Бәрәңгенең үзебез үстергәне тәмлерәк икәненә ышанабыз. Һәм татарның күп-челек милли ризыкларында нәкъ менә бәрәңге өстенлек итә, тагы мал-туарга күпләп ашата иделәр. Шуңа да халык элек аны бик күпләп утырта иде һәм җәй буе баш күтәрми эшләп, көзгә мул уңыш ала иде. Теге яки бу сәбәпләр аркасында, соңгы елларда аны бик ук чәчәргә тырышмыйлар. Шулай да, бәрәңге быел уңдымы икән?
Быелгы җәйдә һава торышы бөтен җирдә югары тора, кышын да туң иде, шуңа уңыш кимрәк булырга охшый. Иртә өлгерә торган сортлар зәгыйфьрәк, чөнки корылык бәрәңге бүлбеләре өлгерә торган вакытка туры килде, ә соң өлгерә торган сортлар чыдамлырак булырга тиеш. Уникенче июльдә бәрәңге уята торган көн диләр, без дә менә уятып карадык; көзгә уңышның нинди икәнлеген карарбыз. Ә бүгенгә – уртача зурлыкта бер, я ике һәм 6-7 аннан кечерәк бәрәңге үскән. Мордовия районнарындагы бә-рәңге үстерүчеләрдән сораштырдым. Әйтеп китәргә кирәк, Саранск шәһәре Октябрь районы “Тепличное” хуҗалыгы бу өлкәдә лидер. Ул, башка яшелчәләр белән бергә, күпләп бәрәңгене дә үстерә. Бүген кибетләребездә, чит ил бәрәңгесе белән бергә, аның да эре-эре бәрәңгесен күрәбез. Анда яңа технологияләр кулланып үстерәләр, яраклаштырылган комбайн белән чәчәләр дә, җыялар да. Беренче бәрәңгене караучылар арасында Рузаевка районы Татар Пешлә авылында Гелчәчәк Спартак кызы Чурбанова да иде. Ул үзләренә ашарлык иттереп кенә чәчә. Быелгы уңыш турында болай ди:
- Беренче бәрәңгеләрне мин дә алып карадым: ашыйбыз инде. Бер төптән сигез-тугыз бәрәңге чыга, ләкин бик эре түгел, иң эресе каз йомыркасыннан зуррак. Бәрәңгене агулап чәчәбез, жуклар әле генә чыктылар; бер тапкыр агу сиптек инде. Быел яңгыр да бик аз яуды, шуңа уңыш үткән елдагыдан начар булыр дип уйлыйм.  
Дубенка районы Ломат авылында “тавык йомыркасы”ннан бераз зуррак бәрәңгеләре. Шул ук Ломат авылы җирләрендә, Кочкурово авылында гомер итүче шәхси эшмәкәр В.Н.Афонькин, сортлы бәрәңге үстерә. Уңышы ел саен ис китәрлек күп була. Бәрәңгесен яңа технологияләр белән эшкәртә, комбаиннар чәчә-җыя.
Ә гомерен балаларга белем бирүгә, татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган хөрмәтле Альфия Кеддюс кызы Узбякова (фото 1нче биттә) быел бәрәңгеләрен яңа җиргә утыртканнар. Алар кызыл, сары картош орлыкларын алып утыртканнар, яратып “Гала” сортлысын да үс-терәләр. Әйтеп ки-тәргә кирәк, Альфия Кеддюс кызы уңган хуҗабикә дә, җәмгыять эшенә дә өлгерә. Аңа быел авыр, җаваплы эш йөкләгәннәр - сайлаулар комиссиясе председателе. Тагы, җәйге ял вакытында, Кочкурово мәктәбе коллективы белән бергә, спортплощадка тирә-ягын чистартырга да йөргән. Альфия  Кеддюсовна бәрәңгесе турында:
– Быел яңа җиребездә уңыш мул булыр дип күренә; әлдә бәрәңге үсәргә вакыт бар, яңгырлар яуды. Бүген генә кызыл сортлы бәрәңге төбеннән 4 зур, 8-10 аннан кечерәк бәрәңге казыдык. Сабагы ямь-яшел, корымаган, уңышы да бик мул булырга тиеш дип өметләнәбез. Колорадо коңгызыннан ике тапкыр инде агу сиптек, дип сөйләде А.К.Узбякова бәрәңгесе турында. - Бәрәңгенең сортын еш алыштырабыз. Сатып та алабыз, дусларыбыз да күп, алар да тәкъдим итә. Әле соңгы арада сары бәрәңгеләргә кызыга башладык. Табада кыздырганда тәмлерәк, матуррак булып күренә бит андыйлар.
Азмы-күпме, әмма Мордовия авылларындагы халыкның бәрәңгесе ашарга һәм киләсе елга чәчәргә җитәр дигән өметтә без.

Наилә НАСЫРОВА