Кабыгы белән пешкән яшь бәрәңгене, костёрда пешереп, пешә-пешә ашау ни тора. Күпләр ул бәхетле мизгелне кичергән инде, тик бәрәңге Мордовия халыкының бер ук вакытта өлгерми икән, уңышы да төрлечә була. Төрле районнарда бәрәңге уңышы ничек? Дубенка районы Ломат авылыннан Мәзидә Муракаева гаиләсе әлегә үткән елгы иске бәрәңгеләрен ашыйлар.
13 майда бәрәңгене чәчтек, ди Мәзидә Якуб кызы.- Төрле сортларны утыртабыз: Голландия (кызыл, алсу, сап-сары, аграк төстәге) бәрәңгеләре дә бар бездә. Башта яңгырлар юк иде, җир катты, үсә алмады бәрәңгебез, соңыннан яңгыр яугач, үсә башлады инде. Казып караган идем, бүгенгә бәрәңгебез вак; вакыт бар – үсәр әле. Быел безнең якларда барыбызның да шулай. Корбан гаете көннәренең берсендә Ләмберәдән кунаклар килгән иде, аларда да шул ук хәл дип әйттеләр.
Бәрәңге  элек-электән кешене ачлыктан коткарган. Хәзер дә авыл халкы нәрсәгә тотынса да, иң беренче бә- рәңгене куллана. Безнең күп кенә милли ризыклар да бәрәңгегә кайтып кала. Бәйрәм ашларының күбесендә бәрәңге кулланып пешердем. Өчпочмагы дисең-ме, мантые һәм башка милли ризыкларда ул бар, - ди Мәзидә Муракаева.
Бәрәңгенең уңышы быел сөендерәме дигән соравыма Атюрьево районы Большой Шуструйда гомер итүче Эльвира Совешова сөйләде.
- Барлыгы 7-8 сотый җирдә бәрәңге үстерәбез. Жарлар иде, быел бәрәңгегә нык күп корт төште, яфракларын ашаган, ике тапкыр агуладым. Кайберәүләрнең бәрәңгесен корт ашап та бетерде диярлек; совсем калмады, аларның бәрәңгесеннән уңыш та көтәргә юк.Ә без бер-ике атна яңа бәрәңгене ашыйбыз инде; ел әйләнәсенә үзебезгә җитәрлек булыр дип уйлыйм. Ералманың эресе 7-8 булса, ваклары күп. Үсәрә вакыт бераз бар, уңышны өмет белән көтәбез.
Рузаевка районы Татар Пешләсе авылында яшәүче Гөлчәчәк Чурбанова яңгырлар яумый торгач, бәрәңге булмый дип нык борчылган идек - яуды, ди. Быел уңыш бар яшелчәдән дә булып килә, бәрәңгебез дә булыр дип уйлый ул.
- Без иртә өлгерә торган бәрәңгене бер ай элек ашый башладык. Соң өлгерә торганын алып караган юк әле. Быел бәрәңге бик әйбәт. Иртә өлгерә торганы бер төптән 11-14 бәрәңге чыга. Яңгырлар яуды, файдасы булыр. Бәрәңге үсәр өчен бераз вакыт та бар әле.
Бәрәңге орлыгын үзебезнекен калдырабыз, сортларын белеп бетермим инде. Бәрәңгене кызыл төстәге агу белән агулап утыртабыз, шуңа корт тими. Иртә өлгерә торганын алай агуламадык, шуңа кайбер төпләренә агуны соңыннан сиптереп чыгарга кирәк булды. Агулап чәчүнең зыяны күптер, сүз дә юк, тик ул бик уңайлы.
Мундирда пешергән яшь бәрәңге - иң тәмлесе. Бик яратып ашыйм. Яңа кишер, кәбестә, кабачок, бәрәңге белән казанда яшелчә ашы ясадык, ул да бик тәмле булды. Французча бәрәңгене бик яратып ашыйбыз. Аның рецепты бик җайлы. Саламлап тураган бәрәңгене майлаган табага тезәм, аның өстенә тоз, борыч сибәм. Икенче катка фарш җәям, аның өстенә кыздырылган суган белән кишер, аннан майонез сылыйм, өстенә сыр уам һәм духовкага тыгып куям. Мин бәрәңгенең теләсә ничек пешерелгәнен дә яратам. Ә балаларның алай исе китми, - диде Гөлчәчәк Чурбанова.
Торбеево районы Тат.-Юнки авылында да бәрәңге уңышына өмет бар. Нәфисә Абдрахман кызы Салихметова әле бәрәңге үсәр өчен бер ай вакытыбыз алда, ди.
- Ералма (бәрәңге) уңышы безнең якларда яхшы булырга ошый. Беренче бәрәңгене алып ашадык, бик тәмле. Бер төптән каз йомыркасыннан зуррак булган биш-тугыз бәрәңге, кайбер төпләреннән кечкенәсен дә күпләп алабыз. Сортыннан да килә ул. Тагы чәчү вакыты да зур роль уйный - иртә чәчкәннәрнең зурлар булып үскәннәр. Киленебезнең бәрәңгесе бик эре, бик яхшы, чөнки бик уңдырылышлы сортлысын иртә чәчкән. Корт төшмичә генә дә булмады, авылыбызда бәрәңгеләрен ике-өч тапкыр да агулаучылар булды, мин үзем урыны-урыны белән булганнарын гына ятладым. Бәрәңге бакчабызда корт күп булмады быел. Безнең якта быел җил дә вакытында исте, яңгыр да вакытында яуды, Аллага шөкер. Икенче икмәкнең уңышы белән мин канәгать, әле үсәргә вакыты бар. Ел да үзебезгә җитәрлек була.


Наилә НАСЫРОВА