Республика матбугат Үзәгендә Мордовия информатизация һәм элемтә министры Игорь Анатольевич Вольфсон белән пресс-конференция узды. Ул Мордовиянең цифрлы эфир тапшыруларына күчүе һәм социаль әһәмияткә ия объектларны Интернет челтәренә тоташтыру нәтиҗәләре турында сөйләде.
Игорь Вольфсон искәрткәнчә, Мордовиядә аналог-тапшырулар 15 апрельдә сүндерелгән. «Цифрлы тапшыруларга күчү проблемасыз узды дип горурланып әйтә алам. Монда киләсе үзгәрешләр турында халыкка даими рәвештә хәбәр итеп торган журналистларның да өлеше бар. Волонтерлар да зур ярдәм күрсәтте. Республика районнарында 1000гә якын студент-волонтер һәм Саранскида 150 студент җәлеп ителде», - дип ассызыклады ул. Шулай ук Игорь Вольфсон башка саннар да китерде. Әйтик, кампания башланганнан бирле цифрлы телевидениегә күчү буенча республикада 9 мең телевизион приставка сатылган, 2200 яңа телевизор сатып алынган. «Кайнар линия»гә 4 меңнән артык шалтырату килгән, бер генә үтенеч тә, бер генә гариза да игътибардан читтә калмаган.
Министр сүзләренә караганда, мошенникларның халыкка телеприставкаларны артык бәяләрдән сатарга омтылуы ачыкланган, тик алар бер генә булган, бу фактлар буенча полиция кичекмәстән эшләгән. Гомумән алганда, Мордовия халкы цифрлы тапшыруларга күчү буенча бөтен мәгълүматка ия булды, шуңа күрә цифрлаштыру проекты уңышлы тәмамланды дип тулы ышаныч белән әйтергә була.
«Цифрлы икътисад» программасын гамәлгә ашыру турында сөйләгәндә, Игорь Вольфсон якындагы өч елда Мордовиядә югары тизлекле Интернетка 1000гә якын социаль әһәмияткә ия объект тоташтырылачагын хәбәр итте. Ул социаль әһәмияткә ия объектларга мәктәпләр (мәгълүматлар тапшыру тизлеге-шәһәрләрдә 100 Мбит/с, авылларда 50 Мбит/с тәшкил итәчәк), фельдшер-акушерлык пунктлары (10 Мбит/с), дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары (10 Мбит/с) керә дигән мәгълуматны җиткерде.

Наилә Насырова