Матбугат йортында Мордовия сәламәтлек саклау министры Олег Маркин белән пресс-конференция үтте. Ул республикабызда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2019 елның 13 мартындагы «Олы яшьтәге халыкның аерым төркемнәренә профилактик медицина тикшерүен һәм диспансеризация үткәрү тәртибен раслау турында»гы 124н номерлы боерыгы» нигезендә үтә торган диспансерлаштыру турында сөйләде.
Быелдан башлап Россиядә Президентыбыз Владимир Путин инициативасы белән «Сәламәтлек саклау» проекты гамәлгә ашырыла. Аның максаты - үлүчеләр санын киметү һәм халыкның гомер озынлыгын арттыру. Диспансерлаштыру - бу бурычларга ирешүнең төп коралы. Ул Мордовиядә 2013 елдан бирле үткәрелә. Яз көне диспансерлаштыруның яңа ка-гыйдәләрен билгеләүче югарыда әйтелгән боерык үз көченә керде. Хәзер медицина тикшерүе сыйфатлырак булачак. Диспансерлаштыруның максаты - онкологиянең, йөрәк-кан тамырлары авыруларының, шикәр диабетының, сулыш органнары авыруларының һәм ашкайнату системасының иртә стадияләрен ачыклау, дип очрашуда искәртте Олег Маркин.
«Авыруны башлангыч стадиядә ачыклаганда, безгә, табибларга, бу патологиядән тулысынча азат итү өчен, аз көч куярга кирәк булачак һәм пациентка дәвалануны җиңелрәк үтәргә ярдәм итәчәкбез», - ди Мордовия сәламәтлек саклау министры чыгышында.
Регионыбызда диспансерлаштыру атналарга сузыла иде, ә быелгысы - ике этапта уза һәм аз вакыт эчендә үтәргә мөмкин. Ул үз эченә: анкеталаштыру, тән массасы индексын исәпләү, кан басымын үлчәү, кан басымын гомуми анализлау, холестерин дәрәҗәсен тикшерү һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләү, йөрәк-кан тамырлары куркынычын билгеләү, флюорография, ЭКГ, күз эчендәге басымны үлчәү, хатын - кызлар өчен-табиб акушер-гинеколог тарафыннан карауны ала. Кыскасы - кырык яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен онкопатологияләрне иртә ачыклауга юнәлдерелгән тикшеренүләр комплексы өстәлә. Хатын-кызларда сөт бизләренең яман шешен иртә диагностикалау өчен маммография һәм акушер-гинекологның тикшерүләре, аналык муенсасыннан-шейкасыннан (яше буенча), мазок алына, ир-атларда (45, 50, 55, 60, 64 мәни бизенең яман шеш авыруын диагностикалау өчен простат-специфик антигенга (ПСА) кан тикшерелә, эчәклек яман шешен иртә диагностикалау өчен (40-64 яшь) калны, ашказанының яман шешен скрининглау һәм башка тикшерү юллары белән үткәрелә.
Аннан соң кабул итүне ФАП фелдшеры, табиб-терапевт яисә гомуми практика табибы үткәрәләр. Барлык тикшерүләр нигезендә сәламәтлекнең торышы турында нәтиҗә ясала. Әгәр диспансерлаштыру үтүченең диагнозы төгәлләштерүне һәм өстәмә тикше ренүләр сорый икән, шул очракта икенче этап башкарыла.
Диспансерлаштыру беркетелгән урын буенча поликлиникада бушлай үткәрелә. Страховкаланган 18-39 яшьтәге гражданнар диспансерлаштыруны өч елга бер, ә профилактик карауны елга бер тапкыр уза алалар. Кырык яшьтән олы гражданнар өчен диспансерлаштыру ел саен үткәреләчәк.
Диспансерлаштыруны эштән буш вакытта - кичке сәгатьләрдә яки шимбә (суббота) көнне дә узарга мөмкин. Тагы бер яңалык ишеттерде министр. Беренче январдан Хезмәт кодексына хезмәткәрләрнең сәламәтлеген яклауга юнәлдерелгән һәм диспансеризация узу кагыйдәләренә кагылышлы төзәтмәләр үз көченә керде. Хәзер Закон эш бирүчегә, диспансеризация узу өчен, хезмәткәргә бирелгән өстәмә ял көнендә (өч елга бер тапкыр) уртача хезмәт хакын саклап калуны йөкли. Шулай итеп, 18-39 яшьлек кешеләр өч елга бер көнгә эштән азат ителергә хокуклы. Пенсиягә биш ел калган кешеләр, шулай ук эшләүче пенсионерлар ике түләүле көнгә хокук алдылар, өстәвенә, ел саен. Көн буена поликлиникага китсен өчен, хезмәткәр эш бирүчегә гариза бирергә һәм аның белән тикшерү датасын килештерергә тиеш. Шулай, «пенсия яшендәге» кешеләр - елына бер тапкыр ике эш көненә эштән азат ителергә хокуклы.
«2019 елда Мордовиядә диспансерлаштыруны 449 мең кеше узарга тиеш, яртысы (51%) инде моны эшләде», - диде Олег Маркин. Тагы ул диспансерлаштыру – җитди эш һәм медицина учреждениеләре хезмәткәрләренең бу процедурага салкын карашына юл куймаячакбыз, дип ышандырды.

Наилә Насырова