9 августта, Физкультурачылар көне алдыннан, Республика Йортында әйдәп баручы спортчыларны һәм тренерларны хөрмәтләү булды. Спортчыларга һәм аларның остазларына лаеклы бүләкләрне Мордовия Правительствосы Рәисе Владимир Фёдорович Сушков тапшырды. Бу традиция инде берничә ел үзгәрешсез кала. Чарада Мордовия вице-премьеры Галина Алексеевна Лотванова, Мордовия спорт, яшьләр сәясәте һәм туризм министры Александр Владимирович Савилов катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә премьер узган ел спорт ареналарында ирешкән иң әһәмиятле җиңүләр турында искә төшерде. Бу, аерым алганда, Яшүсмерләр Олимпия уеннарында Варвара Овчинникова - «алтын», Артем Сурков һәм Сергей Емелин көрәшчеләренең дөнья чемпионатында икеләтә триумфлары. Узган ел барлыгы унөченче регион спортчылары халыкара һәм бөтенроссия ярышларында 1100 дән артык медаль яуладылар. Җиңү тантанасын безнең спортчылар быел да дәвам итә. Үткән алты ай эчендә генә дә алар Мордовия җыелмасы копилкасына 700гә якын бүләк китерде инде. Владимир Фёдорович Сушков Европа чемпионатында һәм Европа уеннарында көрәшчеләрнең уңышын һәм велоузышчыларның континенталь Беренчелегендә лаеклы чыгыш ясавын да билгеләп үтте. Хәзерге вакытта спорт төрләре буенча Россия җыелма командалары составына Мордовиядән 153 кеше керә, дип ишеттерде.
Республикада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга зур игътибар бирелә. Мордовия Хөкүмәте Рәисе сүзләренә караганда, хәзерге вакытта Мордовиядә халыкның 43 проценты даими рәвеш-тә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнә. 2024 елга аларның саны 53 процентка кадәр артырга тиеш, диде.
Владимир Фёдорович Сушков котлавыннан соң сигез кешегә дәүләт бүләкләре һәм «Лауреат премии Главы Республики Мордовия» исеме Бояровлар (3 кеше) спорт династиясенә тапшырды. Ә барлыгы Бөтенроссия һәм Халыкара ярышларында ирешкән югары спорт нәтиҗәләре өчен Мордовия Республикасы Главасы Дипломнары һәм премияләре белән 140 спортчыны һәм 17 яшькә кадәрге балалар белән эшләү буенча иң яхшы 33 тренер – укытучыны бүләкләде.  
Бүләкләнүчеләр арасында, һәрвакыттагыча, татарлар да аз түгел иде. Шулай, җиңел атлетика кебек спорт төрләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән спортчылар: Дарья Шамиль кызы Голубечкова (яшүсмер кызлар арасында спорт йөреше буенча Россия Кубогы җиңүчесе), Эльвира Марат кызы Салькаева (яшүсмер кызлар арасында спорт йөреше буенча Россия кубогының көмеш призеры), Лиана Руслан кызы Эшниязова (спорт йөреше буенча Россия кубогының бронза призеры) - алар рәсемдә,  Эльвира Альберт кызы Хасанова (яшүсмер кызлар арасында йөрү буенча Россия беренчелеге җиңүчесе) бүләкләнделәр.
Спорт көрәше, дзюдо буенча югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән спортчылар: Руслан Рустам улы Бичурин (ир-атлар арасында спорт көрәше буенча Россия чемпионаты җиңүчесе), Денис Мянсур улы Муртазин - рәсемдә (ир-атлар арасында спорт көрәше буенча Россия чемпионаты җиңүчесе), Дамир Рамиль улы Рахимов (яшүсмерләр арасында грек-рим кө-рәше буенча Россия беренчелегенең бронза призеры) тантаналы рәвештә бүләкләр алдылар.
Олимпия булмаган спорт төрләрендә югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән Рифат Раис улы Резяпов, яшүс-мерләр арасында каратэ буенча дөнья бе-ренчелегенең бронза призеры, тантаналы бүләкләнүчеләр арасында иде.
Мордовия Главасы Гранты белән 17 яшькә кадәрге балалар белән эшләү буенча тренер – укытучылар (тренерлар) - Римма Харис кызы Девяткина, «Е. В. Швецов исемендәге сурдлимпия һәм паралимпия резервы спорт-адаптив мәктәбе» тренеры һәм Надиря Мизамбидин кызы Катюкова, «Кышкы спорт төрләре буенча олимпия резервы спорт мәктәбе» тренеры котландылар.
Бүләкләү тантанасы ахырында Владимир Фёдорович Сушков спортчыларга һәм тренерларга яңа җиңүләр теләде, аларны спорт көче һәм Мордовиянең бөеклеге дип атады.

Наилә Насырова