Татарларыбыз “Коймак көне”ндә катнашкан
Без ел саен “Масленица”ны зурлап бәйрәм итәбез. Һәрвакыттагыча, уен-көлке, җыр-биюләр белән үтә. Балалар өчен төрле аттракционнар эшли. Республиканың иң талантлы фольклор коллективлары чыгышлары белән халыкның күңелен яулый. Әлеге бәйрәмне бергәләп үткәргән төсле, татар милләтле халыкының да бәйрәмнәрендә рус, мордва һәм теләсә кайсы милләт вәкиле рәхәтләнеп ял итә. Керәшеннәребездә “Май чабу” дип аталган “Белен бәйрәм”е бар.
Кыскасы, сүзебез Атюрьево авылының үзәк мәйданында «Белен көне» дигән республика гастрономия фестивале турында. Бу нәкъ менә мордва халкының үзенчәлекле мәдәнияте белән якыннанрак танышырга мөмкин булган вакыйга. Татарларыбыз белен бәйрәмнәрендә генә катнашып калмый, бәлеш бәйрәмнәре дә үткәрә. Еш кына Рузаевка районы Татар Пешләсендә бәлешкә багышланган чаралар, “Бәлеш” дип исемләнгән балалар өчен чаралар үтә.
Татар халкының аш-суга уңганлыгы гасырлар белән үлчәнә. Белен рецептларының да төрлесе – калыны, нечкәсе, коймаклары һәм башка тәмлушкалары күп. Татарлар, төрле беленнәре белән бергә, мукшыларның калын белен-пачатны да уңдыралар. Бәйрәмдә оста пәрәмәчләрне, бәлешләрне, беленнәрне пешереп сыйлаучылар да, татар җыр-биюләрен дә Саида Абдул-Ракип кызы Байбекова, Роза Сәет кызы Макарова, Римма Шамиль кызы Теркулова, Раиса Васильевна Чудина Атюрьево районы халкына, килгән кунакларга тәгъдим иткәннәр: рәхәтләнеп күңел ачканнар. Иң оста белен пешерүче тавыш санын санап билгеләгәннәр.
(Фото: С.Байбекова)














