Шушы девиз белән бала чакта ук таныш без. Ниндие генә үтми иде! Әле яңадан шул субботникларны еш оештыра башладык, чөнки чисталыктан күп нәрсә, хәтта табигать тә ямьләнә.
Күз алдында Рузаевка шәһәре ямьләнә бара, дип яза «Рузаевская газета». Көн саен бу юнәлештә зур эш алып барыла: үлән чабыла, куаклар киселә, бордюрлар аклана, юл кырайлары чистартыла һәм башка төр эшләрне Мордовиянең шәһәрләрендә системалы рәвештә алып барыла. Әмма көз җитү белән күпкатлы йорт-жир, авыл хуҗалыклары тирәсендә тагы бер тапкыр әйләнә-тирәне җыештырып, чүпләрне тиешле урыннарга илтеп кую әйбәт булыр иде. Бәрәңгене чүпләгәч, сабагын яңдыру гадәте бар. Янгыннар еш чыгу сәбәпле, ут сүндерүчеләр белән МЧС бу турыда катгый кисәтә. Ә субботникларга килгәндә, сүз башым Рузаевка турында булганга, анда «Чистый город» акциясе кысаларында һәр атна барлык халык: «Газпром», «Рузхиммаш», «Нефтехгазмаш», «Машкомплект», «Рузаевский завод керамический изделий», «Рузтекс», «Мордовстройсервис», Рузаевка станциясе шифаханәсе, «Волгателеком», Физкультура һәм спорт Үзәге, РОСТ дигән яшьләр җәмгыяви оешма вәкилләре һәм башкалар катнаша.
Менә рәсемдәге Тамара Александровна Колесова, Раисә Някип кызы Золукова, Мария Петровна Шулепова, үзләренең ял көне булуга карамастан, тырышып һәм күңелле субботникта катнашалар. Араларында иң олыларына җитмеш яшь булса да, яшьләргә үрнәк буларак, эшләгән хезмәтләреннән ләззәт алып шәһәрен чистарту буенча күмәк хезмәттә катнаша.
Шәһәр һәм район администрациясе хезмәткәрләре, муниципаль бюджет  оешма хезмәткәрләре һәр җомга көнне субботникта иртәнге таңнан караңгы кичкә кадәр эшлиләр. Алар алдан киселгән агач ботакларын, чүпләрне җыялар, агачларны акка буилар.
Шулай итеп, Рузаевка Мордовиянең матур һәм чиста шәһәренә әверелә.