“Возрождение” газетасы конкурсы турында белгәч, үз гаиләм турында инша язарга булдым һәм әнием, әтием, апам һәм әбием булуым яхшы дип уйладым. Алар бит минем өчен иң кадерле, иң яраткан һәм якын кешеләр.
Язмамны кем турында башлап җибәрергә озак уйладым; иншамны әнидән яки әтиемнән башларга? Алар минем өчен бертөсле кадерле. Аннары әтием турында язарга булдым, чөнки ул безнең өйдә бердәнбер ир-ат - безнең таянычыбыз һәм өметебез. Әтием, Адель Айса улы Инсар шәһәрендәге РТСта телевизион җи-һазларның электромонтеры булып эшли. Ул бик җаваплы һәм намуслы хезмәткәр, шуңа дәлил аның Мәскәүдә РТРС генераль директорының Рәхмәте, Мордовия Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнүе.
Оста куллы әтием турында шулай әйтергә була: ул техниканы да ремонтлый, бакчаны да тракторда сөреп чыга, кышка мал-туар өчен печән дә әзерли, әнигә дә өйдә булыша... Әтием тәҗрибәле умартачы да. Менә инде күп еллар ул бал кортлары белән шөгыльләнә һәм безне тәмле һәм хуш исле бал белән тәэмин итә. Ул бик кайгыртучан ир һәм әти. Аның артында без, таш дивар артында төсле.
Әнием. Әнием - Маргарита Әмин кызы. Назлы, игелекле, кайгыртучан, уңган хуҗабикә, чибәр ханым - болар барысы да аның турында. Минем өчен әнием дөньяда иң-иң яхшы кеше! Әнием - гаиләбез учагын саклаучы. Ул җылы йортында уңай шартлар тудыра. Мин аның белән сөйләшергә яратам, һәм һәр әңгәмәдән үзем өчен бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр беләм. Кайчагында әниемнең ничек иттереп барысына да өлгерүенә гаҗәпләнәм. Иң тәмле пироглар, иң яхшы тозлаулар, кайнатмалар ясый минем әни. Аның барысы да әйбәт килеп чыга. Моны бездә булган күпсанлы кунаклар да билгеләп үтә.
Әнием бик кунакчыл кеше дә; һәркемне үз куллары белән пешерелгән төрле тәм-томнар белән сыйларга ярата. Безнең Латышовка урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта. Эштә аны хөрмәт итәләр һәм кадерлиләр. Һәр эшкә әни бик җаваплы һәм җитди якын килә. Мине дә моңа өйрәтә. Намуслы хезмәте һәм укытучы һөнәрендә ирешкән уңышлары өчен әнием Мордовия Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Мордовия Республикасы Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.
Күңелле, акыллы, дәртле, хезмәт сөючән - ул минем апам. Олы апам, минем Альбинам. Альбина Инсар шәһәрендә тарих укытучысы булып эшли. Мин аның укытучылар династиясен дәвам итүе белән горурланам. Ул әнием кебек үк мәктәптә балаларга белем бирә. Мин апам белән уртаклашырга яратам; аның белән үземнең иң еракта торган хыялларым турында уртаклашам һәм ул мине аңлый; шулай ук һәрвакыт ярдәм итәчәген дә беләм.
Мин аның белән сокланам. Апам - минем кумирым. Күптән түгел Альбина кияүгә чыкты. Без барыбыз да апамны, ире Руслан белән, безгә кунакка кайтуларын түземсезлек белән көтәбез. Гаиләбезнең ял һәм бәйрәмнәр көннәрендә тыгыз даирәдә җыелуы, табигатьтә шашлык һәм хуш исле чәй әзерләү, соңгы яңалыклар белән уртаклашу матур тради-циягә әверелүе куандыра...
Әбиемнең исеме Рәйхан Абдулла кызы. Мин балачагымны аның белән үткәрдем. Ул минем турында туганнан бирле кайгырта. Аның миңа әкият сөйләве һәм татар телендә җырлар җырлавы бүген дә хәтеремдә. Ә нинди мәзәк һәм кызыклы тарихларны белә ул. Әбием мәзәк сөйли, ә без барыбыз да рәхәтләнеп көләбез. Хәзер әбиемнең какшаган сәламәтлеге еш кына үзе турында искәртә. Элек ул тәмле пәрәмәчләр һәм татлы пироглар пешерә иде. Аның рецепты буенча авылда хәзер дә күпләр тәмле пироглар пешерә. Мин әбиемне бик яратам һәм хөрмәт итәм.
Халыкта шундый әйтем яши: “дус бәла-каза килгәч беленә". Гаилә турында да шулай әйтергә була. Күптән түгел әни җитди авырып китте. Без барыбыз да аның өчен нык борчылдык, дулкынландык, аңа һәрьяклап ярдәм итәргә тырыштык; сәламәтлек теләдек. Бу гаиләбезне тагын да көчлерәк, ныграк, ышанычлырак итте. Кеше тормышында гаилә, туганнары һәм якыннары нинди мөһим урын алып торуын раслады. Мин беләм: тормышта теләсә нәрсә булырга мөмкин, һәм бары тик гаиләмдә генә мин ярдәм табам һәм табачакмын.
Менә шундый безнең яхшы һәм бер-беребезне яратучы гаилә. Мин гаиләмне бик яратам. Һәм аларның да мине бөтен җаннары һәм ихлас күңелләре белән яратуларын беләм. Мин барыбызның да: әниемнең, әтиемнең, апамның, әбиемнең һәм минем сәламәт, бүген, иртәгә һәм һәрвакыт бәхетле булуларын телим.

Аэлина АБУТКИНА,
Латышовка урта мәктәбе укучысы