Соңгы елларда авыллар картая, авыллар бетә дигән борчулы сүзләрне еш ишетергә күнексәк тә, бу урында мин Дубенка районы Ломат авылы янындагы бер йортлы урам турында үрнәк булырлык итеп яза алам.
Дубенка районындагы татарларны бер Ломат авылы исеме белән беләбез. Ломаты - Дубенка районындагы авыл, авыл администрациясе үзәге. Халык саны 326 кеше (2010), нигездә, татарлар. Нык рухлы, саф күңелле, горур халык яши биредә. Ломатка (исеме-гидроним) елгасында, район үзәгеннән 17 км һәм Атяшево тимер юл станциясеннән 30 км ераклыкта урнашкан. 17 йөздә «Сембер губернасы торак урыннары исемлегендә» (1863) Ломат- Ардатово  өязенең 100  йортлы  авылы, дип язылган. 1930 елларда Ломатта колхоз төзелә, соңрак «Дубенский» сов- хозы бүлекчәсенә керә, 1997 елдан «Ломатский» җәмгыятьчелегенә үзгәртелә. Ломат авыл администрациясенә Неклюдово авылы керә. Ә ерак түгел, Неклюдовога каршы якта, бер йортлы “Посёлка” дип аталган урам бар. Шул ук утызынчы елларда биредә дә аерым колхоз булган, дип сөйли авыл халкы. Аны аерым авыл дисәң дә булыр, чөнки ул Ломат авылындагы “Симпалат” (семьпалат, ахрысы) урамы янындагы Штырма елгасының каршы ягында урнашкан. “Посёлка”дан ерак түгел тагы бер татар авылы бар иде. Аны Татар Мукшазыры-“Мочказерские выселки” поселогы дип йөрттеләр; бүген юкка чыккан авыллар исемлегендә.
“Посёлка” урамын бер кеше яшәтә - Няим Идрис улы Каримов. Әтисе Идрис-нең биш балалы гаиләсендә (3 кыз - Сафия, Газимә, Зәйнәб, 2 ул – Вәкил белән Нәим) Няиме 1951нче елны туа. Әтисе Идрис абый тумышы белән 1907нче елгы. Ул Германиядә хәрби хезмәттә булган кеше, Бөек Ватан сугышында туган иле өчен батырларча көрәшә - сугыш Ветераны, 1970нче еллардан алып, бакыйлыкка күчкәнче (1994 елга кадәр), тирә-як мөселманнары өчен муллалык итә.
Идрис улы Няим Каримов Ломат авылы урта мәктәбен тәмамлагач, шунда ук оештырылган трактористлар курсын тәмамлый. Шуннан соң, Ләмберә Автошколасында шофер профессиясен үзләштерә. Армиядә Корелиядә хезмәт итә. 1976 елны Ломат кызы Альфинурга өйләнә һәм бер кызлары туа (ул бүген Мәскәүдә яши). Үткән гасырның 70-80нче елларында Ломат авылында яшәү өчен перспектива булмый инде. Авыл халкы, тирә-күрше авыллар белән бергә, Чамзинка цемент заводына эшкә урнашалар. Башта тулай торак – общежитие биргәннәр, аннары – квартира. Ике кашык белән өйләреннән чыгып киткән кешеләр, өйле-маллы булалар. Шулай Няим абый да Чамзинка заводында 35 ел хезмәт итеп, Ветеран труда, Почетный Донор исемнәренә лаек.
Әмма көндек каны тамган туган йортын беркайчан онытмый. 1994нче елда, әтисе вафатыннан соң, карт әнисен кадерләп карый. Әнисе дә үлгәч, туган йортында кар китү белән салкын көзләргә кадәр яши. Ә кышын Ломат авылы Ленин урамындагы Зәйтүнә хатыны янына (мал-туарын да алып) күчеп яши. Туган йорты, “Поселка”сында бердән-бер йорт булуга карамастан, бик тә җыештырылган. Тирә-ягында бер чүп үләне күрмәссең: Штырма аркылы сузылган басма аша “Симпалат” урамына күчәр өчен (продуктларын да авыл буйлап саткан машиналардан ала), тример белән үләнне чабып тора. Бүген дә исемдә, мин кечкенә вакытта, “Симпалат” белән “Аблаевка” урамы көтүенә аның да сыеры белән сарыклары кушылып басуда сакланды, әмма аларның мал-туары, өйгә кайтканда, аерылып шул биш-алты йортлы “Посёлкага” борылып китә торган иделәр. Бүген көтүләр калмады. Шул ике урамда, “Симпалат” белән “Аблаевка”да, ике сыер – берсе бездә, берсе - Бикушев Дамир хуҗалыгында.
Няим абыйның өе дә хатын-кызларның төсле җыештырылган. Тәлинкәле плазма телевизоры. Баганасында фонаре яна. Йорты ерактан ук елмаеп тора. Ул үзе дә ачык йөзле, кунакчыл. Язма героебызга кардәшләре бик тә яратып кунакка йөриләр, газ балонын да алып киләләр. Ашын шул балонда, я электр плитәсендә пешерә. Үзе дә Идрис улы Нәим абый, дини рухлы кеше, якыннарына багышлап 30лап корбан гына бугазлаган.
Бу урам табигатьнең иң гүзәл бер почмагында урнашкан. Тигез басулары, уңдырышлы җирләре белән дә авыл элек-электән тирә-якта дан тота. Мал-туары да аның төрле: токымлы тавыклары, үрдәкләре, казлары бар. Сарыклары белән ике кәҗәсе (берсен әле генә сатты) дә иркен кырларда йөреп үлән ашый. Мал-туар үрчетергә бик тә уңайлы җирләр күпләрне кызыктыра, әмма ул туган йортын артык ярата, сатмый. “Туган ягымның бәрәңге бакчасы да миңа ямьле”, - ди ул .
Кочкурово авылыннан бер фермер тирә-ягындагы иген кырларын эшкәртә (кирәк чакта техникасын да аның тирәсендә калдыра) һәм Няим абыйның бәрәңгесен дә агрегатлы тракторда чәчә. Бакчасында груша, кара миләш, сырганак-облепиха үсә; коесы бар. Бер чүп үлән күрмәссең аның бакчасында, инеш аркылы күршебез бит, күреп торам.
Бер генә кешеле “Посёлка”, әмма яши. Патриот халкыбыз яшәтә.


Мәзидә МУРАКАЕВА