Ил өчен җиңелләрдән булмаган 1990 елларда: барысы да талон буенча бирелгән, ипигә дә чикләүләр булган чакта, Ельник районы Лобановка авылында туып-үскән Наиль Равиль улы Шехмаметьевны армиягә алалар.
Наильнең әнисе, Рякия Кәрим кызы истәлекләрен яңартып шул еллар турында: «Туганнар, авылдашлар алдында биткә кызыллык төшермәсен дип, төннәрен ипи пешерәм, камыр ризыклары әзерли идем. Бездә, татарларда, гомер-гомергә урнашылган гадәт буенча, өстәл тәм-томнардан ишелеп төшәргә тиеш».
Шул чорда Наиль Равиль улы Шехмаметьевны хәрби хезмәткә алган көн җитә: Рузаевка, хәрби комиссариат. Тәүлек әйләнәсендә хәрбиләр. Ниһаять, призывникларның төзеп, фамилияләрен кычкыра башлыйлар. Шехмаметьевка чират җиткәч, офицер: «уң якка», - ди. Шулай итеп Наиль Равиль улы Ерак Көнчыгышка- Дальний Востокка киткән командага эләгә. Берничә көн юл үткәч, шәһәргә барып җитәләр һәм учебка башлана. Наиль Русский утравына билгеләнә. Биредә Тын океан флотына радистлар әзерли торган уку йорты урнашкан.
Дәрес... аның белән һәр солдатның истәлекләре дә, яхшы хатирәләре дә күп. Иртәнге алтыда - подъём, физик зарядка, бәдрәф, иртәнге аш һәм сыйныфлар буенча марш. Нәкъ шулай биредә дә була. Равиль улы Наиль Морзе әлифбасының һәм башка радистлар өчен кирәкле нәрсәләрне шунда өйрәнеп белә. Офицерлар призывникларга радист һөнәренең барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлаталар. Сүз уңаеннан, матрос Шехмаметьевка барысы да җиңел бирелә, чөнки авылда үскән малай казарма шартларына тиз өйрәнә. Моннан тыш, ул армия алдыннан гына Краснослободск совхоз-көллиятендә механика профессиясенен үзләштерә башлый. Аппаратура белән «син» дә иде, шуңа да имеш-мимешләрне ишетмәде. Ярты елга сузылган дәресләр тиз үтеп китә һәм аларны, белгечләр буларак корабльләргә бүлү вакыты җитә. Наиль Равиль улы Сахалин утравына база тральщигы булып хезмәт итәргә җибәрелә. Флотилия составында океанга атнага 2-3 тапыр чыга.
Хәрби хезмәттә булган Наиль Равиль улы хезмәтен гади матрос буларак башлый, ә икенче статья старшинасы итеп тәмамлый. Җитәкчеләре аның корабльләр белән идарә итү уңышларыннан канәгать булган.
Ике ел тиз үтеп тә китә, демобилизация вакыты да җитә. Владивостокка кадәр ике сәгать самолет белән, ә аннан соң бер атна буе туган Мордовиягә кадәр язма героебыз поездда кайткан. Очрашу һәрвакыттагыча бик дулкынландыргыч була. Әтисе Равиль Кәрим улы, улы өчен горур. Ул ата-бабаларының намусын хурлыкка төшерми. Әйтеп китәргә кирәк, Равиль Кәрим улы үзе дә диңгез авиациясендә хезмәт иткән. Частьләре Кольский ярымутравында урнашкан була. 1966 елдан бирле күп еллар үтсә дә, хәрби-диңгез флотында хезмәт итү истәлеге буларак, тельняшкасы белән аерылмый ул.
- Шәхсән үзем өчен өч бәйрәм бар дип саныйм, - ди Р.К.Шехмаметьев,- бу - Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне, Авиация көне, Хәрби-Диңгез Флоты (ВМФ) көне. Мин аларны гаилә белән билгеләп үткәрәм. Улым белән мине дусларыбыз, туганнарыбыз котлый.
...Демобилизациядән соң Наиль Равиль улы Шехмаметьев хәрбилектә хезмәте белән туктатылган укуын совхоз-көллияттә дәвам итә. Механик дипломы ала. «Дружба» колхозында шофер булып эшли. 2013 елда Ельник районы Лобановка авылыннан район үзәгендә йорт салып күченеп яши башлыйлар. Шунда ул АО «Транспневматика»ның 20нче цехына эшкә урнаша. Инде тугыз ел эшли. Тәртипле, ышанычлы, җитәкчелек ягыннан яхшы исәптә. Пенсионер ата-аналары һәм бөтен гаиләсе өчен ул ышанычлы терәк һәм ярдәмче.


 

 

Наилә НАСЫРОВА тәрҗемәсе