1 сентябрьгә санаулы көн калып бара. Әти-әниләр, укучылар җиң сызганып яңа уку елына әзерләнә: мәктәп кирәк-яраклары, уку киемнәре ала. Ә мәктәпләр укучыларны кабул итәргә әзерме соң?
22 августта бу мәсьәләне ачыклаган  чираттагы Мордовия Республикасы Правительствосы утырышы үтте. Мәгариф министры Евгений Маркачев мәгариф учрежденияләренең яңа уку елына әзерлеге турында бәян итте. Әйтеп китик, Мордовия Главасы күп тапкыр мәктәпләрне яңа уку елына вакытлы һәм сыйфатлы әзерләүнең кыйммәте турында әйткән иде чыгышларында.
Саннарга игътибар итик. 2016-2017 уку елында Мордовиядә 253 балалар бакчасы, 352 мәктәп, 11 интернат, 23 урта профессиональ һәм 54 - балаларга өстәмә белем бирү (барлыгы 693) учрежденияләр эшләр. Мәктәпләрдә 69 366 укучы, аларның 7 437 беренче тапкыр барыр; 4 158 класс - комплект эшләр. Саннар үткән елдагы кебек. Уңышлы мәктәпләрне ремонтлау һәм реконструкцияләү программасы үтәлде. Күп белем йортының котельнялары алыштырылды, фасадлары яңартылды, спортзаллары ремонтланды, ишек-тәрәзәләр куелды, мебель сатып алынды, ашханәләр тәртиптә, яңа җиһазлар (интерактив такталар) да булдырылды. Игътибар үзәгендә булган янгынга, террорчылыкка каршы чаралар үткәрелде, мәктәпләрдә тиешле санитар-эпидемиология иминлек булдырылды, дип хәбәр итте министр.
Китапларга кагылышлы; бүгенге көндә федераль һәм региональ исемлектәге дәреслекләрне сатып алу өчен, мәктәпләр ихтыяҗларын исәптә тотып, 62014,2  мең сум бирелгән. Уку елы башланганчы барлык акча үзләштерелгән булыр,  дип ышандырды Евгений Маркачев.
Правительство әгъзалары белән Мордовия мәгариф министрлыгы эшенә уңай бәя бирелде.
Аерым тема буларак мәктәп автобуслары иде.
- Теньгушево районында өч автобус маршруты буендагы юллар таләпләргә җавап кайтармыйлар, - дип билгеләде Мордовия Правительствосы Председателе Владимир Сушков, - Якын арада аларны нормалар буенча эшләргә кирәк.
Шулай ук  мәктәпләрдә электрон картадан 100% куллану таләп ителә – карта ярдәме белән мәктәпкә керергә, ашаган өчен (ашамлыкларны сайлап ашау каралган булырга тиеш) түләргә, җәмгыять транспортында (аерым очракларда) түләп йөрергә. Утырышта шундый һәм башка сораулар да чишелде.
Татар мәктәпләренә килгәндә, Яңа уку елын каршы алырга әзерләр. Темник районы Тархан гомуми урта белем бирү мәктәбендә унбиш ел тырышып директор булып хезмәт иткән Халисә Сафиулла кызы Кугушева белән аралаштым. Ул: “Быел мәктәпнең беренче сыйныфына Тархан белән Ишейки авылларыннан өч укучы – Кариева Камила, Новокрещенова Оля, Ескин Артем (беренче укытучылары - олы педагогик стажлы, хөрмәтле Адилә Кәрим кызы Дулатова) киләләр, ә 11нче сыйныфны 2 укучы тәмамлады. Барлыгы 22 укучыбызга белем һәм тәрбия бирергә әзербез.
Яңа уку елына мәктәп әзер дип әйтә алам. Тикшерүләр үтте, китаплар җитәрлек, хөкүмәт белән бирелгән акчага мәктәп бинасына косметик ремон ясалды, яз башы утырткан гөлләр чәчәк атып утыралар. Әмма бер проб-лемабыз тынгылык бирми – Тархан урта мәктәбебезнең тәрәзә рамнары черегән. Выпускникларыбыз, яки башка мәрхәмәтле спонсорлар табылса иде бу эшкә. Иганәчелек (благотворительность) – хәйрияле эш гомер гомергә хөрмәткә лаек.
Форсаттан файдаланып, Мордовия укытучыларын, үземнең барлык  коллегаларымны һәм укучыларны, аларның әти-әниләрен 1 сентябрь – Белем көне белән ихлас котлыйм. Уңышлы уку елы, саләмәтлек, яңа казанышларга һәм ачышларга омтылышлар, бөтен башлангычларда иҗадилык һәм уңышлар телим», - ди Халиса Сафиулла кызы.

Н.Хәлил