Тимер юл – хөкүмәтнең иң кирәкле транспорт системасы. Ул зур шәһәр-ләрне, кешеләр яшәгән урыннарны тоташтыра, төрле илләр белән элемтә тотарга булыша. Юлчыларга комфорт белән бергә, хуҗалыкларның үсешенә зур өлеш кертә. Бу система әйбәт эшләсен дисәгез, бик  күп халыкның көчен кулланырга кирәк. Машинистлар, инженерлар, ремонтлау буенча мастерлар, проводниклар, вокзал  хезмәткәрләре һәм башка бик күпләр быел да лаеклы рәвештә профессиональ бәйрәмнәрен августның беренче ял көнендә билгеләп үттеләр. Мордовиядә Рузаевка гасырдан артык корыч магистраль шәһәре дип санала. Тагы аны республикабызның тимер кабаклары дип тә йөртәләр. Рузаевка шәһәренең һәм районының 25% кешесе тимер юлда эшли. Берничә буын илебезнең төрле почмакларына товарларны һәм халыкны исән-имин җиткерү буенча тимер юл предприятияләрендә хезмәт иткән һәм итә.
«Ел саен произвоство үсешен арттыра барабыз, бездә тимер юл буенча күчерү үскәннән-үсә, эш урыннары арта, - ди эксплуатация буенча локомотив депосы җитәкчесе урынбасары В.В.Долгов.  - Мәсәлән, үткән елга караганда 17%лы үсеш белән эшлибез, шуңа тәнгәл йөк һәм пассажирларны күчерү дә арта. Техникабызны да яңартып киләбез; яңа төр локомотивлар  (2ЭС6 грузлы режимда һәм ЭП2К – пассажир юнәлешендә) үзләштерәбез. Бик тә уңган хезмәткәрләр буларак бригада составындагы хезмәт итүче электровоз машинисты Ринат Саяр улы Чалдаев белән машинист ярдәмчесе Олег Владимирович Стрижевны әйтергә була. Кыскасы, юлларыбыз корычтан, ә халкыбыз алтыннан».
Ринат Саяр улы 1984 елдан алып тимер юлда хезмәт итә. Хезмәтләрендә булган баскычларның барысын да үткән: машинист ярдәмчесеннән алып беренче класслы машинистка кадәр үскән. Иң әйбәт наставникларның берсе. Чалдаев машинист беренче буларак яңа серия локомотивларны йөрткән һәм бүген дә яшьләрне шуңа өйрәтә. Ни өчен бу авыр профессияне сайладың дигәч, Ринат Саяр улының абыйсы гомере буе машинист булып эшләгән һәм ул үзе дә тимер юл янында яшәгән, ди. Ринат Чалдаев: «Мин тимер юл янында урнашкан Татар Пешләсе авылында тудым. Миңа һәрвакыт чыжлап үтеп барган поездлар ошый иде. Балачактан ук тимерюл училищесына укырга баруымны һәм тимер юлда эшлиячәгемне белдем. Хыялым тормышка ашты. Төрлесе булды инде эш дәверендә. Бигрәк истәлекле булды беренче тапкыр юлга чыгуым. Беркайчан исемнән чыкмый. Геннадий Бабакаев машинист иде, ә мин янында – дублер. Юлга көндез чыктык. Пешләбез яныннан үткәндә, юл кырыена баскан әнием мине кул болгап озатты. Шул вакыт әниемнең йөзендә чиксез шатлык чаткылырын күреп алдым».
Тимер юлда Ринат Саяр улы Чалдаев 33 ел эшли инде. Бу вакыт эчендә төрлесен күрергә туры килгән үзенә, чиктән тыш хәлләр дә булган. Ике ел элек Мәскәү юлында шундый көтелмәгән хәл килеп чыккан:  Самара – Москва поезды, Мәскәүдән 132 километр читтә барганда, составның автосцепкасы бер җирдән өзелә һәм нәтиҗәдә вагоннар бер-берсеннән ике якка таба китә. Шул минутларны искә алган машинист: «Беренче минутта аяк-кулларым, буыннарым калтыравын сиздем, чөнки вагоннарым мәтәлеп китте дип уйладым. Бу бик тә куркыныч булды, чөнки мин ничә йөз кеше гомере өчен җаваплы бит! Инструкциядә кушылганча, шул вакыт тиз генә поездны туктаттым. Ярый әле ундүрт вагонның алтысы өзелгән. Шул вакыт аз вагон өзелгән булса иде, туктату (тормозной) эффекты җитмәс иде һәм составның өзелгән ике ягы бер-берсенә бәрелгән булыр иде. Менә шунда булган булыр иде хәлләр! Бәхеткә каршы, өзелгән алты вагон 50 метр гына ерак-лыкта туктады, төп составка бәрелмәде. Бу очракны үлгәнче онытмам».
Хезмәттәшләре белән уртак тел табып эшли машинист Чалдаев. Пассажирлар колоннасы тату коллективын Ринат Саяр улы бик тә хөрмәт итә. Ул алтын куллы, корыч йөрәкле хезмәттәшләренең һәм хөрмәтле наставникларының һәр-вакыт ярдәмгә киләләчәкләрен белә, щуңа эшләре алга киткән. Бүген үзенең ярдәмчесе Олег Владимирович Стрижев белән, пассажир составларын Рузаевка-Мәскәү һәм Рузаевка-Сызрань тимерюлларында йөртә. Футбол Чемпионаты үткән вакытта пассажирлар күпкә үскән һәм аларның эше дә күпкә арткан, шуңа хезмәт графиклары бик тә тыгыз булган. Чемпионат үткән вакытны искә алып Ринат Саяр улы болай ди: «Поездлар бик күп булды, эшебез чиксез тыгыз иде, әмма коллективыбыз бу олы бурычны да тырышып үтәде. Булган пассажирларны өйләренә кайтарып куйдык, якташларыбыз белән чит ил кунаклары бернинди канәгатьсезлек белдермәде».
Профессиональ бәйрәм уңаеннан Рузаевка локомотив - эксплуатацион депо профкомы рәисе В.А.Филимонов предприятиянең уңышларын билгеләп: «Увеличилась тонно-километровая работа, соответственно возросла заработная плата и сейчас мы занимаемся приемом молодых работников – помощников машиниста. Хочу сказать, что локомотивное депо в этом году работает стабильно и выполняет все технико-экономические показатели. Особенно много работы было в связи с проведением ЧМ по футболу в городе Саранск. Наша Рузаевка тоже значительно преобразилась – изменился в лучшую сторону вокзал, построен красавец пешеходный переход. Все задания по перевозкам болельщиков в Саранск, Москву и Самару работники локомотивного депо выполнили, в движении составов не было ни одного сбоя. Здесь можно отметить как пассажирскую колонну, так и другие бригады, которые занимались ремонтом путей. Их работу не видно, но они сделали все, что от них зависело. В канун этого знаменательного праздника хотелось бы поздравить ветеранов отрасли, которые работали и заложили фундамент того, что сейчас есть. Рузаевка – это город железнодорожников и в каждой семье кто-то работает в этой сфере. Хочу пожелать им здоровья, а также, чтобы всегда была работа и достойная зарплата».

Н.Хәлил, фото «Рузаевка яңалыклары» газетасыннан алынды