Ломатның тәнгә дәва, җанга сихәт бирә торган чишмәсе
Һәр авылының үз чишмәсе булган кебек, Дубенка районы Ломат авылынның да чишмәләре бар. Элек яшь киленнәр баш юарга кизләүдән киянтәләр белән су ташысалар, хәзер машина, мотоблок, велосипедларда су өчен авыл халкы гына түгел, Саранск, Чамзинкага алып китәләр. Чишмәләренең суы чәйгә бик яхшы: тәмле, матур төсле була.
Гомер барышында Ломатта барлыгы алты чишмә булган, ә хәзер дүртесе генә калган: кырдагы икесе, Ломат авылы халкының мал-туар көтүләре булмаганга, кирәге юк һәм чистартучылары юк, шуңа җәйнең эссесендә беркемнең дә сусавын баса алмыйлар - югалганнар.
300 еллап булган биографияле “Бяркиз кизләве” турында сүзебез. Чишмәнең исеме Ломатта гомер итүче Бяркизовлар гаиләсе фамилиясе белән аталган. Суы йомшак, сабынласаң - сабыны юылып бетми төсле. Заманында биология фәне буенча авыл балаларына белем биргән укытучы Абрамов Александр Тимофеевич
Бяркиз чишмәсенең суына анализ ясаган; су составында йод барлыгын ачыклаган.
Ломатлылар чишмәне хөрмәтләп карыйлар, Семипалат урамы ир-егетләре язын - печәнен чабалар, хатын-кызлары - тирә-ягына чәчәкләр утырталар, ә кышын бозын чабалар, сукмакларын кардан чистарталар. Еллар узу белән чишмә туза: су эчендәге идәне череми. Ә өске өлеше чери. Мордовиядә “Самооблажение...” Программасы эшли башлагач, күп авыллар халкы байтак нәрсәләрне эшләп җибәрде. Бу Программа кешеләр өчен зур ярдәм, чөнки кирәккә дип акчаның бер өлешен халык бирсә, хөкүмәт дүрт тапкыр күп бирә. Шулай Ломат халкы да эшкә керешә. Чишмәне төзекләргә карар кыргач, акча җыя башлыйлар, әмма ниндидер сәбәп эшне туктата. Эш башлап җибәргән кешеләр максатларына еллар үткәч ирешә: Бяркиз чишмәсен барыбер төзекләндерәләр. Авыл халкы Шамиль Аллям улы Ряхмятуллов – оештыручы;
Рафик Ахать улы Муракаев – сварка; Рифат Рәшит улы Узбяков, абыйлы-энеле Рәхим, Рамиль Зульхарнеевлар, Тимур Рашит улы Муракаев, Ринат Амин улы Маняков, Альмир белән Раиль Мухетдиновлар, Ринат Фатих улы Маштаков, Рәшит Фоат улы Фатхиев ремонтлыйлар. Рамиль Куренковның тырышлыгы буенча Чамзинкадан труба, шебенка алып киләләр. Авылдан читтә яшәүчеләр дә катнаша бу изге эштә: Чамзинкадан Амиров Рашит белән Рахметуллов Рафаиль ярдәм иттеләр.
Бүген теләсә кем килеп Бяркиз чишмәсенең шифалы суын эчә ала. Бер тәмен татыгач, Ломатның тәнгә дәва, җанга сихәт бирә торган чишмәсе суын үзләре белән дә алып китәләр.
Мязидә МУРАКАЕВА
















