Әлеге документ быел ук кертелергә тиеш булган, тик пандемия эшне тоткарлаган.
Мәктәпләрдә икенче чит тел мәҗбүри булмаячак, укучыларны финанс грамо-талыгына өйрәтергә җыеналар. Яңа уку елыннан һөнәри уку йортларындагы төркем кураторларына 5 мең сум түли башлаячаклар. 2022 елның беренче сентябреннән яңа федераль белем бирү стандартлары гамәлгә керәчәк. Моңа кадәр гамәлдә булган федераль белем бирү стандартларын ни өчен үзгәртергә кирәк иде соң? Элеккегесе белән чагыштырганда, яңа-сында укучының нәрсәләрне белергә тиешлегенә төгәл ачыклык кертелгән. Һәм бу белемнәрнең дәрестә генә түгел, тормышта да кирәге чыгачак. Яңа стандартлар – ул бары тик алдагы версияләрне актуальләштерү генә. Аерым алганда, 4 нче һәм 9 нчы сыйныфлардан соң укучылар нәрсә белергә тиешлегенә аерым басым ясала. Әлеге стандартлар нигезендә яңа программалар һәм уку планнары эшләнәчәк, дәреслекләр язылачак һәм ЕГЭ биремнәре төзеләчәк.
Шунысы мөһим: яңа версиясендә уку нәтиҗәләре буенча таләпләрне төгәлләштерә. Моңа кадәр күп кенә укытучылар өчен таләпләр бик үк аңлашылмый иде кебек, ягъни укучыларның танып белү активлыгын, мөстәкыйльлеген үстерүгә тиешле дәрәҗәдә игътибар бирелми иде. Яңа документта исә бу юнәлештә укытучылар өчен берникадәр аңлатмалар бирелә.
Моннан тыш, класстан тыш чараларга һәм тәрбия эше программасына аерым игътибар биреләчәк. Бүгенге шартларда бу бик мөһим.
Тагын бер кызыклы деталь: хәзер инде башлангыч сыйныфлардан ук сабыйларны акча белән эш итәргә өйрәтәчәкләр, ләкин ата-аналар борчылмасыннар – яңа фәннәр кертелмәячәк, укучыларга йөк артмаячак – кайбер предметлар эчендә яңа «модуль»ләр генә барлыкка киләчәк. Гомумән, башлангыч сыйныфтан ук белемнәрне көндәлек тормышта практик мәсьәләләрне хәл итү өчен куллана белүгә басым ясалачак, гаилә финанслары өлкәсендә, финанс-чынбарлыкта һәм виртуаль киңлектә яши белү өчен тиешле белем һәм күнекмәләр булдыру өстендә ныграк эш алып барылачак.
Аңлатма кертәбез. 1–2 сыйныфтан ук балаларны кредит, салым, ин-вестицияләргә өйрәтмәячәкләр һәм бу кирәкми дә. Башлангыч сыйныф укучылары чыгым һәм керемнең нәрсә икәнен аңлаячак. Уртанчы сыйныфларда – банк, салым төрләре, акчаны саклау, ә 9–11нче сыйныфларда иминият, пенсия, эш-мәкәрлек нигезләре, бизнесны өйрәнәчәкләр. Бу финанс, икътисад өчен белгечләр әзерләү түгел. Тормышта финанс операцияләрен башкару, мошенниклар тозагына эләкмәү, акчаны дөрес тоту кебек нәрсәләрне һәр кеше белергә тиеш. Мондый белем булганда, бернинди капкынга да эләкмәячәкләр, дигән фикердә алар.
Тагы бер яңалык. «Российская газета» уздырган сораштыру нәтиҗәләре әти-әниләрнең 65,4 процентының мәк-тәпләрдә икенче чит телне укыту белән канәгать булмавын күрсәткән. Алар фикеренчә, күпчелек укучылар өчен ул кирәк түгел. Соңгы вакытта, нәрсәгә ул икенче чит тел, диюче әти-әниләр шактый. Берсен юньләп белмәгәндә, икенчесе тагын нәрсәгә? Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, 5 нче сыйныфтан башлап икенче чит телне укыту-укытмауны әти-әниләр үзләре хәл итә. Тагын бер елдан гамәлгә керәчәк федераль белем бирү стандартларында каралганча, икенче чит телне әти-әниләр гаризасы буенча гына сайлап булачак. Әмма аларның килешүе нигезендә программага быел ук үзгәрешләр керергә мөмкин.

Н.ХӘЛИЛ әзерләде