2021 елның 16-20 августында “Тәрбия һәм белем: тәрбиялибез, укыйбыз” төбәк мәгариф форумы «Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри осталыгын өзлексез күтәрү үзәге, өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе базасында  «Педагог 13.» үтте.
Форум эшендә Ульян белән Пенза өлкәләреннән, Татарстан Республикасы һәм Мәскәү шәһәре вәкилләре, барлыгы 200дән артык кеше – белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары, укытучылар һәм сыйныф җитәкчеләре, педагоглар һәм психологлар, шулай ук кызыксынган җәмәгатьчелек катнашты. «Хәзерге мәктәптә тәрбия: программадан гамәлләргә» дигән стратегик сессиянең беренче көне узды. Форумның икенче көнендә белгечләрнең ниндидер сорауларны координацияләү һәм чишү өчен оештырылган кыска очрашу (митап) спикерлары булып Татарстаннан кунаклар булды. Рөстәм Госман улы Галиуллин - язучы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге рес-публика премиясе лауреаты, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире белән Рәфис Корбан, чын исеме Рәфис Харис улы Корбанов – татар драматургы, балалар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Шайхи Маннур һәм Абдулла Алиш исемендәге премияләр иясе, Татарстан Язучылар берлеге рәисе (2012-2016) «Яшь буынны тәрбияләү, туган телне саклау проблемалары» утырышында катнаштылар. Баш мөхәррирнең «Үсеп килүче буынны тәрбияләүдә «Казан утлары» журналының роле турында» чыгышы кызыклы иде.
Көннең икенче яртысында  Мордовиянең Ислам мәдәни үзәгендә Фагим хазрәт Шафиев белән Россия милли җәмгыятьләре өчен бу мөһим тема буенча Рөстәм Галиуллин белән Рәфис Корбан әңгәмә алып бардылар. Кунаклар шулай ук «Якташлар» дигән республикабызның татар автоно-миясе һәм Ислам мәдәни үзәге эшчәнлеге белән дә таныштылар.
Аннары кунакларыбыз регионыбызның хөрмәтле эшмәкәре, «Мордовия Республикасы татар аксакаллары советы» төбәк милли-агарту оешмасы рәисе Шамиль Закәрья улы Бикмаев белән аралаштылар. Шамиль Закәрья улы оештырган татар китапханәсендә дә булдылар. Рәфис Корбан исе китеп: «О-о, минем дә китап-ларым китапханәгездә бар икән!»,- диде.
Белгәнебезчә, Ш.З.Бикмаевның китап-лар авторларының имзалары белән бай коллекциясе бар; Рәфис Корбан үзенең китабын, имзасы белән, Шамиль Закәрья улына бүләк итетте – коллекция тагы бер китапка артты. Аннары кунак-лар 200 урыны булган, китап укучылар белән очрашулар үткәрә торган (җәйге каникулларда Химмаш мәктәпләре укучылары биредә булганнар) конференц-залдагы күргәзмәләр белән сокландылар, «Мордовия татарларының тарихы һәм мәдәнияты» музее экспонатларын да зур кызыксыну белән карадылар.
- Без бердәм булгач көчле,- диде Шамиль Закәрья улы, кунакларны тарихи стендлар янына алып баргач. - Россия тарихы Мордовиянең һәм аның татарлары белән аерылгысыз. Аннары хөрмәтле Татарстан кунаклары Рөстәм Галиуллин, Рәфис Корбан белән Саранск шәһәренең тарихи урыннарында - Дан аллеясы, Ф.Ф.Ушаков һәйкәле, А.С.Пушкин исемен йөрткән ял паркыбыз һәм башка урыннарда булдык. Шундый очрашулар бер-беребезне баета, тарихыбызны, мәдәниятыбызны, әдәбиятыбызны саклап калуда аерым роль уйный, - дип сүзен йомгаклады Ш.З.Бикмаев.
Форумның башка көннәрендә мәга-рифнең барлык баскычларында белем бирү һәм тәрбия киңлегенең бердәмлеген тәэмин итүнең актуаль мәсьәләләре; тәрбиянең көндәлек белем бирү процессына интеграциясе; белем бирү мохитен цифрлы трансформацияләү шартларында тәрбиянең эш программаларын эшләү һәм гамәлгә ашыру проблемалары каралды. «Тәрбия эшен оештыру өчен универсаль инструмент буларак тәрбияләү»  цифрлы сервисын тәкъдир итү катнашучыларда зур кызыксыну уятты.

Наилә НАСЫРОВА