Минем бабам, Байчурин Заһидулла Хөсәен улы, 1917 елда Атюрьево районының Татар Тенишево авылында туган. 1941 елның 8 августында Бөек Ватан сугышында катнашкан. Мордва АССРның Атюрьево РВК-сыннан мобилизацияләнгән. 1945 елның 8 ноябрендә демобилизацияләнгән. 1941 елда Бөек Ватан сугышы кырларында фашистларга каршы барган сугышларның берсендә кулы каты яралана. Санчастьтә дәваланудан соң сафка кайта һәм Берлинга кадәр, дошманны куа-куа, барып җитә. Укчы, сержант, бүлек командиры, аннары взвод командиры булып хезмәт итә. Орденнары һәм медальләре бар.
Бабаем Хөсәен улы Заһидулла Байчурин Бөек Ватан сугышыннан фашистны җиңүче инвалид булып кайта. Атюрьево районы «Коммунар» колхозында хуҗалык мөдире, аннары рәис урынбасары булып эшли. 1967 елда вафат була.
Минем бабаем сугышны кичерде. Кызганычка каршы, мин аның белән очраша алмадым, әмма әнием аның турында күп сөйли торган иде. Мин бабаем Заһидулла Хөсәен улы белән горурланам, ул үзенең батырлыгы белән фашистларны Җиңүне якынайтырга ярдәм итте, һәм мин тыныч күк астында тудым һәм яшим!

Эльвира СОВЕШОВА, №2 Атюрьево мәктәбе директоры киңәшчесе