Сынатмаслар затыннан ул.Тормышта табигый байлыкның асылташы булган кебек, төрле һөнәр ияләре арасында осталарының остасы, һәркем үрнәк алырдай талантлысы була. Алар башкалардан аерылып та тормыйлар, ләкин үзләренең намуслы хезмәтләре, булдык-лылыклары белән үзеннән-үзе танылалар. Күркәм табигатьле Инсар районы Большие Поляны авылында дөньяга килеп, шунда туып-үскән, бүгенге көндә дә анда яшәүче Адилә Закир кызы Альмяшева - нәкъ шундыйларның берсе.  
Оясында ни күрсә, очканында шул булыр дигәндәй, гаиләдәге татулык һәм эшсөярлек ике кызга - Адилә белән Розага да күчә. Гомере буе  хуҗалыкта кайнаган әти-әнисе җиргә, авыл тормышына мәхәббәт хисе тәрбияләгәнгә күрә, һәр эшне яратып, җиренә җиткереп башкарырга күнегәләр кызлар, хезмәттә чыныгып үсәләр. Адилә Закир кызы Большие Поляны гомуми белем биргән урта мәктәптә белем алганнан соң, М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтының филология факультетына укырга юллана. Биредә ул гел яхшы билгеләргә генә укый, башкалар белән уртак тел таба белүе, оста телле, җыр-моңга гашыйк булуы аркасында, һәрвакыт бик күп дуслар таба.
М.Е.Евсевьев исемендәге педагогия институтында бик әйбәт билгеләренә югары белем алгач, Инсар шәһәренең беренче номерлы балалар бакчасында мактаулы тәрбияче булып утыз ел хезмәт итә. Бар яклап булдыклы, белемле, киң эрудицияле, даими эзләнүче, үз өстендә бертуктаусыз эшләүче белгеч буларак тәрбияче балалар арасында - ярату, әти-әниләре арасында – хөрмәт яулый.  Күпьеллык фидакарь хезмәте бәяләнми калмый, аңа республика, район тарафыннан бирелгән Мактау грамоталары да бихисап.
Адилә Закир кызы Альмяшева турында уңган хатын диләр. Туганнарын, балаларын үз канаты астына җыеп, туган авылында ярдәмләшеп, тату гомер кичерә  юбиляр. Балалары Регина белән Ринатка яхшы тәрбия бирә һәм алар тормышта уңышлылар. Алар бүген үзләре дә әти-әниләр; Владик, Сабир, Ясмина, Даниил балаларын тәрбияләп үстерәләр. Әниләре алар белән хаклы горурлана. Дүрт оныгына кадерле әбәй дә ул. Мәрхәмәтлелеген әйтеп тә торасы юк Адилә Закир кызының. Җиде ед урында яткан авыру әнисен, аннары әтисен тәрбияли.
Адилә Закир кызы җырлый да, бии дә, шигырь дә оста сөйли; концертларның ценарийларын төзеп конферансье дә була. Авыл бәйрәмнәрен алып бара. Кече яшьтән җыр-моңга гашыйк ул. Мәктәптә, ВУЗда укыганда аның катнашыннан башка бер генә музыкаль кичә дә узмый булган, бу юнәлештә күптөрле конкурсларда катнашкан. Балалар бакчасында эшләгән вакытта да төрле-төрле чараларда актив булган, ә бүген Иса авылы мәдәниятын баета: “Асылъяр” ансамбле җитәкчесе. Гомер көзенә якты өмет-хыяллар, күңел тулы назлар, тормышка мәхәббәт белән аяк басуы белән бәхетле ул. 11 август көнне Адилә Закир кызының Юбилее, аңа 55 яшь тула. Аны кайнар котлап изге теләкләр тормыш иптәше Рафаэль, оныклары белән балалары, Роза сеңелесе гаиләсе белән, кайнанасы Надия, дуслары телиләр.
Кадерлебез!
Бәйрәмең матур көннәр, изге хәбәрләр, шатлыклы яңалыклар гына алып килсен. Бүгенге шат, сәламәт, бәхетле елмаюың сине беркайчан да ташламасын. Һәрчак шулай саф күңелле сердәшче, тугры ярдәмче, үз һөнәрен яхшы белгән хезмәт өлгесе булып озын-озак еллар яшәвеңне телибез. Сәламәтлек,  җан-тән тынычлыгы һәм бәхетләр сиңа ихлас күңелдән!

Роза Уторова