Бөтен ил буенча беренче авыл хуҗалыгы микропереписы (алга таба – СХМП-2021) старт алды. Бер ай – 1-30 август көннәрендә Росстат авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр турында мәгълүмат җыячак. СХМП-2021 нигә үткәрелә, ул безнең төбәктә ничек узачак, анда кемнәр катнашачак, ни өчен кирәк – бу һәм башка сорауларга безнең материалда җаваплар.
Исәпкә алучы ачык-яшел төстәге махсус киемгә киенеп йөриләр: яктылык кайтаргыч полосалары булган жилет һәм кепка. Жилетта да, кепкада да СХМП-2021 символикасы төшерелгән. Гамәлдәге чынбарлыкта исәпкә алучы образының аерылгысыз атрибуты медицина битлеге, чөнки эпидемиологик куркынычсызлыкның барлык чараларын үтәп башкарыла. Яшел төстәге битлектә шулай ук СХМП-2021 символикасы да бар. Исәпкә алучы үзе белән паспорт күрсәткәндә гамәлдә булган таныклык һәм планшет булырга тиеш.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу алдына бары тик статистик бурычлар гына куела.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитеш-терүчеләрнең төрле категорияләре катнаша бу переписьтә. Мордовиядә 176 меңнән артык объект, шул исәптән: 255 авыл хуҗалыгы оешмасы, 500 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, 175 206 шәхси ярдәмче һәм авыл җирендә яшәүче башка шәхси хуҗалыклар, 652 бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләре. Шәһәр җирлегендәге гражданнарның шәхси хуҗалыклары һәм ишегаллары 10нан да ким булмаган торак пунктлар тикшерелмәячәк.
Беренче авыл хуҗалыгы санын алу яңа технологик дәрәҗәдә уза. Авыл хуҗалыгы оешмаларына, крестьян (фермер) хуҗалыкларына һәм шәхси эшмәкәрләргә электрон исәпкә алу кәгазьләрен мөстәкыйль тутыралар. Моны Росстат web-җыю системасы яки махсус элемтә операторлары аша эшлиләр. Шулай ук исәпкә алу кәгазенең кәгазь вариантын тутыру мөмкинлеге дә саклана.
Авыл хуҗалыгы исәбен алу бары-шын оператив мониторинглау мәгъ-лүматлары буенча, Мордовия Республикасында 10 көн эчендә исәпкә алучылар 74 меңнән артык (42,4%) хуҗалык хуҗаларыннан сорашып чыкканнар; гражданнарның коммерцияле булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек берләшмәләренең 20,9% буенча мәгълүмат алынган.
Республиканың Инсар муниципаль районында исәпкә алучылар аеруча актив эшли. Алар үз районнарының 58,3%  турында мәгълүмат җыйганнар. Шулай ук лидерлар арасында Ичалково (шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗаларының 48,8%  сораштырылган), Старошайгово (48,2%) һәм Ромоданово (47,7%) муниципаль районнары бар. Ромодановода ике татар авылында да исәп-хисап алып барыла. Мәсәлән, Алтар авылы администрациясе җитәкчесе урынбасары Эльвина Камиль кызы Исхакова 380 Алтар йортының һәм 2 КФХның  48%  мәгълуматны җыеп алган инде.
Ә Мордовиянең Рузаевка районы территориясендә 13 авыл хуҗалыгы оешмасы һәм предприятиесе, 17 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшмәкәр, авыл җирлекләрендә 8908 шәхси ярдәмче хуҗалык, 102 гражданнарның бакчачылык һәм яшелчәчелек коммерцияле булмаган берләшмәләре микросан алу белән шөгыльләнә. Гражданнарының шәхси ярдәмче хуҗалыклары һәм коммерцияле булмаган оешмалары турында 19 исәпкә алучы җыя.
Татарларыбыз күпләп яшәгән Ләмберә районы Аксен авылында ничегрәк микросан алу баруы турында администрациясе Айса Җәфәр улы Юсуповтан сорадым. Ул: “Районыбыз белән бергә, Аксен авылы администрациясенә кергән җирләрдә - Аксён һәм Иняты авылларында авыл хуҗалыгы микропереписын башлап җибәрдек. Ике авылда меңгә якын хуҗалык, 11 фермер бар.  Алар турындагы мәгълуматны һәм районыбызның башка авылларындагысын Альфия Касим кызы Бәширова белән Эльвира Рәсим кызы Насырова җыялар. Халык аларны таный һәм аралаша.”
Авыл хуҗалыгы исәбен алу 2021 елның 30 августында төгәлләнәчәк. Исәпкә алуның якынча нәтиҗәләре 2021 елның IV кварталында ясалачак. Барлык җыелган мәгълүмат конфиденциаль характерда булачак, алар кызыксынган кулланучылар өчен бары тик җыелма рәвештә генә басылып чыгачак.

Наилә НАСЫРОВА