә мөрәҗәгать итә. Шулай, букадәр эссе җәйдә суы булмаган якташына су җибәртергә ярдәм итә надия Харис кызы, социаль түләүләрне тиешенчә алу буенча Ләмберә социаль яклау хезмәткәрләре белән элемтәгә керә. Пенсион фондка барыр өчен транспорт табу да олы яшьтәге кешеләргә зур ярдәм – моны да хәл итә ул.
Әңгәмәбез вакытында Пензятка урта мәктәбе директоры Надия Харис кызы Заликовага мәктәп эшләре турында сорау бирми булдыра алмадым. Ләмберә региональ сайлау округы буенча Мордовия Республикасы Дәүләт Җыелышы депутаты Надия Харис кызы соравыма җавабында шулай диде:
- Хәзерге вакытта мәктәпне, яңа уку елын тиешенчә каршы алу өчен, бар эшләрне башкарып киләбез. Барлыгы 2024-25 уку елында Пензятка урта мәктәбендә 128 укучы белем алачак; аларның 17 – беренче сыйныфка, ә 5 – 10 сыйныфка киләләр. Аларга уңай шартлар булдыру өстендә эшлибез. Шулай, үз көчебез белән, ата-аналар ярдәме белән мәктәп бинасына косметический ремонт ясыйбыз. Активларны да әйтеп китәргә кирәк, бу - Власова Наталья Павловна (ата-аналар комитеты җитәкчесе), Кадикина Алена Рафик кызы һәм башкалар. Мәктәп участогын, территориясен, чәчәкләренә кадәр хезмәт таләп итәләр – барысына да җитешәбез.
Наилә НАСЫРОВА