Рузаевка районы Татар Пешлә мәдәният йортында балалар өчен җәйге каникулллар буе төрле-төрле чаралар оештырып киләләр.
Аларга һаваның төрле торышы да шатлык; бернинди комачаулыксыз үз эшләре белән шогыльләнәләр. Шулай, үткән атнада Татар Пешлә клубы һәм китапханә хезмәткәрләре үзешчән сәнгать осталары өчен “Җәйге мавыктыргычлар” исемле кызыклы кичә үткәрделәр. Балалар “Минем җәй кәгазьдә” дигән рәсем конкурсында катнаштылар. Татар Пешлә клубының урам территориясендә яшь буын өчен күңел ачу һәм танып белү журналлары тәкъдим ителгән “Нинди яңалыклар?” дигән библиоплощадкасы да эшләде. Бу актив көн азагында “Җәй ничек үтте” дигән темага әңгәмә корып бергәләп чәй дә эчеп утырдылар.
Ә олырак яшьтәге балалар өчен биредә “Җәйнең ачык төсләре - Яркие краски лета” дигән мавыктыргыч программа тормышка ашты. Балалар, вакытларын күңелле үткәрү өчен, клуб янындагы уен мәйданына җыелдылар. Мәдәният хезмәткәрләре,  «Дорогою добра» дигән волонтерлар агымы әгъзалары белән бергә, клубтагы түгәрәкләрдә катнашучылар өчен төрле-төрле уеннар һәм конкурслар әзерләгән иделәр. Рәхәтләнеп катнаштылар. Хәтта явып үткән җәйге яңгыр да аларга комачауламады!
Менә шулай матур үтә балаларның җәйләре.
Әйтеп китәргә кирәк, бу авыл администрациясе дә матур эшләр башкара. Күптән түгел татар әдәбиятының классик язучысы, якташыбыз Шәриф Камалның истәлекле ташы тирәсен җыештырдылар, чәчәкләр утыртып су да сиптеләр.