Урнашылган традиция буенча, Бөтенроссия физкультурниклар Көненә багышлап, Мордовия Главасы Владимир Волков үзләренең уңышлары белән республикабызны илебез һәм җир шарының төрле почмакларында таныткан спортсменнарга һәм тренерларга олы бүләкләр һәм грантлар тапшыра. Быел да ул 15нче август көнне, Рио де Жанейрода Олимпия уеннары барган вакытта, яшьне һәм картны берләштергән, саулык һәм көч бирүче физкультурачыларны Котлау тантанасы үткәрде. В.Д.Волков Мордовиябызда физик тәрбия юнәлешенә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелде һәм ул бүген дә өстенлекле юнәлеш булып кала бирә, дип сүзен башлады. «Есть талантливая молодежь, для которой победы на юниорских соревнованиях служат хорошим плацдармом для дальнейшего перехода в большой, взрослый спорт. У абсолютного большинства главной целью в спортивной карьере является участие в Олимпийских играх. В этом году по различным причинам, не только спортивным, но, как все знают, и политическим тоже, в Рио-де-Жанейро не смогли поехать сразу несколько мордовских атлетов. Однако, республика выдержала удар и верит в успешное выступление тех, кому удалось попасть в олимпийскую сборную – в Евгения Комарова (велоспорт-ВМХ), Ирину Калентьеву (маутинбайк), Елену Анюшину (гребя на байдарках).,. » - ди РМ Главасы Владимир Волков. Шулай ук «...Я знаю, что наш Евгений Швецов, (услышав эту новость, испытал настоящий шок), по-прежнему тренируется и готов выступить на Паралимпиаде в трех дисциплинах легкой атлетики. Еще не все потеряно!» Спорт йөреше буенча да әле берни дә югалмады, ди җитәкче. – Спорт йөреше буенча Мордовия мәктәбенә Республикабыз ничек ярдәм итте, алда да шулай ук ярдәм итәчәкбез, дип ышандырды ул.
Мордовия Главабыз В.Д.Волков елның беренче яртысында республикабыз спортсменнары Бөтенроссия һәм Бөтендөнья ярышларында 1 200 бүләк яуладылар дип ишеттерде. Аларның 450се – алтын медаль. Киләсе олимпия циклына Владимир Волков  үз спортсменнарыбызга ставка ясарга дип чакырды. Титуллы тренерларны да читтән чакыртудан баш тартмаска кирәк дигән киңәш бирде. Бездә бу өлкәдә тәҗрибә бар: чакырылган тренерлар спорт гимнастикасы, дзюдо, фигуралы шуу, велоспорт-ВМХ буенча уңышлы эшлиләр, диде.
Котлау тантанасында Мордовия Главасы Указы белән 2015 ел чемпионатларда, беренчелекләрендә, Бөтендөнья, Европа, Россия кубокларында, Россия спартакиадаларында югары уңышларга ирешкән Мордовия спортсменнары Дипломнар һәм акчалата премияләр, тренерларын Грантлар белән, барлыгы 140 кеше бүләкләде. Алар арасында татар милләтле спортчыларыбыз һәм тренерларыбыз да бар.
Яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә велоспорт-ВМХ  буенча җиңүче Дмитрий Руслан улы  Асанов  (фотода) Указ буенча Владимир Волков кулыннан Диплом һәм акчалата премия алды. Шулай ук җәйге уеннар төре буенча Олимпия программасына кертелгән җиңел атлетика өлкәсендә спорт йөреше буенча хатын-кызлар арасында Европа кубогы яулаган Эльмира Шәмил кызы Иванова (Алимбекова), ирләр арасында спорт йөреше буенча Россия кубогының бакыр призеры Салават Фаил улы Илькаев бүләкләнделәр.  
Денис Мансур улы Муртазин – ирләр арасында греко-рим көрәше буенча Европа милләтләре кубогы яулаучы Диплом һәм акчалата приз алды. Тагы Неолимпия программасына кертелгән яшүсмерләр арасында билбау белән көч сынашу «Көрәш» Россия беренчелегендә көмеш призер Самат Марат улы Сюбаев бүләкләнде.
Мордовия Главасы Указы белән 2015 елда спорт өлкәсендә зур уңышларга ирешкән көрәш буенча А.А Мишин исемендәге бала-яшүсмерләр Спорт мәктәбе тренерлары - Айса Касим улы Сафаров һәм Юнир Сафиулла улы Ариков Мордовия Республикасы Главасы Грантына лаек булдылар.
Мордовия илебезнең төп спорт  үзәге булу позициясен саклап кала - Россия һәм Дөнья беренчелекләре үткәрү урыны да ул. «В сентябре этого года нам предстоит принять у себя четвертый этап юниорской серии мирового Гран-При по фигурному катанию, - ди Владимир Волков. - Этот турнир впервые в истории пройдет в России. Мы сможем увидеть на нашей ледовой арене будущих суперзвезд мирового спорта. В ближайшие 2 года будет реализовано множество спортивных и социальных проектов в рамках подготовки к чемпионату мира по футболу. Уверен, наши знания, накопленный опыт, и – самое главное – всеобщая поддержка жителей республики, пригодятся нам в 2018 году при проведении этого крупнейшего мирового события».
Спортсменнарны бүләкләгәндә Мордовия Главасы физкультура һәм спортка тагы да күп кешене тартырга кирәклеге турында әйтте; спорт массакүләм булырга тиеш, ди. Республикабыз шәһәрләрендә һәм авылларында яңа спорткомплекслар, бассейннар, стадионнар һәм Боз йортлары төзелер; мәктәп  спортзаллары ремонтланыр һәм яңадан җиһазланыр дип ышандырды. Урам тренажерлары, ә алар Саранск урамнарында 100 комплект урнаштырылган инде, һәрбер кешенең сәламәтлеген саклауда зур роль уйный. ГТО комплексын яңарту өчен күп нәрсәләр эшләнә. Соңгы ике ел эчендә 6 мең кеше бу норманы тапшырды инде. Төрле спорт чараларында 80 меңнән артык кеше катнашты. Республикабызда яшьүсмерләр арасында үткәрелә торган «Кожаный мяч», «Золотая шайба», «Белая ладья», «Шиповка юных» чараларына, спартакиадаларга һәм гаилә ярышларына зур игътибар бирелеп килә. «Важно, чтобы здоровый образ жизни, острое неприятие вредных привычек – стало нормой жизни и модным трендом для людей всех возрастов, особенно для молодежи», - ди Мордовия Главасы.
Владимир Волков тантаналы кичәне йомгаклап, барча халыкка исәнлек, бәхет, спорт дөньясы белән аралашу шатлыгы һәм яңадан-яңа җиңүләр теләде. Җылы рәхмәт сүзләрен сәләтле балалардан үскән чемпионнарга, тренерларына һәм җиңүчеләрне тәрбияләгән ата-аналарга юллады. Киләчәктә дә үзегезне аямыйча эшләрсез дигән ышаныч белән калабыз, ди.

Н.Хәлил