Гаилә ул - тормышның зур бүләге. Аны булдыра һәм яшәтә белергә һәркемгә дә бирелмәгән. Әмма хөрмәткә лаек гаиләләр байтак.
Гаиләдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, җылы мөнәсә-бәтен, гаилә бәхетен, үзара килешеп, тату яшәвен күрү бик тә күркәм күренеш. Якыннарына, авылдашларына тормышта уңган-булган гаилә гомер буе кулга-кул тотынып баруларын һәм әйләнә-тирәдәгеләргә үр-нәк булулары белән кадерле дә. Шундый гаиләләрнең берсе Ләмберә районы Татар Тавла авылында бергә-бергә тату гомер итүче, яшь гаиләләргә үрнәк булып торучы Мясоутовлар гаиләсе бар. Ярты гасырдан артык бергә дус-тату гомер итә алар. Барлык гаиләләргә дә алар кебек бер-берсен хөрмәт итеп, тормышның кадерен белеп, гүзәллеген, тәмен тоеп, бәхетле булып яшәргә насыйп булсын.
Әйтеп китәргә кирәк, Татар Тавла авылында хезмәт сөючән, тырыш, эшле һәм ашлы халык яши. Мәдәниятларын, туган татар телләрен, диннәрен дә яратып буыннан-буынга бүләк итеп торалар. Шуңа да соңгы елларда бу авыл үсеп китте: яңа йортлар төзелде, балалар туды...
Язма геройларыбыз Исхак Сәяф улы белән Роза Исмаил кызы Мясоутовлар туып-үскән Тавла авылында 1969 елның мартында, гомер-гомергә яшәгән гадәт буенча, гөрләтеп туйларын үткәрәләр һәм менә 53 ел инде бергә-бергә шунда матур гомер итәләр. Мул тормыш нигезендә тырышлык. Авыл кешесе шуны тоеп яши, ризык бәрәкәтен, яшәү шатлыгын хәләл хезмәтендә күрә. Исхак Сәяф улының да эш стажы - 45 ел. Ул туган Татар Тавла кырларында, ике авыл кырлары бергә кушылгач, күрше Аксёново авылында комбайнчы, тракторчы булып озак еллар тырышып хезмәт итә. Роза Исмаил кызының да эш стажы 35 ел: ул туган авылы сыерларын савучы булып эшләгәннән соң, шәһәрдә авыр төзүче хезмәтен үти. Авыл җирендә хезмәтсез булмый шул. Биредә тырышлык бар җирдә чагыла.  Хезмәттән кайткач, йорт тирәсе эшләрен башкарасы бар. Мал-туар, бакча һәм башка бик күп төрле-төрле эшләрне кояш батканчы башкарасы бар; балаларны тәрбияләп үстерәсе бар. Хезмәт, хуҗалыктагы эш белән бергә, ирле-хатынлы Мясоутовлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, ә балалары онык һәм оныкчыклар бүләк иткәннәр; хәзер аларның 9 онык-лары һәм 2 оныкчыклары бар. Бүген алар икесе дә лаеклы ялда. Балаларына шокер кылып, оныкларын яратып, оныкчыкларын иркәләп, ярдәмләшеп яшиләр алар. Бәйрәмнәрдә йорт тутырып, бергәләшеп әниләре пешергән алка-кабартмалар, пәрәмәчләр, кош теле-бәлешләр белән бергә чәй эчәләр, тормыш хәлләре белән уртаклашалар.



 

Н.ХӘЛИЛ