Насакан Потьма балаларына шатлык бүләк иттеләр
Безнең регионда җитәкчелек, җәмәгать оешмалары тарафыннан балалар мәнфәгатьләренә зур игътибар бирелә. Кадошкино районы муниципаль берәмлегенең депутаты ярдәмендә Насакан Потьма авылы балаларына шугалак-горки бүләк йөзеннән урнаштырган.
Эш шунда ки, даими рәвештә 20 кеше яшәгән Кадошкино районы Насакан Потьма авылына, җәй каникулларында кунаклар бигрәк күп җыела. Алар арасында балалар күбрәк. Балалар – безнең киләчәгебез, игелек-ле эшләребезне дәвам итүчеләр. Без аларның балачагы бәхетле булсын һәм алар сәламәт, нык үссен өчен барысын да эшләргә тиеш.
Җәйге ялларда уен мәйданчыклары балаларның физик, социаль һәм танып белү үсеше өчен бик тә кирәк. Шулай, авыл активистлары көче белән, киләчәк буын вәкилләре ялларын матур үткәрсеннәр өчен, ике ел элек иске кибет алды территориясендә уен мәйданчыгы өчен урын чистарталар. Агишев Рустам ярдәме белән сәленчек-качельләр, карусель, атылгыч ясап урнаштыралар. Балаларга таучык-горки да булдырырга телиләр, әмма 20 кешенең күбесе пенсия яшендә, акчалары артып тормый. Авыл балаларына шатлык бүләк итәргә тели авыл халкы. Максатларын тормышка ашыру өчен, Асаинов Рашид, Невлютова Антонина Мордовия Дәүләт Җыелышы депутаты Александр Александрович Болдыревка «Бердәм Россия» җирле иҗтимагый партия кабул итү көнендә приемга баралар. Депутат башта мәйданчык чынлап та эшләвенә инана һәм сайлаучыларының наказларын тормышка ашырып, горки җибәрә һәм эшчеләре аны урнаштыра да. Менә шул вакыт балаларның шатлыгын күрсә идегез!..Җәй буе Капкаев Русланның ике баласы, Агишев Рустамның оныгы Дамир, Асаинов Рашидның оныклары Гульназ белән Азамат, Невлютова Антонинаның 4 оныгы, Дербердеев Алимҗанның 3 оныгы, Костюк Венераның оныклары, Советова Регинаның баласы һәм башкалар, һәм башкалар рәхәтләнеп горкада шуалар.
Насакан Потьма авылы халкы уен мәйданчыгындагы яңа горка төзүдә катнашкан һәркемгә зур рәхмәт һәм тирән ихтирам белдерә. Бигрәк тә зур рәхмәтләрен депутатлары, «Чәчәкләр дөньясы» («Мир цветов») җитәкчесенә Александр Александрович Болдыревка әйтәләр.
Балаларның буш вакытларын ничек үткәрүләре бүген бик актуаль тема. Өлкән буын үсеп килүче буынның кайда, ничек һәм нәрсә белән шөгыльләнүенә битараф түгел. Шуңа күрә спорт белән шөгыльләнергә, уйнарга, аралашырга мөмкин булган уен мәйданчыклары бик файдалы һәм кирәкле. Барлык оештыручыларга да зур рәхмәт! Барыгызга да сәламәтлек! Киләчәктә дә балаларыбызга һәм оныкларыбызга битараф булмаган һәм кайгыртучан кешеләр шатлык китерер дип өметләнә авыл халкы.
- Эх, яшьрәк булсак, рәхәтләнеп тау-дан-горкадан шуып төшәр идек, – ди балаларның әти-әниләре. Барысының да бу онытылмас мизгелне озайтырга һәм яңа уен мәйданчыгында вакыт уздырудан максималь ләззәт алырга теләделәр. Балаларның шатлык-лы көлүләре монда кичкә кадәр тынмый. Зур булмаган Насакан Потьма авылының зур киләчәген нәкъ менә алар билгеләргә тиеш. Ә ул, без ышанабыз, якты, шатлыклы, ә иң мөһиме - перспективалы булачак.
Наилә НАСЫРОВА