Смольныйдагы ФГБУ «Заповедная Мордовия»да сигезенче сентябрьдә «Пятнистый фест» дигән өченче фестиваль оештырыла. Темасы - гастрономия.
Аның кысаларында Мордовия һәм Түбәншәһәр өлкәсе уңганнары күргәзмәсе оештырылачак: «Аллея художественных промыслов» дип аталыр.  Чарада катнашкан кунаклар өчен әйберләрне сатып алу мөмкинчелеге белән бергә, мастер-классларда һәм башка мероприятияләрдә катнашу каралган. Шулай, юкәдән үрелгән чабата белән үргән туп-мяч уеннарында катнашырга «Хуҗа» интерактив мәйданында чабаталар үрү остасы Сергей Глухов оештыра. Мастер, юкә кайрысыннан чабата үреп, халыкның милли традицияләрен һәм декоратив иҗатын, ремеслосын популярлаштыра. Сарансктагы футбол буенча Бөтендөнья Чемпионаты вакытында лапотьбол ярышында чит ил вәкилләре, кунакларыбыз да катнашты. Бу ярышта да С.Глухов иптәш үргән кул эшләрен кулландылар.
Фестивальдә тагы бер катнашучы – барыбызга да билгеле Кочкурово районы тавла резчигы Александр Рябов. Александр Владимирович агачны чукып төрле милли фигуралар эшләүче мастер. Фигуралары химия белән эшкәртелми! Ул Саранск мәдәният училищасын тәмамлап, күптән педагогик хезмәттә; киләчәк буынга агачны эшкәртү һәм агачны чукып ясау өлгеләрен Саранскның дүртенче номерлы мәдәният мәктәбендә өйрәтә. Аның эшләре Бөтенроссия һәм Халыкара конкурсларында олы бәя алган. Эшләре төрле коллекцияләрдә, С.Д.Эрьзя һәм Удмуртлар милли мәдәният музейлары фондларында саклана. Быелгы персональ күргәзмәсе дә 50- яшьлек юбилеена багышлаган иде.
«Чуар фест» фестивале кунаклары  «альма» гончар мәдәнияты мәктәбе  вәкиле Виталий Сарановның чүлмәк ясау сихерләре белән танышачаклар. Ул балалар һәм олылар өчен мастер-класслар үткәрәчәк.
Фестивальдә полхов-майдан матрёшкалары катнашачак. Милли уенчык ияләнгән Россия матрешкаларына ошамаган. Аның сарафаны һәм алъяпкычы юк. Алар урынына ике төсле кырда матур чәчәкләр белән тулган овал, ә матрешканың башында – чәчәкле яулык. Түбәншәһәр өлкәсе Полховский Майдан, Крутец һәм Вознесенское авыллыры эшләре турында да белеп булачак. Бу промысел әйберләре - матрёшкалар, пасха йомыркалары, гөмбәләр, тоз савытлары һәм башка төсле орнаментлы һәм сюжетлы рәсемнәр белән тулган әйберләр.
Саранск башкалабыздан уникаль мастеры Валерий Баранов та «Чуар фест» фестивалендә катнаша. Ул төрле яктан уңган: каен кайрысыннан үрә, туку станогында тукымалар тукый, тегә... Кайбервакыт Валерий Федоровичны «кычыткан эшләре» мастеры дип тә йөртәләр, чөнки ул Россиядә кычытканнан тукыма тукучы бердәнбер кеше; һәрвакыт ярышларда һәм күргәзмәләрдә катнаша.