Гөлчәчәк (роза чәчәге) – чәчәкләр патшабикәсе; бакчачыларның иң яраткан чәчәкләреннән берсе. Аның матурлыгы, хуш исе, озак чәчәк атуы сокландыра. Розаларны үстерү тәҗрибәсе белән Наилә Халил кызы Кильдеева уртаклашты.
Наилә Хәлил кызы Кадошкино ОАО «Мир цветов» тепличное предприятиясе барлыкка килгәннең беренче көненнән ук хезмәт итә башлый анда. Предприятиенең үсешен күзләп торган кеше ул; барысы да чәчәктән башланып китүе күз алдында. Чәчәкне утырту, һәрбер ботагын, чәчәген иркәләп үстерү чаклары аның уңган куллары аша үткән. Өй янындагы бакчасында да роза гөлләре үстерә. Шулай:
- Бакчачылык белән күптән шөгыльләнә башладым. Үстергән җиләк-җимешләр, яшелчәләр шатландыра. Шул ук вакытта тирә-якны матурлыйсы килә. Вакытым тар булуга карамастан, чәчәкләрнең берничә төрен үстерәм. Бигрәк тә розаны яратам. Төрле төстәге чәчәк атып утырган үсентеләр күңелне җәен генә түгел, көзен дә куандыра. Беренче чәчәк ату чоры июньдә була. Чәчәк атып бетергән ботакларны кисеп алам, гөлдә яңа ботаклар үсеп чыгып, кабат чәчәк ата. Шулай гөлчәчәгем мине октябрьгә кадәр шатландырып тора.
Розаларны язын утыртсам, август уртасына кадәр кипкән чәчәген генә түгел, чәчәк бөресен дә кисеп алам. Сәбәбе: әле ныгып җитмәгән үсемлекнең туклыклы матдәләре һәм көче чәчәк атуга китәчәк. Нәтиҗәдә, куак үсүдән туктарга мөмкин һәм кышлый алмаячак. Үсентене кыек итеп (45 градус), өске бөредән 5-6 сантимерт югарырак кисәм. Кискән урынга бакча сумаласы сылыйм.
Шул ук вакытта үсентедәге чәчәк бөреләре санын тикшерәм. Барысын да калдырсаң, чәчәге вак булачак, шуңа күрә һәр үсенте ахырында бер үзәк бөре калдырам, калганнары күренгән саен йолкып барам.
Чәчәк ату вакытын озынайту өчен кисү генә җитми. Үскән һәм чәчәк бөресе чыккан вакытта гөлчәчәккә су сибәргә кирәк. Бер көнне күп итеп су сипсәгез, икенче көнне туфрагын йомшартыгыз. Су тамырга гына салынырга һәм җылы булырга тиеш! «Өлкән» үсемлекләрнең тамырлары озын булганга, суны шактый тирәннән ала алалар, шуңа күрә аларга суны сирәк, әмма күп итеп сибегез. Көзен су сибүне азайтам.
Гөлчәчәкләрне тукландырырга да онытмагыз. Аларга сезон дәвамында 2-3 мәртәбә тавык тизәге төнәтмәсе салам. Беренчесен апрельдә, икенчесен чәчәк атар алдыннан, июль уртасыннан соң ашлама сипмим. Яңа үсентеләргә ныгырга мөмкинлек бирәм. Гомумән, гөлчәчәк ашламаны күп керткәнне яратмый, бигрәк тә азотныкын. Бакыр, тимер, марганец булган препаратлар белән эшкәртсәң, үсентеләр чирли башлый.
Гөлчәчәкне төрле корткыч бөҗәкләр дә ярата. Бигрәк кырмыскалар ярата. Гөлләремне кибеттән алган катнашма белән эшкәртеп, бөҗәкләрне бетердем. Әмма чәчәк аткач, эчендә үлән бете (тля) булганын күрдем. Суган кабыгы белән сарымсак сабагындагы «уклар»ны төнәтеп (настойка) сипкән идем - корткычлар юкка чыкты.
Көзен сабакларын кыскартам, куак тирәсен казыйм. Ноябрьдә, салкыннар җиткәч, опилка (чыршы ботаклары белән була) каплап куям. Ә менә салам, печән, тирес ишеләрне салырга киңәш итмим. Алар черетергә мөмкин. Черемәсә, мондый урынга тычканнар тиз ияләшә.

Н.Хәлил