“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнак-лык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.
Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр, бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен  үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен бирә. Укытучы - ул җәмгыятьнең иң хөрмәтле һөнәр иясе. Ил карты да аңа, башын иеп, “Мөгаллим”, дип, зурлап эндәшә...
Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да, дидем. Ул зур сабырлык, түземлек, күпкырлы белем, зыялылык, балаларга карата олы мәхәббәт һәм сайлаган һөнәргә чиксез бирелгәнлек таләп итә. Галим дә, төзүче дә, шагыйрь дә, табиб та укытучыдан башлана. Һәркем укытучысын йөрәк түрендә йөртә, иң җылы хисләр белән искә ала. Һәркем  үзенең тәүге тапкыр мәктәпкә аяк басуын, шаян классташларын, ягымлы, таләпчән укытучыларын онытмыйдыр. Шундый башлангыч сыйныфлар укытучысы булып ярты гасырга якын хезмәт иткән хөрмәтле Роза Абдулла кызы Алимова турында югарыда әйтелгән сүзләр туры килә. Аның педагогик стажы бер Ләмберә районы Аксен урта мәктәбендә үтә. Беренче тапкыр мәктәп бусагасын узган балаларның нәни кулларыннан тотып, тыйнак һәм һәръяклап үрнәк морзалар кавымыннан булган Роза Абдулла кызы, әниләрдәй күңел җылысын биреп, укырга, язарга өйрәтте. Кирәк чакта таләпчән дә була белде ул. Укучыларының кадерле укытучысы, хезмәттәшләренең киңәшчесе, ярдәмчесе булды укыту елларында. Тәүге көннән үк укучыларын үзенә гашыйк иттерә белде, игътибарлы, ихтирамлы, кече күңелле булу серләренә төшендерде, сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплады, тәртипле, акыллы, әхлаклы, кешеләргә ярдәмчел булырга өйрәтте. Аның укучылары тормышта үз урыннарын табып, профессия алдынгылары булдылар. Укытучы өчен бу зур уңыш. Профессиясендә хөрмәтле булуына күптөрле бүләкләре дә шахит.
Тагы кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл. Чынлап та, беренче укытучы ул һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Еллар үтсә дә, без аны хөрмәт белән искә алабыз.
Хөрмәтле Роза Абдулла кызы Алимованың 24нче август көнне 75 яшьлек бәйрәме. Аны кайнар котлап балалары Рушания һәм Ринат гаиләләре белән, күпсанлы туганнары, коллегалары һәм укучылары изге теләкләр телиләр.
Кадерлебез!
75 тулса тулсын, күңелең картаймасын. Йөрәктәге дәртең белән мәңге яшь булып кал син. Уңышлар юлдаш булсын барасы юлларыңда. Тынычлык, иминлек булсын алдагы елларыңда. Авыруны белми яшә, бул син гел үз көчеңдә. Сине исән-имин күрү бәхет безнең өчен дә. Мең-мең рәхмәт барысы өчен дә!